4 июнь Башкортстан мөселманнары елдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен билгеләде. Бу көн Башкортстанда ял көне дип игълан ителде. Төп чара Уфаның Лалә-Тюльпан мәчетендә узды. Чараны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башы, мөфти Тәлгать Таҗетдин уздырды.
Ураза бәйрәмендә Башкортстан республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты һәм намаз укыды. Республика һәм Уфа җитәкчеләреннән бәйрәмдә башка түрәләр катнашмады. Бары тик Радий Хәбировны каршы алганда дин эшләре шурасы җитәкчесе Вячеслав Пятков кына күренеп алды да, күз уңыннан юкка чыкты.
Тәлгать Таҗетдин чараны Русия президенты Владимир Путинның ил мөселманнарына күндергән тәбрикләү хатын укып ишеттерүдән башлады. Ул шулай ук Башкортстан җитәкчелегенең дә котлавын әйтте. Гает вәгазендә, башка еллардан аермалы буларак, сәер фикерләре белән мөгез чыгармады. Ислам шартларын искә төшерде, Ураза тотуның фарыз булуы, тыелып торуның авырлыклары, савабы турында сөйләде.
Мөфти шулай ук мөселманнар өчен мотлак булган хәерләр – фитыр сәдакасы һәм зәкәт турында искә төшерде. Гади кеше бер утырып ашар күләмдә сәдака бирсә, байлар айлык керемнәренең кырыктан бер өлешен түләргә тиешлеген әйтте. Таҗетдин совет чорында дин тоту авырлыкларын искә төшерде һәм бүген шундый мөмкинчелек бирелүгә рәхмәтле булуын әйтте. "Төрле аналардан туып, төрле тән тиресе һәм динле булсак та, бер Аллаһка инанабыз", диде. Ул күп кенә илләрдә канкоешлар баруын искә төшереп, Русиянең халыкара террорчылыкка каршы көрәш алып баруын да билгеләп узды.
Гает намазында Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та халык белән намаз укыды. Бәйрәм хөтбәсеннән соң түгәрәкләнеп басып кул бирешү йоласында мөфти белән янәшә басып, мөсәфәхәдә катнашты.
Соңгы көннәрдә Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров эшчәнлегенә тәнкыйть сүзләре дә еш ишетелә башлаган иде. Шул исәптән мөселманнар арасында аның ислам динендә булмавын да телгә алучылар булды. Аеруча Башкорт оешмасының Вконтактедагы сәхифәсендә тәнкыйтьләр еш белдерелә. Радий Хәбировның бу адымы ул шикләрне таратуны да максат итеп куйгандыр.
Лалә-Тюльпан мәчете ихатасында башка елларда халык бик күп була иде. Быел сафлар шактый сирәгәйгән. Моңа һава торышы да сәбәпче булды: көн иртәнге якта болытлы һәм чагыштырмача суык иде.
Бәйрәм чаралары республиканың барлык мәчетләрендә, шул исәптән Уфаның дистәдән артык мәчетендә узды. Бу көнне башкаланың "Башкортостан" сәүдә үзәге янындагы мәйданда "Балалар Ураза-бәйрәме" дигән чара узды. Анда төрле уеннар, спорт чаралары оештырылды. Бәйрәм балалар Сабантуе рәвешендә узды.
"Ватан" этнопаркында татар-башкорт артистлары катнашлыгында мәдәни чара узды. Шунда ук хәләл азыклар ярминкәсе эшләде.
Бәйрәм көнне "Ферзь эшлекле клубы" елдагыча халыкны пылау пешереп сыйлады. Быел алар 10 мең кешене сыйлау максаты куйган.