"Уникс" залында пәрдә ачылу белән тамашачы күзен экранга юнәлтте, чөнки концерт кыска метражлы фильмнан башланып китте. Фильмның башлангыч мизгелләре күрсәтелгәч, сәхнәгә әлеге кичнең төп йөзе, автор-башкаручы, "Җиде малай"ның продюсеры – Фирдүс Тямаев чыкты. "Гомер үтә" дигән җыры белән тамашаны югары рухта башлап җибәрде. Беренче минутлардан ук сәхнәгә чәчәкләр тотып чыга башладылар. Хәтта бер апа "Меним әле?" дип кычкырып сорады, Фирдүс шаярып кына "Соңрак, хәзер бераз хәл алыйм инде", дип җавап кайтарды.
– Бу проект татар эстрадасында да, рус эстрадасында да юк. Киноконцерт оештырырга булдык. "Җиде малай" дигән фильм төшердек, яңа 16 җыр яздырдык, дип таныштырды концерт програмы белән Нурлат егете.
Концерт фильм белән бергә үрелеп барды. Фирдүс Тямаев Азатлыкка белдергәнчә, ул фильмны "BALMAY PRODUCTION" белән берлектә төшергән. Алар тулысынча продюссерлык эше белән шөгыльләнгәннәр. Комедия жанрында эшләнгән әлеге фильм, исеменнән аңлашылганча, җиде дус малай турында. Фильм автобиография нигезендә эшләнгән. Җырчының тормышыннан алынган тарих. Көлкеле дә, уйландыргыч мизгелләр дә күп. Команда чыннан да татар колоритын сурәтләп бирә алган. Татар авылы, азан әйтүләр бик матур итеп төшерелгән. Җырчы әйтүенчә, фильм бюджеты якынча 1 миллион сум.
Фирдүс белдергәнчә, аның татар телен саклауга үз өлешләрен кертәсе, яшьләрне татар концертларына йөрергә, татар спектакльләрен карарга, татар операларын тыңларга этәрәсе килгән. Җырчы үзе дә балачактан кинода төшергә хыялланган.
– Мин бит кечкенәдән спектакльләрдә, КВНда уйнап үстем. Кинода да сынап карыйсы килде үземне. Ниһаять, хыялым чынга ашты. Җитмәсә, дәүләт тә тузга язмаган татарча фильмнарны финанслый. Мин үземнекен яхшы дип әйтмим, ләкин ул кешеләр бит дәүләт акчасын алып, карарга яраксыз кинолар эшлиләр. Бәлки үзгәреш булыр берәр төрле.
Финанс ягын җырчы үз өстенә алган. Үз көче белән чын татар телендә сыйфатлы кино төшергән. Тамашачыны әлеге иҗат җимеше битараф калдырмады. Залда утырган кешеләр фильмны караганда рәхәтләнеп көлде дә, елады да. Җырчының инстаграм битендә "Кинотеатрда кайчан чыгачак?" дигән сораулар бирделәр.
Ләкин аны кинотеатрларда көтергә кирәк түгел. Фирдүс аңлатканча, 27 минутлык фильмны кинотеатрларда күрсәтеп булмаса да, әлеге концерт програмы белән бөтен Татарстан, Русия төбәкләре буенча йөреп чыгачаклар. Тямаев февральдә Чаллыда да шулай ук тугыз көн рәттән бу киноконцертын күрсәтте.
Фирдүс Тямаевның иҗат төркеме биючесе Альберт Әхмәтов әлеге фильм турында яңалыкны куркып кабул иттек дип әйтте:
– Минем өчен бу яңа тәҗрибә. Беренче тапкыр Нурлатта күрсәткәндә бар группа каушады. Халыкның реакциясе өчен борчылдык. Ләкин бәхетебезгә җылы кабул иттеләр.
Төп рольләрнең берсен башкаручы Искәндәр Шакиров фильм төшерү процессының серләре белән бүлеште:
– Образларның характерларын, үз-үзләрен тотышын табигый итеп ясарга омтылдык. Чын авыл егетләрен күрсәтәсе килде. Режиссер да безгә бу өлештә тулы ирек бирде. Һәм шулай килеп чыкты да бугай. Без җиде төрле авыл егете булдырдык: берсе хәзрәт, берсе хәрби хезмәткәр, берсе фән белән шөгыльләнүче... Ә төшерү процессы якынча җиде урында узды. Без Керби авылында да, Лаеш районында да, Казанда да төшердек. Нурлатка гына барып җитә алмадык.
Дүрт сәгатькә якын барган концерт бер дә арытмады, киресенчә, көч бирде, адреналин өстәде, диде тамашачылар. Фирдүс тә килгән кунакларны гел хәрәкәттә тотты. Бергә биеделәр, җырладылар.
– Беренче тапкыр килдек. Ул кадәр булыр дип уйламаган идек. Без бик канәгать калдык. Концерт бер сулышта узган кебек тоелды. Чын мәгънәсендә үзенә тартып торучы җырчы. Хәзер инде бөтен концертларына йөриячәкбез, дип хисләре белән уртаклашты ханымнар.
Күпләре Фирдүс Тямаевның энергетикасын бик көчле дип билгеләп үтте. Башка шәһәрләрдән дә килүчеләр бар иде.
– Нурлаттан махсус килдек. Үзебездә булганда бара алмаган идек, шуңа күрә Казанга килдек. Аеруча үзен тотышы ошады. Тамашачы белән дусларча сөйләшә. Концерттагы атмосфераны сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел. Яңа көч туплап чыктым, диде бер апа.
Фирдүскә Казанда быелгы концертлары алдыннан авырлыклар белән дә очрашырга туры килгән – 1 март көнне кассаларда 1400 билет сатылмаган була. Башлап ике көн үтүгә барсы да бетә. Җырчы һәм аның төркеме бик курыккан, шулай да өч көн эчендә билетлар сатылып биткән. Җырчы шулай ук тугыз көннең берсендә дә фонограмга җырламаганын билгеләп үтте.
Популяр автор-башкаручы хәзер Татарстан районнары буйлап гастрольга чыга. Ә апрель азагында ул Казанда янә ике концерт уздырмакчы.