Татарстан премьер министры Алексей Песошин Яңа ел ялларында Казанга 21 декабрьдә булган кебек пилотсыз очкычлар һөҗүм итәргә мөмкин дип кисәттте.
"21 декабрьдә Татарстан башкаласы пилотсыз очучы җиһазлар һөҗүменә дучар булды. Бәхеткә, корбаннар һәм җимереклекләр булмады. Шул ук вакытта бу хәл Яңа ел чаралары вакытында да кабатланырга мөмкин дип фаразларга нигез бар", дигән ул Татарстан хөкүмәтендәге узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү утырышында. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Республика премьеры Яңа ел бәйрәмнәрендә иминлекне тәэмин итәргә кирәк, дип искәрткән. "Вазгыять узган елгыдан аерыла", дигән ул һәм "бөтен әйберне беренче тапкыр караган кебек карап чыгарга" кушкан.
Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Александр Мищихин да хәзерге шартларда иминлекне тәэмин итү — иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе, дип саный. Шул ук вакытта ул республикада чыршы шәһәрчекләре ачканда тупас җитешсезлекләр табылуын әйткән.
"Төп куркыныч тудыручы фактор — террорчыл, экстремистик актлар кылу булып тора, шул исәптән пилотсыз очкычлар ярдәмендә дә", дигән урынбасар. Аеруча ачык һавадагы мәйданчыкларда иминлек саклауга зур игътибар бирелүен әйткән. Мәсәлән чыршы шәһәрчекләрее тәүлек әйләнәсе саклаячаклар. Ә бәйрәм чаралары булганда кунакларның иминлеген тәэмин итү — оештыручылар җилкәсендә булачак.
Әмма Казандагы, Түбән Кама, Менделеев, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Яңа Чишмә районнарында чыршы шәһәрчекләре ачылганда җитешсезлекләр табылган. Күп очракта шәһәрчекләрнең иминлеген тәэмин итүче таләпләр үтәлмәгән: әйтик хосусый сак оешмалары хезмәткәрләре кешеләрне тикшереп-карап кертмәгән.
- 21 декабрь, шимбә көнне Казанга өч тапкыр дроннар һөҗүм итте. Нәтиҗәдә Совет, Киров һәм Идел буе районнарындагы йортлар зарарланды, корбаннар булмады.
- Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән. Сәнәгать ширкәте хезмәткәрләре ышыклану урынына эвакуацияләнгән", диелә.
- Ике дрон 37 катлы "Лазурные берега" торак комплексына бәрелгән иде (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләкте (ул Оренбур трактында урнашкан). Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төште.
- Моңарчы дроннар Татарстанга 5 тапкыр һөҗүм иткән иде. Иң беренче шундый һөҗүм 2 апрельдә булды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум