Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова: "Казан шәһитләренә һәйкәл сораучы булмады"


Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән формаль булмаган очрашу уздырды. Азатлык Милли китапханәнең тарихи биналары кемгә биреләчәге, "Үзгәреш җиле" фестиваленә тотылган акча һәм Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл язмышы турында кызыксынды.

Ирада Әюпова каләм ияләренә кемнең нинди сорау бирәсе килә, бирсен, чикләү юк, мин сезгә ачык, дип белдерде. Ул мондый очрашулар күбрәк фикер алышу рәвешендә барсын, хаталарны төзәтергә мөмкинлек булсын, тәкъдимнәр әйтелсен дип аңлатты. Каләм ияләре министрдан милләт үсеше стратегиясе дә, Башкортстан белән ничек хезмәттәшлек итәргә җыенулары, Казан үзәгендә урнашкан Милли китапханә биналары язмышы, рус, керәшен мәдәнияте үзәкләре ачыла икән, татар мәдәнияте өчен аерым бина булачакмы дип кызыксынды. Очрашуда сораулар төрле булса да, мәдәният министрлыгыннан Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләргә бәя бирүләрен үтенде. Бу "Үзгәреш җиле"нә киткән акчаларга да, татар әсәрләре ни өчен сирәк күрсәтелүгә дә бәйле сораулар иде.

Министр әйтүенчә, Милли китапханә биналары берсе дә тартып алынмый, ул дәүләт милке санала, әлегә "Казан" милли-мәдәни үзәген китапханә итеп ясау, төзекләндерү максаты тора. Музей хезмәткәрләре кайда китәчәк, экспонатлар кайда урын алачак – анык җавап булмады. Казанда аерым татар мәдәнияте үзәге, бинасы булачакмы дигәнгә дә Ирада Әюпова, Казанда заманча, сыйфатлы эшләүче Камал һәм башка татар театрлары бар, дип котылды.

Ирада Әюпова: "Казан шәһитләренә һәйкәл сораучы булмады"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00

Азатлык та министрга берничә сорау юллады.

— "Үзгәреш җиле" җыр фестиваленә карата тәнкыйть күп булды, ике көнлек концертның бюджеты зур – 80 млн сум, ә файдасы шикле. Бу акча татар фильмнарын финанслауга тотылса, хәерлерәк булмасмы?"Үзгәреш җиле"нә читтән артистлар, оркестр чакырыла, ник безнең джаз оркестры бу иҗат чарасына җәлеп ителми?

Эстрада җырлары базары бар, әмма авторлар, аларның хокукларына ихтирам белән карау юк

— "Үзгәреш җиле" милли җыр эстрадасына үзгәреш кертергә тиеш иде. Аның максаты – татар җырын республикада гына түгел, читтә дә таныту, аны аңлаешлы итеп җиткерү. Анда башка проблем бар. Без ул хакта Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән сөйләштек. Алга таба кая барабыз, нинди юнәлештә үсәргә? Репертуар сыйфатлы булырга тиеш. Объектив фикер йөртик: телевидение, радиода яңгыраган татар эстрада җырлары бер-берсенә охшаш, алар бер-берсен кабатлый. Әлегә бернинди дә заказ юк, төрле буын кешеләренә тәгаенләнгән репертуар булсын дигән күрсәтмә юк. Эстрада җырлары базары бар, әмма авторлар, аларның хокукларына ихтирам белән карау юк. Приоритетлар дөрес куелырга тиеш, алар халык, җәмәгатьчелек ихтыяҗына таянырга тиеш.

Читтән оркестрны, белгечләрне чакырыргамы-чакырмаскамы дип мәсьәләне хәл итеп булмый, без шуның белән үзебезне дә баетабыз. Республиканың эстрада джаз оркестры, чынан да, тиешлечә бәяләнми. Анысы белән килешәм. Лундстрем оркестры – әлеге көндә лидер.

Читтән режиссерлар чакыра алабыз, әмма гел читтән чакырып кына алга китәрбезме?

Кинематография дә мөһим. Кино ул – идеология, без кино ярдәме белән дөньяга нәрсә җиткерергә телибез, бу кинодан нәрсә көтәбез? Поп-кино төшереп, ул сакланырмы, күпме кешегә кызык булыр? Кинематография үсеш алырга тиеш, һичшиксез. Аның өчен без читтән режиссерлар чакыра алабыз. Әмма гел читтән чакырып кына алга китәрбезме? Без үзебезнең иҗатчыларны, кадрларны тәрбияләргә тиеш.

— Татар телен популярлаштыру максатыннан сыйфатлы Һолливуд киноларын татарчага тәрҗемә итүгә карашыгыз нинди?

— Бу артык кыйммәт һәм мәгънәсез эш. Үзебезнең авторларны үстерергә, режиссерларга ярдәм итәргә кирәк. Алайса без гел бер урында таптанып торачакбыз.

— "ТНВ" телеканалы барлыкка килү белән тавыш яздыру студиясе "Татарстан" телерадиокомпания​сеннән аларга күчте. Озак еллар дәвамында анда классик әсәрләр яздырылды, оркестр концертлары да шунда аудио итеп язылып фонд булдырылды. Хәзер бу эш тукталды. Тавыш яздыру студиясе акча эшләүгә кайтып калды. Эстрада җырчылары альбомнар яздыра, ә академик музыка сәнгате вәкилләренең андый мөмкинлеге юк. Төрки җырлар, симфоник оркестр фестивальләре уза, әмма алар яздырылмады, архивта калмады. Бу вазгыятьне ничек уңай хәл итәргә мөмкин?

— Монополия булмаска тиеш. Тавыш яздыру мәсьәләсе Русия киңлекләрендә дә бар. Татарстан гимнын яздырганда тавыш режиссерын табу проблемы булды, без аларны читтән чакырттык. Тавыш яздыру җиһазын алып кына мәсьәлә хәл ителми, әмма кемне, нәрсәне яздыру турында планлаштыру булырга тиеш. Анысы белән килешәм.

— Татарстан мәдәният министрлыгы 1552 елда Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә республика башкаласында һәйкәл урнаштыру мөмкинлеген карыймы?

Берсе дә һәйкәл эскизы белән килмәде, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итмәде

— Мин бу хакта комментар бирә алмыйм әлегә, чөнки бу мәсьәләдә хәбәрдар түгелмен. Миңа берсе дә һәйкәл эскизы белән килмәде, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итмәде. Бернинди конкурс та игълан ителмәде, бәйге уздырылмады. Казанда һәйкәл, сыннарны кайда урнаштыру мәсьәләсе бар, аларны куллану регламенты буенча да сораулар күп. Моны хәл итә торган белгечләр шурасы министрлык карамагында калды.

* * *

2013 елның 7 февралендә Татарстанның Югары мәхкәмәсе Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл кую мәсьәләсендә ТИҮ активистлары дәгъвасын кәнәгатьлендермәгән карар чыгарды.

Азатлык 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл йә урам кирәкме дигән сорау белән казаннарга мөрәҗәгать итте.

Казан шәһитләренә һәйкәл кирәкме?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

XS
SM
MD
LG