23 апрель Татарстан җәмәгать пулаты бинасында "Сөембикәгә 500 ел" дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүче ханымнар янә җыелып, Сөембикәнең исемен популярлаштыру, данын олылау өчен нинди чаралар күреп булуы турында фикер алышты. Бу татар ханбикәсе Сөембикәнең данын халык арасында күтәрү максаты белән оештырылган икенче чара. Беренчесе көзен узган иде. Ләкин, аермалы буларак, хәзергесендә катнашучылар күпкә активрак иде. Шул сәбәпле чара фикер алышуларга бай булды.
Сөйләшүне оештырган хокук белгече Сурия Усманова һәм галимә Тәэминә Биктимирова Сөембикә темасын күптән киң җәмәгатьчелеккә чыгарырырга кирәк дигән фикер әйтте. Чарага да алар төрле өлкәләрдә хезмәт иткән актив ханымнарны җәлеп итте.
Казакъстанда яшәүче рәссам Камил Муллашев Сөембикә һәйкәле өлгесен әзерләгән. Аны 2020 елда, ТАССРның йөз еллыгына туры китереп Казанда урнаштырырга җыеналар. Ләкин һәйкәлнең биеклеге мәсьәләсе бәхәсләр тудырды. Автор һәм чарада катнашучылар һәйкәл 10 метр биеклектән ким булмаска тиеш дип саный, ләкин шәһәр хакимияте әлегә аны ике метрлы арт-объект итеп кузаллый икән.
"Сөембикә һәйкәлен арт-объект дәрәҗәсендә калдыру дөрес түгел. Һәйкәл дибез икән, димәк ул чын мәгънәдә мәгърур булырга тиеш. Рудольф Нуриевка куелган кебек кенә булмасын. Ирек мәйданында Ленинга куелган мәгърур һәйкәл белән Нуриевка куелган һәйкәлне чагыштырып карагыз? Бу бит шәхесне хөрмәт итмәү дип атала”, диде Биктимирова.
Дөнья татар конгрессы Казан бүлекчәсе җитәкчесе ярдәмчесе Рәмзия Галәметдинова әйтүенчә, әле күптән түгел генә узган "Ак калфак" татар хатын-кызлары җыенында Тәэминә ханымның Сөембикәгә багышланган чыгышы иң файдалы, иң матур, иң кирәкле чыгышларның булган. Без, Казан бүлегенең "Ак калфак" оешмасы әгъзалары, Тәэминә ханымның фикерләрен хуплап "Сөембикәгә лаеклы һәйкәл" баш исеме астында имзалар җыйдык. Әлегә 72 имза, алга таба аларның саны арта барыр дип уйлыйм. Чөнки Сөембикәгә һәйкәл күптәннән куелырга тиеш” диде.
Сөйләшүдә катнашкан җәмәгать эшлеклесе Әлфия Галина Биктимирова белән бергә Казан мэры Илсур Метшин белән очрашканын әйтте. Хәзер барлык теләк-фикерләрне тәфсилләп язып хат әзерлибез диде.
"Ул хатка, Сөембикәне данлар өчен моңарчы эшләнгән эшләр дә, аерым алганда Гөлзада Сафиуллинаның "Сөембикә варислары" фестивале дә, Әлмира Әдиятуллина оештырган "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе дә, Мәдинә Маликова чыгарган "Соңгы риваять" пьесасы, ягъни боларның барысы да хатка керергә тиеш. Һәм, әлбәттә, алга таба ханбикәбезнең данын тагын да арттырыр өчен планлаштырылган мәсьәләләр дә күтәрелергә тиеш. Хәзер шул нәрсәләрне барлап, хатны язачакбыз", дип өстәде Сурия Усманова.
Тагын бер мәсьәлә - булачак һәйкәлнең Казанның кайсы җирендә урнаштырылуы. Усманова Сөембикәгә һәйкәл хәзерге вакытта хәйрияче Әсгать Галимҗанов һәйкәле торган урынга куелса, уңышлы булыр иде дип саный. Әсгать Галимҗанов һәйкәле исә үзе яшәгән йорт янына күчерелеп, йорт белән берлектә музей комплексы булып торса, туристларның игътибарын күбрәк җәлеп итәр иде диелде. Күптән түгел бу теманы Галимҗановның кызы "Яңа гасыр" каналында чыгучы "7 дней" тапшыруында да күтәргән.
"Хәзерге вакытта туристлар аның шәхесе белән тирәнтен кызыксынмый, үтә дә китә. Ә йорты янына күчерелеп, йортыннан музей ясалса, ул туристик маршрутка кертелер иде һәм шул вакытта Әсгать Галимҗановның кем булганлыгын күбрәк кеше белер иде”, диде Усманова.
Фикер алышу азагында Сөембикә данын күтәрү эшен алып бару өчен хәрәкәт оештыру кирәк дип табылды. Андый хәрәкәтне оештырыр өчен татар яшьләрен дә җәлеп итү кирәк дигән фикерләр яңгырады. Олыларның тәҗрибәсе һәм яшьләрнең заманча караш һәм креативлыгы белән генә бу эш дәвамлы була ала диелде.