Accessibility links

Русия хөкүмәте кешеләрдән чүп үләне үскән җирләрен тартып алу кануны әзерли


Җир кишәрлеген чүп басса һәм анда көнкүреш калдыклары җыелса, муниципаль хакимият аны тартып алып, сатарга хокуклы булачак. Бу янгын иминлеге таләпләрен үтәү белән бәйле диелә.

Русия икътисади үсеш министрлыгы янгын иминлеге таләпләрен үтәмәү очрагында кешеләрнең хосусый җир кишәрлекләрен тартып алырга тәкъдим итә. Җир һәм Сивил кодексларына, "Янгын иминлеге турында" канунга тәкъдим ителгән үзгәрешләр норматив-хокукый актлар порталында дөнья күрде.

Таләпләрне бозуларның исемлеге хөкүмәтнең махсус актында билгеләнәчәк. Документта "җир кишәрлеген чүп басу һәм көнкүреш калдыклары җыелу" кебек таләп бозулар бар.

Канун өлгесендә язылганча, җир хуҗасына яки арендага алучыга хилафлыкларны бетерергә кушып күрсәтмә тапшырылачак. Әгәр таләпләр вакытында үтәлми икән, җирле хакимият мәхкәмәгә мөрәҗәть итеп, кишәрлекне тартып алу хокукына ия булачак. Аннары җирне ачык аукционда сатачаклар. Кергән акчаны, аукцион әзерләүгә киткән чыгымнардан калган өлешен, җир кишәрлеге хуҗасына кайтарачаклар.

Документларга ярашлы, җир кишәрлекләре ипотекада булган очракта яки аның хуҗасына банкротлык турында эш ачылганда гына аларны алып булмаячак.

Хәзерге вакытта янгын иминлеге таләпләрен бозу өчен ватандашларга штраф биш мең сумнан башлана.

Мәскәү бакчачылары берлеге рәисе урынбасары Полина Тришина РКБа белдерүенчә, чүп баскан хуҗалыклар чынлап та куркыныч тудыра. Әмма бу үзгәрешләр кайбер очракларда дәүләт һәм җиргә кызыккан кешеләр тарафыннан рейдерлык басып алуларына китерергә мөмкин дип борчылу белдерә.

Канун өлгесе Русия президенты Владимир Путин фәрманын үтәү кысаларында әзерләнгән. Апрельдә Байкал арты краенда янгыннардан 17 авыл, 650 кеше зыян күрде. Икътисади зыян 1 млрд сум белән бәяләнә.

XS
SM
MD
LG