Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты идарәсе "Милли шура" эшчәнлегенә тыкшынмавын белдергән


Васил Шәйхразиев һәм Ринат Закиров
Васил Шәйхразиев һәм Ринат Закиров

Татарстан президенты аппараты Мәскәүдәге "Интеллектуал" сәләтле балалар мәктәбе мөгаллимәсе, психолог, сәләтле балаларны укыту методикалары авторы Римма Галиеваның Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан “Милли шура” җитәкчелеген урыннарыннан алуын сорап язган хатына җавап бирде. Татарстан президентының эчке сәясәт департаментының милли сәясәт идарәсе башлыгы Данил Мостафин имзалаган җавапта дәүләт хакимиятенең Татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә тыкшынмавы, конгресс рәисен сайлау һәм аның вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итүне бары җыен гына кабул итүе язылган.

Римма Галиева, "Милли шура"ның пешмәгән җитәкчеләре Васил Шәйхразиев, Ринат Закиров һәм Ирек Гыйлметдиновны эшеннән җибәрү"дән тыш, Мәскәүдә татар мәдәнияте һәм теле үсеше белән актив шөгыльләнә торган "Татар штабы" оешмасын конгресста әгъзалыктан читләштерүнең сәбәпләрен аңлатуны да сораган иде. Шулай ук ул “Татар халкы үсеше стратегиясе”н тапшыру вакыты ни өчен кичектерелүенә, Тәбрис Яруллинның татар яшьләре форумы рәислегеннән ни өчен алынганлыгына да ачыклык кертүне сорады: "Аптыраган һәм ачуы чыккан җәмәгатьчелеккә бу китү "үз теләге белән" дип күрсәтелде, тик минем аралаша торган кешеләремнең берсе дә Тәбрис кебек татар яшьләренең көчле лидерының җитәкчелек басымы астында китәргә мәҗбүр булуына шикләнми", дигән иде хат авторы.

Җавап хатында “Татар штабы”ның алга таба әгъзалык язмышы ничек хәл ителәсе турында язылса дә, Дөнья татар яшьләре формуы рәисе Тәбрис Яруллинның урыныннан китүче хакында бер сүз дә юк. “Татар штабы”ныңконгресста әгъзалыгына килгәндә, Мостафин сүзләренә караганда, бу мәсьәлә “Милли шура”ның декабрьдә узачак киләсе утырышында каралачак.

"Киләсе елда Татарстанда президент сайлавы. Сез Татар конгрессында килеп туган катастрофик вазгыятьне үзгәртә аласыз. Моны эшләсәгез, мин ышанып әйтәм, Татарстандагы һәм республикадан читтәге татарлар да сезнең яклы булыр", дип мөрәҗәгать иткән иде Галиева Миңнехановка. Тик аның мөрәҗәгәтенә тулы җавап бирелмәде.

XS
SM
MD
LG