Дәрвишләр бистәсенең Сәетгалиев мәдәният йорты каршындагы мәйданда узган митинг бу юлы да чарага чакырылган булып та килмәгән түрәләрсез генә үтте. Чыгыш ясаучылар кабат “Липатов”, “Главная” урамнары аша яңа юл төзү планына ризасызлык белдерде.
Чараны оештыручыларның берсе Денис Кропотов "нигә монда нидер төзүне кемдер безнең фикердән башка гына хәл итеп куя, нигә алар (түрәләр - ред.) бездән сорап та тормый, һәм нигә алар безнең белән сөйләшкән кебек кылана?", дип башлап җибәрде.
Митинг ахырында резолюциябезне укыячакбыз һәм аңа кул куеп Татарстан президентына җибәрәчәкбез, зинһар, аны бертавыштан кабул итик дигән сүзләренә халык арасыннан, нигә Татарстан президенты белән вакланып торырга, Русия президентына җибәрергә кирәк дигән сүзләр ишетелде.
Кропотов Азатлыкка бу митингның төп максаты — түрәләрнең халыкны ишетүе һәм һәр ватандаш турында бераз булса да уйлаулары дип белдерде.
"Без Дәрвишләр аша яңа юллар төзелүгә һәм гомумән Казанның яңа генпланына каршы булуыбызны белдерәбез. Түрәләр үзләре дә генпланны уйлап җиткерелмәгән дип таныдылар әмма барыбер расларга җыеналар. Боларның барысы да бик сәер. Безнең митингларга килмәүләренең сәбәбе безнең сорауларга җавап таба алмаулары белән бәйле дип җиткерде ул.
Дәрвишләр бистәсе активистлары оештырган митингка “Салмач”, “Калининский”, “Первомайский”, “Большие Клыки” кебек бистәләрдә яшәүчеләр дә килгән иде. Алар күбрәк митинг кырында үз шигарләрен күтәреп басып торды. Ахырдан алар арасыннан да чыгыш ясаучылар булды.
Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Наталья Булатова чыгышында "хакимият Дәрвишләр бистәсенең “Главная” урамы аша боҗра юл уздырырга ниятли һәм моның белән канунны боза, генплан халык мәнфәгатен күздә тотмый, киресенчә түрәләр мәнфәгатен кайгырта диде.
“Снип 42 13 300.2011 төзелеш нормативы нигезендә боҗра юлны кеше яши торган урыннан уздыру тыела. Хакимиятнең ничек эшләвен беләсезме? Алар боҗра юл Казанның Салмач, Дәрвишләр бистәләре һәм Авиастөзелеш районы аша узганга күрә, юлны район күләмендәге юл дип күрсәтергә тырыша.
Хакимият бу юлны төзү өчен кайбер йортларны җимерәчәк. Һәр йорт өчен бер дүрткел мәйданга 11 мең сум күләмендә компенсация түләргә җыена. Бакчалар өчен бары тик җирнең кадастр бәясеннән чыгып кына компенсация бирергә планлый. Гаражлар өчен берәр нәрсә түләнерме, ансын белмим дә.
Хакимият ни өчен мондый гамәлгә бара соң дип мин бераз тикшереп караган идем. Түрәләр, Казанның генпланы кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен, шәһәрне яшелләндерү өчен, шәһәр эчендәге йөк машиналарының йөрешен шәһәр читенә чыгару өчен эшләнә дип интервьюлар бирә башлаган. Казанның рәсми сайтында да шуңа охшаш язулар бар.
Әмма мин шуны әйтә алам: генплан халык мәнфәгате өчен түгел. Ул бары тик түрәләрнең мәнфәгатен кайгырта. Алар менә шушы боҗра юлга Казанның генпланын яраклаштырырга тырышалар”, дип белдерде Булатова.
“Казан мэры, кагыйдәләрне бозма!”
“Старые Горки” бистәсеннән митингка теләктәшлек күрсәтеп килгән Илһам Шәгәрәев катнашучыларга алдан таратылган кызыл кәгазьләрне күтәреп, Казанның генпланына ризасызлык күрсәтергә чакырды һәм "Казан башлыгы, кая барасың? Кагыйдәләрне бозма!", дип кычкырды.
“Безнең проблемнар уртак. Шуңа күрә без берләшергә тиеш. Күпме кеше җыелган булуыбыз бик мөһим. 25 кеше булсак, без бер төркем генә булырбыз. Әгәр дә мең кеше икәнбез, ул вакытта инде без — халык”, диде ул кызыл кәгазьгә язып килеп баштан ук халыккка тараткан тәкъдимнәрне укып.
Салкын булуга карамастан, яшь балаларын да ияртеп килгән Дәрвишләр бистәсе халкы аның фикерләренә теләктәшлек белдерде.
“Түрәләр үз кабинетларына чакырса, зинһар, алдан уйлап барыгыз”
“Первомайский” бистәсеннән килгән Илгизнең чыгышы исә “Дәрвишләр” бистәсе халкына үз хокукларын яклаганда ниләргә игътибар итәргә дигән киңәш рәвешендә булды.
“Мин мондый җыеннарда дистәләрчә тапкыр катнаштым. Мэриядә дә булырга туры килде. Без бу этапның барсын да уздык. Менә сез хәзер җыелгансыз, саныгыз да күп. Әмма өстә утырганнар өчен боларның барысы да — ноль. Алар бу уенны үз кагыйдәләреннән нигезендә уйный һәм сезне дә шуңа мәҗбүр итергә мөмкиннәр. Моңа бирешмәгез.
Сезнең җыелышлар әле күп булачак. Алар, һичшиксез, сезне үз кабинетларына чакыра башлаячаклар. Иң яхшысы — бергәләп барыгыз. Чакырган җиргә нәрсә өчен баруыгызны яхшылап уйлап барыгыз. Алар сезгә нәрсә дә булса бүләк итәр өчен яисә ни дә булса бирер өчен чакырмый. Алар сезне ничек тә булса әйләнеп узар өчен чакыра. Шуңа күрә, бик игътибарлы булыгыз. Алар өчен иң мөһиме — сезнең шушы җыелышка килүегез”, дип белдерде Илгиз.
“Казан мэрын мин сайламадым”
Салмач бистәсенннән килгән Мария Фомина сүзен кыска тотты. “Казан мэрын мин сайламадым. Ә сез?” дип сорады ул җыелган халыктан. “Юююк” дигән җавап килгәч, Фомина сүзен дәвам итте.
“Алар хәзер нәрсәдер ясаячаклар, төзиячәкләр һәм китәчәкләр. Ә без монда калачакбыз. Һәм шуңа күрә алар безне алдыйдар, алдыйдар һәм тагын бер кат алдыйдар. 84-нче мәктәптә Фомин белән очрашканны хәтерлисезме? Ул безнең белән очрашырга дип сүз биргән иде. Без очрашыр өчен аның артыннан бер ел чабабыз инде. Ул нәрсәдер уйларга, аннан безнең белән очрашырга һәм ни дә булса эшләргә вәгъдә иткән иде. Ләкин ул безне генә түгел сезне дә алдады. Халык үз шәһәренең нинди булуы турында үзе карар итү хокукына ия, түрәләр түгел”, дип сүзен йомгаклады Мария Фомина.
Митинг ахырында Татарстан һәм Русия түрәләренә атап резолюция кабул ителде
Бер сәгатьтән артык барган митинг ахырында дүрт маддәлек резолюция кабул ителде.
Русия президенты Владимир Путин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковтан:
- Дәрвишләр бистәсендәге “Главная” һәм “Липатов” урамнары аша төзелергә уйланылган машина юлларының хата булуын һәм Русия конституциясенә каршы килүен тану,
- Бу яңа юлларның ватандашларның уңайлы мохиттә яшәү хокукына каршы булуын тану,
- “Липатов” һәм “Главная” урамнары аша узачак яңа юллар төзү проектыннан ваз кичүне һәм бу юлллар өчен киселергә тиешле агачларны саклап калу,
- Хәзерге юл һәм урамнарның категорияләрен һәм шулай ук аларны генплан файдасына үзгәртмәү таләп ителде.
Митингта, полиция вәкиле әйтүенчә, 600-ләп, оештыручылар сүзләренчә, 1100-ләп кеше катнашты.
1 майда да Дәрвишләр бистәсе халкы бистә аша яңа юл төзүгә каршы һәм бистә халкының хокукларын яклау өчен митингка чыккан иде. Ул митингта чыгыш ясаучылар, безнең төп проблем — юл түгел, ә без сайлаган хакимият, дип белдерде.