Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Янгантау геопаркы ЮНЕСКО челтәренә керде


Башкортстаның Салават районында урнашкан Янгантау геопаркы Русиядә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО геопарклары глобаль челтәренә кертелде.

Карар Индонезиядә Гили Траванган утравында узган Шура утырышында 1 сентябрьдә кабул ителгән.

Янгантау геопаркы белән таныштыру чарасы 3-6 сентябрьдә Индонезиядә алтынчы Азия-Тын океаны геопарклар челтәре симпозиумында узачак дип яза Русия басмалары.

ЮНЕСКОның геопарклар челтәрендә дөньяның 41 иленнән 147-дән артык объект исәпләнә. Әлеге статус Янгантауга үзенең геологик һәм мәдәни-тарихи мирасын сакларга, дөнья күләмендә танылу алырга мөмкинлек бирәчәк.

Янгантауның мәйданы 1,8 мең дүрткел чакрым тәшкил итә. Монда халыкара һәм милли әһәмияткә ия 20-дән артык геологик объект бар. Аларның иң билгелесе - Мәчетле авылы киселеше. Биредә пермь чорындагы (290 млн ел элек) таш булып каткан флора һәм фауна бар.

"Янгантауны" ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертү мөрәҗәгатен республика 2017 елның ноябрендә биргән иде. Былтыр ЮНЕСКО белгечләре паркның статусын раслу өчен Салават районында булды.

XS
SM
MD
LG