Кушма Штатлар 2 августта 1987 елда имзаланган урта һәм кыска ара ракетлар турындагы килешүдә катнашуын рәсми рәвештә туктатты. Бу хакта АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео белдерде. Ул быел 2 февральдә АКШ Русиягә килешү шартларын үтәүгә кайтуга алты ай вакыт бирелүен искә төшерде. Әмма Русия моны эшләмәде. "Әгәр башкалар килешүне боза икән, АКШ ул килешүдә катнашмаячак. Бөтен җаваплылык Русиядә ята" дип язды Помпео твиттерда.
2 август әлеге килешүнең көче рәсми рәвештә тукталуы турында Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә дә әйтелә.
4 март Русия президенты Владимир Путин Русиянең урта һәм кыска ара ракетлар турында АКШ белән төзелгән килешүне үтәвен туктатып тору турында фәрман имзалаган иде. Мондый карар "АКШның килешүдә каралган йөкләмәләрен үтәмәве" сәбәпле кабул ителде диелде.
Моңа кадәр 1 февральдә АКШ әлеге ракетлар килешүеннән чыгу турында белдерде. Вашингтонда Русиянең 9М729 "Новатор" ракеты килешү шартларын боза дип саныйлар.
- Документны 1987 елда Рональд Рейган һәм Михаил Горбачев имзалаган иде.
- Әлеге документ 500дән алып 5500 чакрымга кадәр очкан баллистик һәм канатлы ракетларны җитештерүне һәм сынауны тыя. Аның нигезендә Совет берлегендә һәм АКШта шундый ракетлар юк ителергә тиеш иде.
- Элегрәк НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг Русиянең килешү шартларын үтәү өчен соңгы мөмкинлеге калды диде һәм моны файдаланып калырга өндәде. Шул ук вакытта Столтенберг, Мәскәү гамәлләренә карамастан, НАТО кораллану ярышына омтылмый, Европада атом коралы куәтен арттырырга җыенмый дип тә өстәде.
- Килешүдә катнашуны туктатып торганнан соң, АКШ элек тыелган кайбер ракетларны сынаячагы турында хәбәр итте. Медиа мәгълүматларына караганда, бер мең километрга оча алучы әлеге канатлы ракетларны сынау августта ук узарга мөмкин.