Accessibility links

Кешеләрне танучы күзәтү камералары 2019 елда бөтен Мәскәүдә урнаштырылачак


Мәскәү урамында
Мәскәү урамында

Мәскәү мэриясе әлеге систем эзләүдә булган җинаятьчеләрне табарга һәм җәмәгатьчелек тәртибен бозучыларны тотарга ярдәм итәр дип саный.

Мәскәү хакимиятләре киләсе елда бөтен гади видеокамераларны кешеләрне танучы системга тоташтырылган камералар белән алыштырырга җыена. Мэрия әлеге систем эзләүдә булган җинаятьчеләрне табарга һәм җәмәгатьчелек тәртибен бозучыларны тотарга ярдәм итәр дип саный.

Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, метрополитенда һәм шәһәрнең кайбер районнарында уздырылган сынау уңай нәтиҗәләр биргән: эзләүдә булган дистәләгән җинаятьче табылган һәм тоткарланган. "Яңа систем шәһәрне җинаятьчеләр өчен уңайсыз итәр дип уйлыйм", ди Собянин.

Октябрьдә Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис кешеләрне танучы биометрик систем җинаятьчеләрне табар өчен генә түгел, юлчыларны җәмәгать транспортына утыртуны тизәйтер өчен дә кулланылырга мөмкин дип сөйләгән иде. Әлеге програм кешене автоматик рәвештә танып, аның картасыннан юл йөрү өчен акчасын алырга мөмкин. Чибис сүзләренчә, Мәскәүдә әлеге проект уңышка ирешсә, аны башка шәһәрләргә дә таратачаклар.

XS
SM
MD
LG