Accessibility links

Кайнар хәбәр

Этнолог Тишков Разин фаҗигасенә: "Тел бетү – халык бетү дигән сүз түгел"


Валерий Тишков
Валерий Тишков

Этнолог Валерий Тишков галим Альберт Разинның плакатына "Тел үлде, димәк, халык та үлде" дип язылган сүзләре дөрес түгел дип саный. "Йөзләгән халыклар башка телгә күчте, ләкин үзаңнарын саклап калды", ди Тишков.

Танылган этнолог, Русиянең элекке милләтләр эшләре министры Валерий Тишков Ижауда галим Альберт Разинның үзенә ут төртүенә бәйле үз фикерен белдерде. Известия басмасына язган мәкаләсендә Тишков Разинны шәхсән белә идем ди.

"Телне югалтуны халыкның югалуы дип аңлыйлар. Бу – ялгышу. Удмуртиядә галим Альберт Разин да шулай уйлый иде. Мин аның белән шәхсән таныш булдым. "Тел үлде, димәк, халык та үлде" дип язылган иде аның плакатында. Әмма йөзләгән халыклар башка телгә күчте, ләкин үзбилгеләнүләрен һәм үзаңнарын саклап калды", дип яза Тишков.

Аның сүзләренчә, тагын бер ялгыш фикер – дөньяда телләрнең күпләп югала баруы турында.

"Әлеге карашны лоббистлар йогынтысы белән ЮНЕСКО да хуплады. Ул югалып баручы телләр харитасы төзеде, аңа никтер бөтен Төньяк Кавказ телләре, шул исәптән чечен теле дә керде. Ә бит әлеге телдә республиканың миллионнан артык кешесе сөйләшә, аларның үз әдәбиятлары бар", ди этнолог.

Галим шулай ук Русия мәктәпләрендә икенче чит тел кертүгә гаҗәпләнү белдерә. "Безнең илдә эре халыкның телен өйрәнү яхшырак булыр иде. Мин, мәсәлән, татар телен белмәвемә үкенәм, гәрчә татарлар күпләп яшәгән Уралда яшәгән булсам да", ди Тишков.

12 сентябрь Удмуртия милли театрында Альберт Разин белән хушлашу мөрәсиме узды. Удмурт теленең аянычлы хәленә игътибар җәлеп итү өчен үзенә ут төрткән галим белән хушлашырга 500дән артык кеше җыелды.

10 сентябрь ул Удмуртия парламенты каршында үзенә ут төртте һәм берничә сәгатьтән хастаханәдә вафат булды.

  • Җәмәгатьчелек, төрле милләтләр активистлары Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикерләр белдерде.
XS
SM
MD
LG