Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Татарстанның 100 еллыгына чаралар барлады


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

11 март Татарстанның Башкортстандагы вәкиллегендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында сөйләшү узды. Анда 2020 елда Татарстан республикасы оешуының 100 еллыгын билгеләүгә өлеш кертү мәсьәләсе тикшерелде.

Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Ранэль Зиннәтуллин сөйләшүне чараның мөһимлеген аңлатудан башлады:

"Алдагы елда узачак Татарстан республикасы оешуының 100 еллыгы Русиянең татарлар яшәгән бар төбәкләре вәкилләре катнашлыгында узачак. Башкортстан Татарстаннан кала татарлар күпләп яшәгән төбәк. Шуңа бездә ул датага бәйле чаралар да күп һәм мәгънәле узарга тиеш. Бу чараларда бар татар оешмалары да катнашыр дип өмет итәм", диде ул.

Башкортстан татар морзалары җыены рәисе Ирек Даукаев оешмаларының фәнни-гамәли конференция оештырырга әзер булуын әйтте. Аның сүзләренчә, "Татар морзалары тарихы, бүгенгесе: оешманың Татарстан республикасы үсешендәге урыны" дигән темага фәнни-гамәли конференция һәм төрле милләтләр катнашлыгында бал уздыру кирәк.

"Рамазан" үзәге рәисе Марат Шәрипов Татарстан үсешенә өлеш керткән, чыгышлары белән Башкортстаннан булган шәхесләр турында белешмә-китап чыгарырга тәкъдим итте.

Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм бик күп тәкъдимнәр белән чыгыш ясады:

"Без мәчет каршында чыгучы "Ихлас шәриф" журналының тулы бер санын бу датага багышлап чыгарачакбыз. Шулай ук Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү, аның кабер шәрифен карау, тәрбияләү һәм җәмәгатьчелеккә таныту, милли зыялыларыбызга Казанга һәм Болгарга сәяхәт оештыру, "Ихлас" мәчете мөнбәрендә Татарстан һәм Башкортстан имамнарының җомга вәгазен үткәрү осталыгы ярышы уздыру, "Татар Уфасы" исемле фотокүргәзмә оештыру, Уфа урамнары, парклары һәм мәйданнарына күренекле татар шәхесләренең исемнәрен кушу эшләрен оештыруны тәкъдим итәм", диде Мөхәммәт Галләм.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина "Бәлешфест" чарасын уздырырга тәкъдим итте:

"Без ел да уза торган “Бәлешфест” чарасын Уфада уздырырга дигән тәкъдим белән чыгабыз. Фәнни-гамәли конференцияне морзалар тәкъдим иткәнчә, аерым бер татар оешмасы оештыруында түгел, ә зурлап уздырырга кирәк. Без секцияләргә бүленеп, мәдәният, әдәбият һәм башка проблемнар турында фикер алышып, төпле документлар кабул итәргә тиеш. Мин шулай ук Башкортстандагы проза, шигърият буенча антология чыгару да кирәк, дип исәплим", диде Альбина Хәлиуллина.

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов та эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты:

"Бу юбилей чаралары кысасында Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре уздыра алсак, бик яхшы булыр иде. Бу хыял белән без ике дистәдән артык ел янабыз, ләкин аны тормышка ашырып булмый. Шулай ук Башкортстанда туып, Татарстан әдәбиятын, сәнгатен күтәргән шәхесләребезне биргән авылларга авточабыш уздырырга кирәк. Татарстанның халык язучылары Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, халык шагыйрьләре Илдар Юзеев, Әхсән Баян һәм башка шәхесләрне биргән авылларга барып, исемнәрен мәңгеләштерүгә өлеш кертә алабыз. Авточабышка кадәр бу шәхесләр туган йортларга тактаташлар кую, мәктәпләрдә, музейларда почмакларын булдыруны оештырырга тиешбез. Авточабыш ул авылларны карап йөрүдән гыйбарәт булмаска, шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүдә файдалы эш булырга тиеш”, диде Алик Локманов.

Сөйләшү һәр оешмада Татарстанның 100 еллыгына тәкъдимнәр туплаганнан соң аларны алдагы атнада сайлап алып, Казанга җибәрергә дип килешенде. Чараларны Татарстан казнасы финанслаячак диелә.

XS
SM
MD
LG