Азатлык чыганаклары хәбәр итүенчә, быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә комиссия "Колокола Хиросимы" циклы, Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Сибгать Хәким, Равил Фәйзуллин, Рөстәм Кутуй, Равил Бохараев һәм башка татар шагыйрьләре җыентыкларына иллюстрацияләр, "Татарстан, Алтай" пейзажлар сериясе өчен Надир Әлмиевне, татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен Айдар Фәйзрахмановны, татар сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен Камал театры артистлары төркеме: Люция Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллинны тәкъдим иткән.
Рәсми рәвештә исемлек президент Рөстәм Миңнеханов имзалагач хәбәр ителәчәк.
Быел Тукай бүләгенә 16 кеше һәм иҗат төркеме дәгъва кылды. Алар арасында Ваһапов фестиваленә нигез салучы продюсер Рифат Фәттахов, "Әлиф" иҗат берләшмәсе, "Созвездие – Йолдызлык" фестивален оештыручылар да бар.
Азатлык һәр намзәт белән таныштырып, алардан татар телен ничек яклауларын сорашты.