Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов вакыйгасыннан соң җинаять җаваплылыгына тартылучыларны МДУдан чыгару кагыйдәсе карала


Мәскәү дәүләт университетының төп бинасы
Мәскәү дәүләт университетының төп бинасы

Русиянең фән һәм югары белем министрлыгы Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) низамнәмәсенә үзгәрешләр әзерләгән. Әлеге документ кабул ителсә, җинаять җаваплылыгына тартылучы студент яки аспирант университеттан куылырга мөмкин.

Үзгәрешләр Русия хөкүмәте карары өлгесе буларак әзерләнгән, чөнки МДУ низамнамәсе хөкүмәт акты белән раслана. Әлегә документ турында җәмәгать тыңлаулары уза. Ул 29 майга кадәр дәвам итәчәк.

Тексттан күренүенчә, уку йортыннан чыгару өчен нигез буларак "мәхкәмә тарафыннан җинаять җаваплылыгына тартылу" пункты өстәлгән. Хәзер гамәлдә булган низамнамәдә мондый җөмлә юк. МДУда укучылар җинаять эшләре белән бәйле булу өчен куылмый, студент яки аспирант гаепле дип танылса да, низамнамәдә аны университеттан чыгару турында маддә юк иде.

МДУ аспиранты Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисына ут төртүдә гаепләнеп берничә ай элек кулга алынды. Ул 7 июньгә кадәр сак астында тотылачак. Мифтахов әле дә университетта укучылар рәтендә. МДУ ректоры Виктор Садовничий элегрәк тикшерү һәм мәхкәмә эшләре барганда Мифтаховны университеттан чыгарамаячаклар дигән иде Интерфакска.

Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылырга омтылу өчен җинаять җаваплылыгына тартылган Варвара Караулова да МДУның философия факультетыннан үз теләге белән китте. Аны мәхкәмә вакытыннан алда азат итте һәм ул апрель ахырында иреккә чыкты. Колониядә утырганда ул читтән торып башка уку йортында юристлыкка укуы турында да сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG