Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөләндәм туташ хатирәсе (Воспоминания Гуляндам)


Афиша спектакля "Воспоминания Гуляндам" Татарского государственного театра драмы и комедии имени Карима Тинчурина
Афиша спектакля "Воспоминания Гуляндам" Татарского государственного театра драмы и комедии имени Карима Тинчурина

Произведение одного из самых известных классиков татарской литературы Амирхана Еники рассказывает историю первой любви самого известного татарского композитора Салиха Сайдашева. Это – история любви, основанная на светлых и истинных чувствах человеческой души.

Предлагаем вам адаптированный отрывок произведения. Аудио, перевод ключевых фраз прилагается. После прочтения предлагаем пройти небольшой тест по содержанию и лексике.

Гөләндәм туташ хатирәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:21 0:00
йөкләү

1

Мин бүлмәдә китап укый идем. Шулвакыт асрау кыз Сабира керде.

Туташ, сезне әтиегез чакыра!

─ Нигә?

─ Бер егеткә күрсәтергә.

Шаярма..

─ Күрерсең! ─ диде Сабира һәм бүлмәдән чыкты.

Мин аның сүзенә, әлбәттә, ышанмадым. Егет, имеш! Күрсәтә ди безнең әти егеткә! Шулай да, төшәргә кирәк. Өстемдә гади генә ситсы күлмәк иде... Мин залга кердем. Шаярмаган икән Сабира! Әтием янында, креслода яшь бер егет утыра! Бу очрашу бик уңайсыз иде. Шуңа мин кызардым.

Әти мине аңлады бугай. Бераз елмайды да:

─ Кызым, бу Салих әфәнде! ─ диде.

─ Егет торды һәм башын иде. Мин дә аңа баш идем.

Аннары әтием:

─ Кызыбыз Гөләндәм шушы була инде, ─ диде.

Егет тагын башын иде. Шуннан соң әтием миңа әйтте:

─ Кызым, Салих әфәндене мин чакырдым. Ул сиңа музыка дәресләре бирәчәк.

─ Рәхмәт, әти! ─ дидем мин тыныч кына.

─ Әмма бер шартым бар, ─ диде ул һәм Салих әфәндегә карады. ─ Дәресне миңа да тыңларга рөхсәт итегез... Үлеп яратам үзебезнең көйләрне!..

Слова и выражения

туташ барышня
шаярма ─ не шути
имеш ─​ якобы
ситсы ─​ ситец, ситцевый
уңайсыз ─​ неудобно
Шуңа мин кызардым. ─​ Оттого я покраснела.
әфәнде ─ господин
башын иде ─​ здесь: наклонил голову
музыка дәресләре бирәчәк ─​ будет давать уроки музыки
тыныч кына ─​ спокойно
рөхсәт итегез ─​ позвольте, разрешите
шарт ─ условие
Үлеп яратам үзебезнең көйләрне!.. ─​ Страсть как люблю наши мелодии!..

Әйе, әтием музыка ярата. Ләкин бу юлы аның «үлеп музыка яратам» дигәне Салих әфәнде белән миңа күз-колак булу теләге иде.

Салих әфәнде әтиемнән минем белән сөйләшергә рөхсәт сорады.

─ Туташ, сез пианинода күптән уйныйсызмы?

─ Юк, күптән түгел.

Кемнән өйрәндегез?

─ Башта үзем.

Пианино өстендә ноталар ята иде.

─ Ләкин сез нота белән дә уйныйсыз бугай.

─ Әйе, уйныйм... бераз.

Нотага кем өйрәтте?

Аның бу соравына әтием җавап бирде. Ул мине өйрәткән күрше апа, аның кем булуы турындабарысын да сөйләде.

Салих әфәнде тагын миңа карады:

─ Ноталарыгыз белән танышырга рөхсәт итегез! ─ диде.

Мин бирдем. Ул нота дәфтәрләрен карады.

─ Скрябин... Шопен... Ярый, яхшы... Ә болар кемнеке? Гурилёв!.. Аның шушы әсәрен уйнап күрсәтерсезме, туташ?

Слова и выражения

бу юлы ─ в этот раз​
күз-колак булу теләге ─ желание присматривать
Кемнән өйрәндегез? ─ У кого научились?
Нотага кем өйрәтте? ─ Кто обучил нотам?
күрше апа ─ соседка
аның кем булуы турында ─ о том, кто она
барысын ─ всё
әсәр ─ произведение
уйнап күрсәтерсезме ─ сыграете ли

Мин нотаны алдым. Бу «На заре туманной юности» дигән романс иде. Аны уйнаганым бар инде минем. Ләкин Салих әфәндегә уйнарга курыктым. Әсәр җиңел түгел. Әмма мин мәҗбүр идем. Нотаны ачтым да, әкрен генә уйный башладым. Минем өчен бу сыйрат күперен кичү кебек булды.

Мин уйнап бетердем. Салих әфәнде:

─ Яхшы, ─ диде.

Нәрсә яхшы ─ мин аңламадым. Аннары музыкант әфәнде миңа үзем яраткан көйне уйнарга кушты. «Татарчанымы?» ─ дип сорадым. Әлбәттә, диде ул... Менә бу бик оят иде. Күрше апа мине ноталар белән генә уйнарга өйрәтте. Ә нотага салынган татар көйләрен каян табасың?!

Салих әфәндегә мин:

─ Гафу итегез, татар көйләрен мин уйный белмим.

─ Юк, сез уйный беләсез. Әйдәгез, әйдәгез. Миңа сезне ишетергә кирәк.

Мин тагын әкрен генә уйный башладым. Бу «Яз да була...» дигән көй иде...

─ Менә! Булды бит... Шәп уйныйсыз дип әйтә алмыйм, туташ. Әмма музыканы тоя беләсез. Ә бу – музыкант өчен иң мөһиме!..

Слова и выражения

алдым ─ взяла
җиңел түгел ─ нелегко
мәҗбүр идем ─ была вынуждена
сыйрат күперен кичү кебек ─ будто преодоление огня ада
үзем яраткан көйне уйнарга кушты ─ попросил сыграть любимою мной мелодию
нотага салынган ─ наложен на ноты
каян табасың ─ где найдёшь
әйдәгез ─ давайте
тоя беләсез ─ умеете чувствовать
көтелмәгән очрашу нежданная встреча
дулкынландырды ─ взволновало
шулкадәр настолько

***

Бүлмәгә менгәч, мин тиз генә тынычлана алмадым. Нигәдер бу көтелмәгән очрашу мине бик дулкынландырды... Салих... Салих әфәнде...

Мине бер нәрсә гаҗәпләндерә: минем шулкадәр дулкынлануыма бу егетнең матурлыгы гына сәбәп булды микән?.. Юк, моның сере матурлыкта гына түгел. Юк, түгел! Ә нәрсәдә соң?..

12

...

"Туташка әйтегез, бүген сәгать дүрткә Бакыр бабай бакчасына килсен. Мин аны шунда көтәм"...

Гаиләм әнинең абыйсы Касыйм абый белән Сембергә китәргә тели. Мине дә үзләре белән алалар. Шунда кияүгә бирергә телиләр. Бу турыда Салихка да сөйләдем...

Ул, терсәкләренә таянып, озак уйлап утырды. Аннары:

─ Китәргә кирәк! Ишетәсеңме, бәгырем?

─ Кая... китәргә?

─ Оренбурга, минем белән. Башка юл юк.

...Әтием капканы зур йозак белән үзе бикли. Ә бүген йозак бикле түгел иде. Бу миңа качуны җиңеләйтә иде.

Менә кич җитте. Тәртип буенча чәй эчтек. Әтием. газитәләрен алып, йомшак креслосына утырды, әнием тегү эшләренә тотынды. Асрау кыз үз эшләрен эшли. Ә мин бүлмәдә аларның йоклаганын көтәм.

Сәгатькә карыйм. Тугыз тулган. Димәк, озак көтәргә калмады...

Мин тордым һәм әйберләремне кашимир яулыкка төрдем. Аягыма ботинкаларымны, өстемә жакетымны кидем, шәлемне ябындым. Өйдә тынлык... Сабыр гына көтәм... Сәгать унбер булган...

...Әйберләремне алдым, утны сүндердем, әкрен генә баскычтан төшәм. Шулай да тезләрем калтырый. Бик әкрен генә аш бүлмәсенә барам. Диварда йозак эзлим... Йозак юк! Нишләргә, нишләргә соң?! Я, Аллам!.. Урамга капкадан гына чыгып була бит!..

Мин тизрәк Сабираны уятырга, аннан ярдәм сорарга теләдем. Мин бернәрсә дә күрмәдем. Алга атладым да... идәнгә дөбердәп урындык ауды. Шул вакытта әниемнең тавышы ишетелде:

─ Кем йөри анда?.. Гөләндәм кызым, синме?..

...Мин тиз арада бүлмәмә йөгереп мендем.

Слова и выражения

гаилә ─ семья​
үзләре белән алалар ─ берут с собой
кияүгә бирергә ─ выдать замуж
бәгырем ─ единственный
...Әтием капканы зур йозак белән үзе бикли. ─ ...Отец сам большим замком запирает ворота.
качуны җиңеләйтә ─ облегчает побег
тәртип буенча ─ как принято
тегү ─ шитьё
озак көтәргә калмады ─ долго ждать не осталось
яулыкка төрдем ─ завернул в платок
шәлемне ябындым ─ накинула шаль
утны сүндердем ─ выключил свет
баскычтан төшәм ─ спустился по лестнице
тезләрем калтырый ─ колени трясутся
аш бүлмәсе ─ кухня
дөбердәп ─ грохотом
урындык ауды ─ стул упал

***

Как вам текст? Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Тест: Гөләндәм туташ хатирәсе

Тест: Гөләндәм туташ хатирәсе

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG