Русия президенты Владимир Путин илнең Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында фәрман имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнашкан.
Стратегиягә "россиян милләте" төшенчәсе кертелгән. Ул Русиянең күпмилләтле халкы дип аңлатыла.
Документтагы "урыс халкының дәүләт төзелешендәге төп роле" турындагы өлешләре бераз үзгәртелгән. "Русия дәүләте төрле халыкларның берләшүе нигезендә оешты. Ә аның барлыкка китерүче үзәге булып борынгы чордан ук урыс халкы торды. Урыс халкының берләштерүче роле, күп гасырларга сузылган мәдәниятара һәм этникара багланышлар ярдәмендә Русия җирлегендә уникаль мәдәни күптөрлелек һәм төрле халыкларның рухи уртаклыгы барлыкка килде" диелә.
Моннан тыш, "урыс мәдәнияте доминанты" төшенчәсе дә бу стратегиягә кертелгән: "Русия ватандашы үзаңы (гражданская идентичность) Русиядә яшәүче барлык халыкларга хас урыс мәдәнияте доминантын саклауга нигезләнгән. Хәзерге Русия җәмгыятен урыс мәдәниятен һәм телен, Русиянең барлык халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклауга нигезләнгән бердәм мәдәни код берләштерә", диелә стратегиядә.
Документта шулай ук "Кырымны кушу Русия ватандашы үзаңын ныгытуда мөһим вакыйга" булды дип өстәлгән.
Стратегияне үтәүдән көтелгән нәтиҗәләр дип дәүләт теле буларак урыс теле статусын ныгыту, Русия халыклары телләрен өйрәнү һәм саклау өчен шартлар тудыру, этникара низагларны кисәтү һәм башкалар билгеләнгән.
Милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертеләчәге турында октябрьдә билгеле булды. Русия президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы стратегия "җыйнакланды, алты ел эчендә илдә булган үзгәрешләргә туры килә" дип белдергән иде. 2012 елгы стратегия "дәүләт, җәмгыять, кеше һәм ватандаш мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм Русиянең дәүләт бердәмлеген һәм бөтенлеген ныгыту максаты" белән төзелсә, яңасы "милли иминлек өлкәсендә стратегик планлаштыру документы" булып тора диелә.
Милли сәясәт стратегиясен Владимир Путин 2012 елның 19 декабрендә имзалады. Ул 2025 елга кадәр каралган. Белгечләр әлеге документ нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп, элекке "совет милләте" ясау омтылышына охшаган, бердәм "россиян милләте" ясау идеясе салынган дип бәяләде.