Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы Рунетны изоляцияләү канунын хуплады


Федерация шурасы утырышы
Федерация шурасы утырышы

Интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аны автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиешле канун Федерация шурасы тарафыннан хупланды.

Русия Федерация шурасында пленар утырыш соңга калып башланды, чөнки залда электр тәэминәте өзелде һәм интернет югалды дип язды матбугат чаралары.

Электр тәэминәтен 10 минуттан төзәткәннәр, әмма кайбер системнар эшләвендә хилафлыклар булган, аерым алганда, залда мониторлар һәм микрофоннар эшләми торган.

Интернетның Русия өлешен дөнья интернет челтәреннән аерган очракта аны автоном эшләтү турында канун өлгесе Русия думасына 2018 елның декабрендә кертелде. 16 апрельдә аны депутатлар өченче укылышта кабул итте.

Рунетны изоляцияләү турында канун 2019 елның 1 ноябрендә үз көченә керер дип фаразлана. Ә мәгълүматны криптографик саклау һәм домен исемнәре системы турындагы өлеше 2021 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк.

Канун өлгесе интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелә.

Беренчел исәпләүләргә караганда, канун үтәлеше өчен 30 млрд сум акча кирәк булачак.

Русия хөкүмәте каршындагы экспертлар төркеме илдә автоном интернет булдыру турындагы канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Бу күп акчалар таләп итәчәк һәм Роскомнадзорның вәкаләтләрен тагын да киңәйтәчәк дип фаразлый алар.

9 мартта Русиянең берничә шәһәрендә канун өлгесенә каршы протест чаралары узды. Кайбер белгечләр Яровая кануннары һәм суверен Рунет турындагы канун Русия Конституциясенә, халыкара хокукларга каршы килә дип тә белдерә.

XS
SM
MD
LG