Русия хөкүмәте каршындагы экспертлар төркеме илдә автоном интернет булдыру турындагы канунны тәнкыйтьләп чыккан дип хәбәр итә "Коммерсантъ".
"Элемтә һәм IT" төркеме белгечләре әзерләгән тикшерүдә "мөстәкыйль интернет" канунын үтәр өчен казнадан күп акча китәчәк диелә, гәрчә канун өлгесе авторлары киресен раслаган иде.
Тикшеренүләргә һәм сынау-конструктор эшләренә 25 миллиард сум акча китәчәк ди экспертлар. Канун өлгесе элемтә опертаторларына да проблем өстәячәк. Аларны компенсацияләү өчен елына 134 миллиард сум кирәк булырга мөмкин.
Автоном интернет турындагы канун Роскомнадзорга караган оешмаларда эшләүчеләр санын арттыруны таләп итәчәк. Экспертлар әлеге үзгәрешләр Роскомнадзорның вәкаләтләрен тагын да киңәйтер дип фаразлый.
Интернетта иминлеккә куркыныч янауны кисәтү белән ФСБ моңа кадәр дә шөгыльләнә иде ди белгечләр.
АКШ тарафыннан булырга мөмкин кибер-янауларга юл куймау өчен уйлап чыгарылган әлеге канун өлгесендә янаулар да, Русиядә моңа кадәр кабул ителгән кануннарның җитешсез яклары да ачыклап күрәсәтелми диелә.
14 декабрьдә Русия думасына чит ил серверларына керү чикләнгән очракта интернетның Русия өлешен автоном эшләтү турында канун өлгесе кертелде.
Канун авторлары АКШның сентябрьдә кабул ителгән яңа кибер-иминлек стратегиясенең "агрессив сыйфатлы" булуы исәпкә алынды дип белдерә. Документка ярашлы, Русия кулланучыларының мәгълүматын чит илләргә сирәгрәк җибәрү мөмкинлеге булдырылачак.
Нинди дә булса куркыныч туган очракта, элемтә операторлары трафик белән үзәкләштерелгән рәвештә идарә итүне тәэмин итәргә тиеш. Канун тапшырылган трафикның чыганагын билгели алырлык техник чаралар урнаштыруны да күз уңында тота. Кирәк вакытта әлеге чаралар тыелган мәгълүматлы ресурска керүне томалый алачак.