“Минем Такташ” – “KazanOperaLab” лабораториясендә туган әсәр. Аның музыкасын композитор Ильяс Камал, либреттосын Рүзәл Мөхәммәтшин язган. Төп партияләрне опера жанрында танылган җырчылар, күп кенә бәйгеләр лауреатлары Артур Исламов һәм Эльза Исламова башкара.
Премьера 25 февральгә билгеләнгән иде, хәзер иҗат төркеме апрель азагы - май башында Тинчурин театрында куелачак дип ышандыра.
Лабораторияне гамәлгә ашырган “Sforzando”фонды җитәкчесе Данияр Соколов премьераны кичектерүнең төп сәбәбе – тарихи шәхескә багышланган опера белән бәйле мөмкин булган бөтен сорауларга ачыклык кертү, музыканы, текстны камилләштерү дип аңлатты.
Опера турында чыгышында музыкаль әсәрнең режиссеры Лилия Әхмәтова кызыклы фикер әйтте: ул төп каһарманны Такташ дип түгел, киңрәк алып, иҗат кешесе дип карарга киңәш итте. Ләкин бу фикерне авторлар якламады.
“KazanOperaLab”ның беренче матбугат конференциясендә нәкъ менә шушы әсәр тәнкыйтьләнгән иде. Әдәбият галимәсе Миләүшә Хәбетдинова ул чакта, Һади Такташның туганы буларак, аның шәхесен түбәнсетүгә каршы булуын әйтте. “Бүген шәхесләрне коммерция максатында куллану, аларның тормышын сарылату бара”, дигән иде ул. Рүзәл Мөхәммәтшин бу уңайдан кайбер мәгълүматларның дөрес булмавын әйтте:
"Хәтта хәзер дә Эльза Исламова Такташның хатынын уйный, диделәр. Дөрес түгел, Эльза Идея партиясен башкара. Идея – Такташның “Җир уллары трагедиясе” әсәрендәге төп каһарманның берсе дә ул. Димәк бу партия – ниндидер рух, хәтта ки күпмедер дәрәҗәдә иблис белән бәйле рух та. Безнең операда ул Такташның беренче хатыны рәвешендә чыга. Икенчедән, әсәр - фантасмагория. Без кайбер хәлләрне аллегория рәвешендә күзаллыйбыз. Мөгаен мин яраткан шагыйремнең тормышындагы кайбер мизгелләрне аңлау өчен өлгереп җиткәнмендер. Ник дигәндә Такташ – минем иң яраткан шагыйрем. Аның иҗаты да, язмышы да гыйбрәтле. Безгә үзебезнең эшләвебез, эзләнүебез, бер-беребездән нидер өйрәнүебез ошый. Билгеле инде, ул бәхәсле булачак. Ләкин миңа калса, безне аңлаучылар күбрәк булыр. Иң авыры – бу әсәргә алыну иде. Мин аның бәхәсле булуын аңладым, әмма бу мине дә, иҗат төркемен дә туктатмады", дип сөйләде либретто авторы.
Композитор Ильяс Камал музыкада традицион алымнарны да, заманча музыка аһәңнәрен дә файдаланганын әйтте.
"Музыкада без шагыйрьнең эчке дөньясын һәм шул чорны сурәтләргә тырыштык. Биредә традицион музыка да, заманча музыка аһәңнәре дә бар. Операда нибары өч каһарман: яшь Такташ (консерватория студенты Илгиз Мөхетдинов башкара), соңгы көннәрен кичергән Такташ һәм рух бар. Кыскасы, гомеренең соңгы мизгелләрендә ул үз-үзе белән очраша. Үзеңне аңлау, кабул итү, ике миннең очрашуы кыйссасы бу. Җиде картинадан торган бер актлы опера барлыкка килде", ди Камал.
Төп партияләрнең берсен башкарган Эльза Исламова өчен бу – бөтенләй үзгә әсәр.
"Әлеге лабораториядә кайнау, бер-беребез белән фикер алышып, урыны белән бәхәсләшеп, үзара ярдәмләшеп заманча татар музыкасы яралышы шаһитлары булдык, дип әйтә алам. Музыкага килгәндә, ул бик матур, тиз истә кала торган. Ә менә либреттосы катлаулы. Операда билгеле бер кануннар бар. Аңа без училищеда, консерваториядә өйрәндек. Заманча музыкада исә бар да башкача икән. Заман либреттосы ул бөтенләй үзгә. Әгәр Пуччини яки Вердиның иң билгеле арияләрен мисалга алсак, анда берничә фразаның гел кабатлануын күрәбез. Вокалчы шуңа әсәрне бик тиз исендә калдыра. Монда бөтенләй башкача. Либреттоны беренче тапкыр укыгач, бар да аңлашыла кебек. Икенче көнне текстта бөтенләй икенче мәгънәгә тап буласың. Ә бер атнадан бөтенләй үзгә төсмерләр күрәсең. Үзеңнең ачышларың турында режиссерга, иҗат төркеменә әйтәсең, нәтиҗәдә спектакль яңа мәгънәләргә байый. Рүзәл – бик тирән фикерле язучы", диде Исламова.
Иҗат төркеме әсәрне ни өчен бәхәсле булачак дип фаразлый соң? Рүзәл моның сәбәбен биографик хронология белән генә чикләнмәүдә күрә:
Такташның биографиясе, яшәү рәвеше түгел, хисләре, эчке кичерешләре аша вакыйга тудырырга тырыштык
"Такташның биографиясе, яшәү рәвеше түгел, хисләре, эчке кичерешләре аша вакыйга тудырырга тырыштык. Шунлыктан ул бәхәсле булырга мөмкин. Чөнки мин менә болай күрәм. Ә икенче кеше башкача күзаллый ала. Рецензентларның булу-булмавына килгәндә, башта аларның бүгенге көндә ни дәрәҗәдә кулланылуын, кирәклен ачыкларга кирәк. Әйе, 60-70нче елларда алардан башка бернәрсә дә эшләмәгән. Бүген кем соң ул рецензент? Мәсәлән, Такташ буенча миңа кем рецензент була ала? Мин бу мәсьәләдә үзебезне компетентлы саныйм. Шул ук вакытта, иҗат кешесе буларак һәм үз эшемә җаваплы караганга, мин әлбәттә әсәрне өлкән остазларыма күрсәттем һәм аларның киңәш-табышларына колак салдым. Әсәрне язганда Такташның беренче хатынына язган хатларын файдаландым. Аннан әсәрләренең каралама вариантлары белән эшләргә тырыштым. Ә оригиналларны азрак файлану ягында идем. Мин аның фаҗигасын аңларга тырыштым. Х сәгатьтә ул нәрсә тойды – менә шул турыда уйландым", диде Рузәл.
Рүзәлгә сез үзегез дә Такташ яшендә дип әйтүчеләр булды. Ул исә каһарманы белән бер яшьтә булуы иҗатта ярдәм итте дип җавап бирде. Нәтиҗәдә, залдан үзегез турында язгансыз, дигән фаразны да әйттеләр. Автор бу фикер белән килешмәде.
“Мин тәнкыйтькә алдан ук әзер идем. Бу адымны кыю булмаса, ахмаклык, әрсезлек дип кабул итегез. Беләсезме, безнең гади генә эшлисе килмәде. Мин бик озак изаландым, икеләндем. Ләкин бер урында басып торып, кем сугып китәр икән миңа дип икеләнгәнче, абынып булса да алга бару яклы. Шуңа бу проект мәгънәле булыр дип ышанам”, диде автор йомгаклап.