Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең хәрби куәтен арттыруга 22 трлн сум бүленәчәк


Сергей Шойгу һәм Владимир Путин
Сергей Шойгу һәм Владимир Путин

Русиянең 2027 елга кадәр каралган яңа кораллану програмы 22 трлн сумга төшәчәк.

"Ашкынып кораллану шартларында Русия гаскәренең хәрби куәтен арттыру" чараларын күрәчәк. Бу хакта саклану министры Сергей Шойгу сишәмбе узган киңәшмәдә белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге карар АКШның "ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турындагы" килешүдән чыгу планнары белән бәйле. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

  • Ашкынып кораллану шартларында тиешле чаралар турында президент Владимир Путин саклану министрлыгы һәм хәрби җитештерү оешмалары белән Сочида 19-22 ноябрьдә фикер алышкан.
  • Яңа дәүләт програмы казнага 22 трлн сумга төшәчәк. Ул 2027 елга кадәр каралган һәм гаскәр һәм флотны коралландыруның темпларын саклауага ярдәм итәчәк диде Шойгу.
  • Дәүләтнең саклану өлкәсенә, иминлек һәм хокук саклау эшчәнлегенә чыгымнар 2019 елның федераль бюджетының 30 процентын (2 трлн 382 млрд сум) тәшкил итәчәк. Сүз бюджетның ачык бүлекләре турында гына бара. Төп чыгымнар ябык өлешендә каралган.
  • Алдагы өч елда саклану һәм иминлек өлкәсенә чыгымнарның рекордлы дәрәҗәдә артуы турында ноябрь башында саклану министрлыгының бюджет сәясәте департаменты җитәкчесе Анатолий Попов та белдергән иде. Аның сүзләренчә, бюджеттан әлеге максатларда 1,16 трлн сум өстәмә акча бүленәчәк. Попов әлеге карарны "моңарчы күрелмәгән хәл" дип атады.
  • Куәт оешмаларына гомум чыгымнар федераль казнаның иң зур өлеше булып тора. 2019 елда аларга, Пенсия фонды белән чагыштырганда - 1,7, мәгариф үсеше системы белән чагыштырганда, җиде тапкырга диярлек артыграк акча бүленәчәк.
XS
SM
MD
LG