Accessibility links

"Досье" үзәге Русия күзләү идарәсе хезмәткәрләре турында яңа мәгълүмат чыгарды


Боширов-Чепига
Боширов-Чепига

"Досье" мәгълүмаларына караганда, Руслан Боширов исеме белән Солсберидагы агулауда шикләнелгән кеше Русия дәүләт һуманитар университет тулай торагында яшәгән, 2014 елда Украинаның ул чактагы президенты Виктор Януковичны илдән чыгару чарасында катнашкан.

"Досье" үзәге Русия хәрби күзләү идарәсе хезмәткәре полковнигы Анатолий Чепига турында яңа мәгълүматлар табуын белдерә. "Досье" тикшерүчеләре Чепиганың гади студент кебек Русия һуманитар университет тулай торагында яшәвен ачыклаган.

2000 еллар уртасында ул чактагы Баш күзләү идарәсенең (ГРУ) 14-нче бригадасы махсус көчләре майоры Анатолий Чепиганы Хәрби-дипломатия академиясе вәкиле күреп кала. Әлеге уку йортына ел саен солдат һәм офицерлар арасыннан тыңлаучылар җыю гадәти күренеш дип языла "Досье" хисабында. Анатолий Чепиганың бәяләмәсе бик яхшы була: өч тапкыр Чечнядә хезмәт иткән, рухи яктан тотрыклы, гаиләдә әйбәт ир һәм ата.

"Досье" мәгълүматынча, 2014 елда Чепига Русия саклану министрлыгы Махсус чаралар көчләренең Украинаның ул чактагы президенты Виктор Януковичны Русиягә качыру чарасында катнаша. Моның өчен ул Русия каһарманы исеме ала.

"Досье" үзәге чыгарган текст бик зур, анда нечкәлекләр һәм документларның фотокүчермәләре күп. Язмада Анатолоий Чепига гына түгел, күзләү идарәсе хезмәткәрләре дип фаразланган башка күп кенә кеше турында да мәгълүмат бирелә. Текстның авторы, журналист Сергей Канаев эзәрлекләүләрдән качып Русиядән киткән.

Bellingcat тикшерү төркеме Чепига Британиядә Сергей һәм Юлия Скрипальләрне агулауда шикләнгән Руслан Бошировның чын фамилиясе дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG