Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мадуро Русиягә теләктәшлек өчен рәхмәт белдерде


Николас Мадуро тарафдарлары каршында чыгыш ясый
Николас Мадуро тарафдарлары каршында чыгыш ясый

Венесуэланың читләтелгән президенты Русиягә илдә сәяси кризис чорында теләктәшлек белдерүе өчен рәхмәт әйтте. АКШ, Канада һәм тагын берничә ил Мадуро вәкаләтләрен танымый.

"Кануннар нигезендә төзелгән хөкүмәтне яклаулары һәм көчле белдерүләре өчен Русия, Кытай, Төркия һәм дөньяның башка хөкүмәтләре, халыкларына рәхмәтемне әйтәм", дип язды Венесуэланың читләтелгән президенты Николас Мадуро Твиттерда.

Пәнҗешәмбе Мадурога Русия лидеры Владимир Путин телефоннан шалтыраткан. Путин Венесуэла халыкара хокукларны бозучы "җимерүче тышкы тыкшынуга" дучар булды дигән фикер белдерде. Мадуро үзе дәүләт түнтәрелешен әзерләүдә АКШ хакимиятләрен гаепләде.

Венесуэланың вакытлыча легетим җитәкчесе дип Мадуроның көндәшен, Дәүләт җыены башлыгы Һуан Гуайдоны танучы АКШ Мадуроны нефть сатудан кергән акчасыз калдыру ниятен белдерде. Бу хакта Америка президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джон Болтон әйтте, әмма моны ничек башкарыласын ачыкламады. АКШ шулай ук Гуайдо җитәкчелегендәге хөкүмәткә 20 миллион доллар бирергә дә вәгъдә итте.

АКШтан тыш, Гуайдоны вакытлы җитәкче дип Канада һәм Латин Америкасының күпчелек илләре таныды.

Гуайдо пәнҗешәмбе телевидениегә интервью биреп, Мадуро хакимияттән ихтыяри баш тарткан очракта аңа һәм аның даирәсенә амнистия тәкъдим итте. Венесуэланың саклану министры исә Мадурога теләктәшлек белдерде.

Венесуэла урамнарында протест чаралары чәршәмбе башланды, шул ук көнне Һуан Гуайдо үзен вакытлыча президент дип игълан итте. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, соңгы берничә көн эчендә бәрелешләрдә уннан артык кеше һәлак булган, 300дән артыгы кулга алынган.

2019 елның гыйнварында Мадуро икенче тапкыр Венесуэла президенты вазифасына кереште. Көнбатыш илләр һәм Көньяк Американың күпчелек илләре президент сайлавы нәтиҗәләрен танудан баш тартты. Венесуэла соңгы елларда авыр икътисади кризис кичерә. Оппозиция җитәкчесе Һуан Гуайдо Мадуроны узурпатор дип атады һәм вакытлыча президент вәкаләтләрен алырга әзер булуын белдерде.

XS
SM
MD
LG