Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коръән тәфсирен тыймакчылар. "Дус" сүзе шик тудырган


"Коръән тәфсире" китабы
"Коръән тәфсире" китабы

Самар прокуратурасы Коръән тәфсирен тыярга таләп итә. Самар имамы бу таләпне дөрес дип санаса, Мәскәү ислам институты галиме килешми. Азатлык тарафларның фикерләрен белешергә тырышты.

31 гыйнвар Самарның Красноглинский район мәхкәмәсендә мөселман дини китапларына каршы мәхкәмә эше каралды. Бүгенге утырышта адвокатлар Равил Тугушев, Марат Ашимов һәм Руслан Нагиев тулы күләмле яңа экспертиза уздыруны сорады. Хөкемдар Ирина Щетинкина экспертизаны Казанда уздыруга карар иткән.

Самар прокуратурасы Коръәннең өч тәфсирен тыюны таләп итә. Бу "Китаб", "Эксмо" һәм "Эжаев А.К." нәшриятлары чыгарган "Комментарий к Великому Корану Мухтасар" (кыскартылган), Абу-ль-Фидаа Исмаил ибн Умар ибн Касир ад-Димашкның "Тафсир аль Куран аль-Азым" һәм гарәпчәдән Эльмир Кулиев тәрҗемәсендә Абд ар-Рахман әс-Саади аңлатмалары белән бирелгән "Облегчение от Великодушного и Милостивого" (1нче һәм 3нче томнар) китаплары.

Тәлгать Таҗетдин рәислек иткән Русия Үзәк диния нәзарәтенә караган Самар мәчете имамы Наил Сөләйманов бу китапларны тыю дөрес дип саный. Ул бу хакта 21 гыйнвар узган мәхкәмә утырышында да әйткән. Мәскәү ислам институты хезмәткәре Фәрит Гәрәев әлеге утырышта киресен белдергән. Азатлык алардан аңлатма алырга тырышты.

Гәрәев Азатлыкка әйтүенчә, аннан гарәп теле һәм дин белгече буларак сорау алу оештырылган.

Фәрит Гәрәев
Фәрит Гәрәев

"Ул китаплар Коръән тәфсиренә багышланган. Шуңа мәхкәмә утырышында Тәфсир сүзенең мәгънәсен аңлатудан башладым. Тәфсир фәнен өйрәнә башлаганчы иң беренче сүрәнең Аллаһ Тәгалә тарафыннан пәйгамбәребезгә иңдерелү тарихы бирелә. Кайчан иңдерелгән, нинди шартларда иңдерелгән, нинди вакыйгага бәян итеп иңдерелгәне күрсәтелә, өйрәтелә, аңлатыла. Мәккә чорында иңдерелгәнме, Мәдинә чорында иңдерелгәнме, шуннан чыгып инде аятьләр өйрәнелә башлый.

Коръән аятьләрен укыганда һәм аларга карата тәфсирләрне караганда моңа кадәр эшләгән белгечләр экспертизаларында баштагы бер өлешен генә кисеп алганнар да, ахыргы өлешләрен укымаганнар. Мәсәлән, аларның кайберләрендә "шундый-шундый аятьләр бар" һәм аның ахырында тәфсирдә "бу беренче буыннарга хас иде" дип әйтелә. Бу инде кыска вакытлы һәм билгеле бер тарихи шартларда булуны күрсәтә.

Аннары бу тәфсирләрдә үгетләү бар диелә. Үгетләү бит нинди дә булса киләчәк заманга караган эшкә өндәү. Ә бу күрсәтелгән барлык аятьләр бер тарихи вакыйгага юнәлтелеп моннан якынча 1400-1500 ел чамасы элек башкарылган. Бу барысы да үткән заман. Шуңа күрә үткән заманга карата нинди дә булса эшне үтәргә үгетләү була алмый. Шуннан чыгып бу аятьләрне андый рәвештә тикшерү үзе үк бер мәгънәсез эш кебек килеп чыга. Шуңа аларны гомумән тикшерергә һәм өйрәнергә кирәк түгел дидем.

"Кем беләндер дус булмагыз" дигән чакыру - экстремистик үгетләүме әллә гадәти өндәүме?

Аннары кайбер конкерт сүзләргә тукталдылар. Мисал өчен, "дус" сүзе. Хөкемдар "Кем беләндер дус булмагыз" дигән чакыру - экстремистик үгетләүме әллә гадәти өндәүме" дип сорады. Безнең карашыбызча, "кем беләндер дус булма" дип әйтүдә ниндидер экстремистик әйбер юк, ди Гәрәев.

Аның әйтүенчә, моңа кадәр алып барылган тикшерүчеләрнең тәфсирләр турында тиешле белемнәре юк. Шулай ук китапларның экспертизаларында катнашкан кешеләр - тел белгечләре генә, ләкин гарәп теле һәм дин өлкәсендә белемнәре юк.

Гәрәев сүзләренчә, тәфсирләрне мөстәкыйль өйрәнү мөмкин түгел, ә белгечләр, укытучы белән генә утырып өйрәнергә мөмкин. "Тәфсир фәннәрен башлангыч дини белеме булган кешеләр белән генә өйрәнеп була. Дини белеме булмаган кешеләргә андый фәннәргә керергә кыенрак", ди ул.

Азатлык ислам китапларын тыярга кирәк дип санаучы, Согуд Гарәбстанында "Шәригать" белгечлегенә белем алган Самар җәмигъ мәчете имамы Наил Сөләймановтан да аңлатма алырга тырышты. Әмма ул аңлатма бирүдән баш тартты. Аның мәхкәмәдә ясаган чыгышы турында утырышта катнашучы адвокат Марат Ашимов үз Facebook битендә язып чыкты.

"Беренчедән, ул Коръән тәфсиренең барлык 15 томын да тикшермәгән, хезмәткәрләр аңа инде билгеләп куйган битләрдәге комментарларга аңлатмалар бирергә сораган..." дип яза Ашимов.

Мәхкәмәдә ни өчен бөтен өч тәфсирне дә нәфрәт тудыра дип саныйсыз дигән сорауга Наил Сөләйманов: "...ул укучыларның кыйммәтләрен үзгәртүгә, башка дини конфессия вәкилләренә карата рәхимсезлек һәм нәфрәт тудыруга юнәлдерелгән... Кайбер җөмләләр максатчан рәвештә кискенрәккә һәм радикальрәккә үзгәртелгән. Шулай итеп, минемчә, әлеге әдәбият тарихи фактларга туры килми һәм радикальләшүгә китерә" дигән һәм Ибн-Касир тәфсиренең икенче томында Маидә (Табын) дигән 51нче сүрәгә сылтама биргән дип яза Ашимов.

Ашимов әйтүенчә, бу 51нче сүрәнең урысчасы болай яңгырый: "О, вы, которые уверовали! Не берите иудеев и христиан друзьями: они - друзья один другому. А если кто из вас берёт их себе в друзья, тот и сам из них..." . ("Әй иман китергән бәндәләр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итмәгез. Чөнки алар үзара дус. Аларны дус иткәннәр шулар кебек булыр...).

Шуңа нигезләнеп Наил Сөләйманов мантыйк чылбырын төзеп киткән, ди Ашимов. Ягъни:

  1. Әгәр дуслар түгел икән, димәк дошманнар
  2. Дошманнар икән, димәк бер-берсе белән дошманлаша
  3. Әгәр дошманлаша икән, димәк үтерәчәкләр
  4. Әгәр үтерәләр икән, димәк китап - экстремистик
  5. Әгәр экстремистик икән, димәк аны тыярга кирәк һәм өйрәнергә ярамый.

Ашимов гарәп телендәге "дус" сүзе дөрес тәрҗемә ителмәгән һәм шуннан аңлашылмаучанлык барлыкка килгән дип яза. Ягъни "вәли" сүзе "дус" дип түгел, ә бөтен серләреңне сөйләп булган ахирәт, ягъни җан дусты дип тәрҗемә ителә. Шуңа яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз дигәндә, гади дус кына түгел, ә нәкъ ахирәт истә тотыла.

"Дус дигәндә гарәпләрдә "садыйк" сүзе туры килә. Аның мәгънәсе - сиңа гел дөреслекне сөйләүче. Әмма "Маидә сүрәсендә нәкъ "вәли" турында сүз бара.

Сөләйманов сүзләренчә, тәрҗемәче Коръәннең иңү сәбәбен әйтми калдырган. Анда пәйгамбәр заманында ике кеше - Убада ибн ас-Самит һәм Абдуллаһ ибн Убай арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык турында сүз бара. Аят Убадага юлланган, бу хакта барлык классик Коръән тәфсирләрендә язылган.

Сөләйманов, тәкъдим ителгән тәрҗемәдән аермалы буларак, әлеге вакыйганың барлык тәфсирләрдә булуын раслады. Әмма мин хөкемдар рөхсәте белән бәхәсле тәфсирнең 533нче битен укып күрсәттем, анда да бу вакыйга хакында бәян кылынган. Сөләйманов исә Маидә сүрәсенең 51нче аяте аңлатмаларын ахырына кадәр укып чыкмаган да.

Чагыштыру өчен берничә тәрҗемәне китерергә мөмкин.

  1. Академик Крачковский: "О вы, которые уверовали! Не берите иудеев и христиан друзьями: они - друзья один другому..."
  2. XIX гасырда чыккан Саблуков тәрҗемәсе: "Верующие! В друзья себе не берите ни иудеев, ни назарян; они друзья один другому..."
  3. Османов: "О, вы, которые уверовали! Не дружите с иудеями и христианами: они дружат между собой..."
  4. Кулиев: "О те, которые уверовали! Не считайте иудеев и христиан своими помощниками и друзьями, поскольку они помогают друг другу..."

Дөрес, гарәп телен белгән һәм тиешле белем алган һәркем үз фикерен белдерә ала. Тик беркемнең дә, ислам классик әдәбиятны тыюга китерергә мөмкинлек бирүче "мантыйкый" чылбырлар төзү хокукы юк...", дип яза Ашимов.

Атнакич Самарда узган утырышта китапларга экспертиза ясау тәмамлангач мәхкәмәнең кабат дәвам итәчәге әйтелде. Экспертиза бер айдан алып өч айга кадәр сузылырга мөмкин диелә. Аны Казанның төбәкара экспертизалар үзәге уздырачак.

XS
SM
MD
LG