Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли мәҗлес" Разинның фаҗигале үлеменә бәйле белдерү ясады


Альберт Разин белән хушлашу мөрәсиме
Альберт Разин белән хушлашу мөрәсиме

"Милли мәҗлес" татар оешмасы Русиядәге урыс булмаган милләтләр геноциды туктатылырга тиеш дип белдерде. Удмурт галиме Альберт Разинның фаҗигале үлеме Русиянең милли азчылыкларга карата сәясәтенә җавабы булды дип язылган мөрәҗәгатьтә.

"Милли мәҗлес" удмурт теленең хәленә игътибар җәлеп итү өчен үзенә ут төрткән галим Альберт Разинны удмурт милли каһарманы дип атап, аның гаиләсенең, якыннарының, удмурт халкының кайгысын уртаклашты. Белдерүдә мәрхүм Русиядә урыс булмаган халкыларның телләренә һәм үзләренә каршы алып барылган геноцид сәясәтенең корбаны булды дип язылган.

"Бүгенге көндә Русиядә урыс булмаган барлык халыкларга да милләт буларак юкка чыгу куркынычы яный. Гасырларга сузылган бу геноцид үзенең соңгы чигенә җитеп килә. Русия мәктәпләреннән барлык милли телләрне канун белән куып чыгару, ана телендә укытуны тыю – моның соңгы ноктасы булды. Моннан соң милләтне яңадан торгыза алмау, бетү процессы башланачак.

Галим буларак, милли көрәшче буларак, Альберт Разин бу фаҗигане барыннан да ныграк сизде, бөтен көчен биреп, милләтен саклап калу өчен көрәште, әмма Русиянең мәкерле, шовинистик сәясәтен туктата алмады. Дөнья җәмәгатьчелеге дә Русиядә милләтләргә карата җиңаятьчел, юкка чыгару сәясәтен алып баруга каршы вакытында үз сүзен әйтмәде. Нәтиҗәдә без, Русиянең урыс булмаган халыклары, бу фашистик режимга каршы көрәштә ялгыз калдык", диелә белдерүдә.

"Милли мәҗлес" Разин урыс булмаган халыкларның фаҗигале хәленә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү өчен үзе тереләй утка керде дип яза.

"Милләтен коткарып калу өчен Разин тереләй утка керде, гомерен бирде. Ул безнең барыбыз өчен дә тереләй янды, Русиянең урыс булмаган халыкларын коткарып калу өчен, үзен корбан итте. Бу – сәяси үлем, бу – Русиядәге урыс булмаган халыкларның җан авазы, бу – дөнья җәмәгатьчелегенә соңгы тапкыр ут эченнән кычкыру. Без Русиянең тимер төрмәсендә милләт буларак бетәбез, юкка чыгабыз. Безне Русиянең явызлыгыннан, мәкереннән, газабыннан коткарыгыз. Без бу илдә барыбыз да ут эчендә – телебез, тарихыбыз, киләчәгебез дөрләп яна. Русиянең милләтләргә каршы алып барган геноцид сәясәтен туктатуны таләп итегез. Шул таләпләр үтәлмәгән очракта Русияне халыкара трибуналда хөкем итүгә ирешегез. Бу безгә милләте өчен тереләй утта янган Альберт Разинның соңгы васыяте", дип языла "Милли мәҗлес" белдерүендә.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG