Accessibility links

Истанбулда Кырым аннексиясенең 5 еллыгын искә алдылар


Истанбулдагы протест чарасы
Истанбулдагы протест чарасы

3 март Төркиядәге кырымтатар диаспорасы Истанбулның Баязит майданында Кырым аннексиясенә каршы митинг үткәрде.

Чарада катнашучылар "Путин Кырымнан кит!" дигән шигарләр белән чыктылар. Анда шулай ук "Без – бер уч халык түгел! Без – бер йодрык кебек Милләт!", "Кырым аннексиясенә – юк!", "Кичә Сталин, бүген Путин!" кебек шигарләр һәм кырымтатар милли байраклары, Төркия, Украина әләмнәре дә күтәрелде.

Митингта катнашучылар Төркия, Кырымтатар милли гимннарын башкарды. Истанбул кырымтатар үзәге рәисе Джелял Ичтен, Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевнең җәмәгате, кырымтатар хатын-кызлар лигасы рәисәсе Сафинар Җәмилева, АКШтагы кырымтатар үзәге вәкиле Рустем Борлуджа чыгыш ясады.

Митинг "Ватан! Милләт! Мәҗлес! Кырым", "Кырымда азаннар тынмаячак!" шигарләренең күмәк яңгырашы белән узды.

Шундый ук протест митингын Әнкараның Улус мәйданында кырымтатар оешмалары платформасы 2 мартта уздырган иде.

XS
SM
MD
LG