Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе итеп Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләнде


Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Нигъмәтуллина

ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева еллык коллегиядә Татарстанда демографик хәлнең начарая баруы турында сөйләгән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән республиканың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева вазифасыннан алынды. Ул бу урында 2014 елдан бирле эшләде.

Президентның икенче фәрманы белән әлеге вазифага Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләнде.

Гөлшат Нигъмәтуллина Казанда туган, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтында MBA програмын үзләштергән. 1993 елдан 2009 елга кадәр мәдәният министрлыгында эшләде, 2008-2009 елларда мәдәния министры урынбасары булды. 2009 елның декабреннән Татарстан хөкүмәтенең мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы иде.

Берничә көн элек Telegram канналарда Татарстан җитәкчелегенең Альбина Шәвәлиева эшеннән канәгать булмавы турында яздылар. Имеш, Шәвәлиева еллык коллегиядә чыгыш ясап, республиканы тискәре яктан күрсәтүче саннарны халык алдына чыгарган. ЗАГС идарәсе башлыгы Татарстанда былтыр үлүчеләр саны 2017 елдагыдан 1,7 процентка арткан дип сөйләгән иде. Моннан тыш, ул 2018 елда үлгән ирләрнең 46 процентына 65 яшь тулмаган, ягъни алар яңа пенсия яшенә җитә алмый үлгән дип белдерде. Хатын-кызлар арасында 65 яшькә кадәр үлүчеләр 18 процент тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG