Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибайда агулы карьерны ябуны таләп итүчеләр җыены узды


Сибайда узган протест чарасы
Сибайда узган протест чарасы

Сибайда активистлар халык җыены уздырып, шәһәрдә экология торышы белән бәйле проблемнар турында фикерләште.

Алар шахтада янып ятучы мәгъдәнне сүндерү озакка сузыла, шәһәр кешеләре сәламәтлекләре начараюга зарлана, ә Учалы тау баектыру комбинаты халыкка эш барышы турында мәгълүмат бирүдән баш тарта, дип белдерә. Җыенны "Сибай, сула!" дип аталган төркем активистлары оештырды.

Учалы тау баектыру комбинаты филиалының идарә бинасы янында ике йөзгә якын кеше җыелды. Җыенның максаты – чиста һава булдыруны, пыскып ятучы чыганакларны тулысынча юкка чыгаруны таләп итү иде. Җыелган халык шулай ук үзләренең чиста, саф һавага хокуклары бозылуына каршы чыктылар, күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге турында даими хәбәр итеп торуны, оешманың эшчәнлеге тулысынча ачык рәвештә алып барылуны да таләп иттеләр.

Вконтактеда чарадан туры трансляция дә булды.

Error rendering VK.

Активистлар Сибай шәһәре башлыгы Рөстәм Афзалов, шәһәр прокуроры Әсхәт Токымбетов, Учалы тау баектыру комбинатының җирле филиалы мөдире Җәүдәт Биккинов исеменә мөрәҗәгатьләр язып, халыктан имзалар да җыйды. Сибай халкы пыскып яткан карьерны су белән тутыру проектын тиз арада тормышка ашыруны таләп итә. Мөрәҗәгатьнең нөхсәләрен алар республика һәм федераль хакимиятләргә җибәрергә җыена.

Карьерны су белән тутырганга инде 25 көн узса да, күкерт диоксидының һавадагы рөхсәт ителгән күрсәткечләре озак вакытлар югары булып тора, карьер чокыры һава һаман газлы, дип белдерә активистлар.

Җыен вакытында шәһәр халкы Мәскәүгә һәм кеше хокуклары комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде. Алар карьерда пыскуның видео-хисабы да, пыску чыганакларын юк итү проекты да булмауга зарланды. “Алар пыскуны тулысынча кышка гына туктатып булачак, диләр”, “Төннәрен комбинатка поездлар килә, димәк, руда чыгару дәвам итә һәм аны төяп озаталар. Комбинатны вакытлыча ябарга һәм видеокамералар куярга кирәк, кешеләр карьердан берни дә чыгарылмавын, руда озатылмавын күреп торсын”, дигән фикерләр дә яңгырады.

"Рөхсәт ителгән норма ул күп кеше чирләмәячәк дигәне аңлата. Әмма балалар чирләмәс дигәнне түгел. Бөтен нормаларга карасаң да, аның дәрәҗәсе артып китә икән, халыкны агулы җирдән күчерергә кирәк”, “Җирне дә агудан чистартырга, аны күмеп, яңадан эшкәртергә кирәк”, “Шахталарны ябуны таләп итәбез, чөнки төнлә аларда җил йөри, ә иртән без шул диоксидны сулыйбыз. Әйе, иртән һәм кичен ПДК нормалары артып китүен теркибез”, дип, ачуларын белдерде Сибай халкы.

Сибай шәһәре һәм янучы карьер
Сибай шәһәре һәм янучы карьер



Җыенда катнашучылар үз мөрәҗәгатьләрендә шахталарга тиз арада су тутыруны, карьерның чокырын да өлешчә күмеп, бөтен пыску чыганакларын тулысынча юк итүне, проблемны хәл итүнең катгый төгәл вакытын билгеләүне таләп итә.

Халык шулай ук бөтен кешегә дә авыр экологик шартлар тәэсиреннән соң тернәкләндерү оештырылырга тиеш, дип саный. Шулай ук алар бөтен эшче төркемнәрдә һәм чыганакларны юк итү турындагы җыелышларда җәмәгатьчелек вәкилләре катнашырга тиеш дип саный. Янгын белән бәйле кабул ителгән карарларның барысы хакында да халыкка хәбәр ителеп торырга тиеш, башкарылган эшне дәлилләү өчен интернетка фото һәм видеолар куелып барырга тиеш ди алар.

Сибайдагы карьер
Сибайдагы карьер

Сибай ноябрь аеннан бирле пычрак һавадан арына алмый, шуның аркасында күпләрнең сәламәтлеге начарайган. Шәһәр халкына протест митингы уздыру рөхсәт ителми. Кешеләр гадәттән тыш вазгыять тәртибе кертүне һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләренең вазифаларыннан китүен таләп итеп петиция измалый. Русия президенты карамагындагы кеше хокуклары шурасы вәкилләре, 25-28 мартта Сибайда булып киткәннән соң, андагы экологик хәл турында катгый нәтиҗәләрен китереп, республика хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Карьерга су тутыруның беренче этабы 26 мартта тәмамланды, ләкин тиешле нәтиҗә бирмәде, чөнки су тулган урыннан өстәрәк сүндерелмәгән чыганаклар калды. Учалы тау байгыту комбинатының Сибай филиалы карьерга су тутыру эшен 26 апрельдә яңадан башларга планлаштыруын хәбәр иткән иде.

Сибай халкы күрелгән чаралар карьерда пыску чыганакларын юк итү өчен җитәрлек түгел дип саный. Карьерга су тутыру эшләре тәмамланып, Учалы комбинаты мөдире Григорий Рудой вәгъдә иткән 25 көннән соң да әле “калдык күренеш” дип аталган әйбер күзәтелә: һавада күкерт диоксидының рөхсәт ителгәннән 20 тапкыр арту очраклары күп тапкырлар теркәлә.

21 апрлеьдә Сибайда ярыммарфон уздырырга әзерләнәләр, анда республиканың бүтән шәһәрләреннән дә кешеләр киләчәк.

XS
SM
MD
LG