Сhange.org сәхифәсендә урын алган петициядә башкорт шиханнарының кыйммәтле табигать җәүһәрләре булуы ассызыклана. Авторлар Куштау шиханы, мәсәлән, 230 миллион еллар элек тропик диңгез рифларының калдыгы булып торуын әйтә. Алар шулай ук "Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләрнең берничә төре Куштауда үсүен искә ала. Башкорт шиханнары кебек таулар дөньяда бүтән очрамый, диелә петиция мөрәҗәгатендә.
Петиция авторлары Торатау, Юрактау, Куштауга саклана торган табигать объектлары статусы бирүне таләп итә. Киләчәктә алардан сода чыгару мәсьәләсе бөтенләй күтәрелмәскә тиеш дип саный.
“Башкортстан сода ширкәте" башка чимал табарга тиеш. Бер генә шихан да юкка чыгарылырга тиеш түгел", ди мөрәҗәгать авторлары.
Кичә Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Башкорт сода ширкәте" белән сода чималы буларак Куштау шиханын эшкәртү турында килешкән. Ширкәт Торатауны сораган, чөнки анда чимал сыйфатларак дип санала. Әмма Торатау табигать һәйкәле буларак республика тарафыннан саклана. Сода ширкәтенә эшкәртү өчен Куштауны тапшыру – компромисска килү дип белдерелде. Матбугат чараларында әлеге хәбәр чыккач, халык социаль челтәрләрдәге төрле төркемнәрдә ачулы фикерләр калдыра башлады. "Республиканың элекке башлыгы сода ширкәтенә шиханнарны бирмибез, башка вариантлар карала дигән иде, яңа җитәкче Куштауны тапшыру турында килешеп тә куйган", дип ризасызлык белдерәләр.
Хәбиров үзенең ВКонтакте челтәрендәге битендә бу сүзләргә шактый кискен җавап бирде.
"Без канун белән генә түгел, ата-бабалар хәтере белән дә саклана торган Торатау һәм Юрактау таулары буенча нокта куйдык. Мин позициямне баштан ук яшермәдем. Даими рәвештә "бирәм-бирмим" дигән уенны туктатырга кирәк. Бу таулар – республика байлыгы, алар ничек булган, шул килеш саклана. Моны сода ширкәтендәге хезмәттәшләргә дә аңлатып бирдек. Шулай да зур әһәмиткә ия булган ширкәт яшәргә һәм эшләргә тиеш. Шуңа карарга килү вакыты инде килеп җитте. Сода ширкәте өчен чимал эзләячәкбез. Куштау тавына килгәндә, аның саклану статусы юк, аннан чимал эзләргә рөхсәт итүче документлар 2017 нче елда ук бирелгән, эш инде алып барыла. Монда запаслар барлыгы расланса – бу проблемны хәл итәчәк. Шушында нокта куябыз. Очсыз политиканлык белән шөгыльләнүдән туктыйбыз. Бу өлкне файдаланып элекке кебек үзенә карьера яки акча ясарга теләүчеләр булса – ут белән сак шаярырга киңәш итәм, чөнки беркем алдында реверанслар эшләргә җыенмыйм", дип язды Хәбиров.
"Башкорт сода ширкәте" чимал җитмәү сәбәпле эшчәнлеген туктату алдында тора. Ябылу янаган ширкәт киләсе чимал чыганагы итеп табигый тыюлык булган Торатауны гына күрә. Ширкәттә чимал 2022 елга кадәр генә җитә диелә. Комбинат җитәкчелеге 4 меңләп хезмәткәрне кыскарту белән яный. Казылма байлыклар белгечләре исә чималга бай урыннар җитәрлек дип белдерә. Шундый шартларда Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов та республикада яңа сода җитештерү корылмасы төзү ниятен игълан итте. Активистлар да шиханнарны саклап калу өчен көрәш башлады. Алар төрле флешмоблар оештырды, хатлар язды, петициягә имзалар җыйды. Тауларны яклаучылар арасында җырчы Айдар Галимов, автор-башкаручы Юрий Шевчук та бар. Торатау янында яшәүчеләр белән Азатлык та сөйләште.