Үз республикалары халкын Яңа, 2025 елның җитүе белән котлаганда, Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре, беренче чиратта, республикаларның Русия Украинага каршы башлаган сугышына ярдәмнәре белән мактанды. Күрше ил җирен басып алу сугышында катнашучыларны алар каһарманнар дип атады.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта меңләгән татарстанлының катнашуын һәм аларның "Русия киләчәге өчен көрәшүен" әйтте.
— Тырышып эшләдек, фронттагы сугышчыларга ярдәм күрсәттек, хәрбиләребезнең гаиләләре турында кайгыртып тордык, — диде ул.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та гаскәриләр белән горурлануын әйтеп узды.
— Республика бөтен ил белән бергә махсус хәрби операция (Русия рәсмиләре сугышны шулай атый – Азатлык) бурычларын хәл итүдә катнашты. Без барыбыз да уртак җиңүебезне иңгә-иң куеп якынайтабыз, — дип сөйләде Хәбиров.
- Русия башлаган сугышта үлгән хәрбиләр саны белән ил буйлап Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.
- Азатлык хисабына күрә, Башкортстаннан сугышта кимендә 4026 кеше, Татарстаннан кимендә 3686 кеше үлгән. Бу ачык чыганаклардан җыелган исемлек, чынлыкта үлемнәр саны күпкә зуррак була ала.
- Ике милли республикадан югалтулар саны гаять зур булуына карамастан, республика җитәкчелеге сугышка ихтыяриларны тырышып җәлеп итүен дәвам итә. Бу көннәрдә генә Татарстан сугышка китүчеләргә түләүне тагын 200 мең сумга күтәргән, Башкортстан да түләүләрне арттырган.
- 30 декабрь көнне Азатлык исемлегеннән сугышта Башкортстаннан кимендә 4 мең кеше үлүе билгеле булды. Бу журналистлар табып раслаган очраклар гына, үлемнәр саны күпкә зуррак булырга мөмкин.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, милли республикалардан күп үлемнәр Мәскәүнең махсус сәясәтенә бәйле. "Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум