Эшчеләр җитмәве аркасында Казандагы юлчы ташучы ширкәтләргә элек эш урынында кагыйдәләрне тупас бозган кешеләрне дә эшкә алырга туры килә. Шуңа күрә җәмәгать транспортында хезмәт күрсәтү сыйфаты да түбәнәя. Бу хакта "Бизнес Online"-га "Байлык № 3" юлчылар ташу хосусый оешмасының хуҗасы Руслан Йосыпов сөйләгән.
"Юлчы ташучы ширкәтләр бу хәлләрнең тоткыны — зарлар күп килә, ә берни эшли алмыйбыз. Кешеләр юлчыларны йөртү өлкәсендә эшләргә теләми. Җәмәгать транспортында җирле халык кына түгел, хәзер инде мигрантлар да эшләргә теләми", дип белдергән ул.
Йосыпов әйтүенчә, кешеләрне сайлап алу мөмкинлеге булсын өчен лаеклы хезмәт хакы булуы һәм автобус йөртүчеләр белән кондукторлардан чират тезелеп торуы кирәк. Әмма хәзерге вакытта мондый шартлар юк, дигән ул. Кешеләр җитмәгәнгә һәм хезмәт хаклары түбән булганга күрә, эшчегә шелтә белдерү яки аңа штраф салу да мөмкин түгел, ди Йосыпов.
- Татарстанда автобус йөртүчеләр җитми. Узган җәйдә Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин эшчеләр җитмәүне хәл итү өчен, автобус йөртүчеләр итеп хатын-кызларны алырга кирәк, дип тәкъдим иткән иде.
- Кадрлар җитмәү мәсьәләсе елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
- Шул ук вакытта "Крокус Сити Холл" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Гаепләнелүчеләрнең күбесе Таҗикстан ватандашлары.
- Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, бу елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" — тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.
- Аларның нәтиҗәсендә Русиядән чит ил ватандашларын административ депортацияләү турындагы карарлар былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 53,2 процентка арткан. Мондый тикшерүләр Татарстанда һәм Башкортстанда да узды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум