Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих интитуты чыгарган җиде томлы "Татар тарихы" кытай һәм гарәп телләренә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта 26 июньдә Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган фәнни конференциядә филология фәннәре кандидаты, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Наил Вәлиев хәбәр итте. "Әле күптән түгел генә, 2017 елда "Татар тарихы"ның инглиз теленә тәрҗемәсе чыгу дөнья тарихы өчен вакыйга булды. Бөтен дөнья галимнәре татарлар белән танышу мөмкинлеге алды. Хәзер аны кытай һәм гарәп телләренә тәрҗемә итү вариантлары карала. Үзебезне дөнья киңлегендә таныту өчен кирәк бу", диде ул.
Бүген Казанда "Pax Tatarica: Алтын Урда дәүләтчелегенең генезисы һәм мирасы" исемле VI Халыкара Алтын Урда форумы башланып китте. Ул 28 июньгә кадәр барачак. Форумда 14 илдән килгән йөздән артык галим һәм фәнни хезмәткәр катнаша.
Конференция кунакларын сәламләп, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев бүген Алтын Урда тарихы ниндидер вәхшилек мисалы буларак түгел, ә Русия дәүләтчелегенең нигезе буларак кабул ителүен, моның сөенечле хәл булуын билгеләп үтте. Русия фәннәр академиясе Тарих институтының Русия халыклары тарихы һәм милләтара мөнәсәбәтләр Үзәге җитәкчесе Вадим Трепавлов Русия тарихы турында яңа мәктәп дәреслекләре эшләнелүен әйтте. "Алтын Урда тарихы анда лаеклы урын алыр дип өметләнәм", диде ул.
Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов конференцияне ачканда Алтын Урда тарихын өйрәнүдә Миркасыйм Госмановның аеруча зур роль уйнаганын ассызыклады. "Ул бу идея белән яна иде. Алтын Урда тарихы турында өченче том дөнья күргәч, китеп тә барды. Үз миссиясен үтәгән, күрәсең", диде Хәкимов.