Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Хөррият" һәйкәлен алу эшләре бара


"Хөррият" һәйкәлен кран ярдәмендә алалар
"Хөррият" һәйкәлен кран ярдәмендә алалар

"Хөррият" һәйкәлен төшерергә тырышу иртәдән бирле бара. Бу эш белән шөгыльләнүче ширкәт инженеры һәйкәл реставрацияләнәчәк дә урынына кайтарылачак дип ышандыра, ТИҮ вәкиле моңа ышанмый.

Казанның элекке татар милли-мәдәният үзәге алдында Хөррият һәйкәлен алу эшләре бар. Бу эш белән шөгыльләнүче, үзен Азатлыкка "Тактип" ширкәте инженеры дип таныштыручы Федор Актистов һәйкәлгә рестраврация ясалачак дип ышандырды.

"Билге үзе чистартылачак. Стелланың тышкы кыяфәте бина фасадына туры китереләчәк. Бердәм дизайн булачак. Аннары барысы да кире кайтарылачак. Монда куркырлык берни дә юк. Аны төшермичә чистартып булмый. Техник яктан мөмкин түгел", диде ул.
Актистов реставрациянең күпме дәвам итәчәген әйтә алмады. Аның сүзләренчә, моның белән башка ширкәт шөгыльләнә.

"Стелланы бир ширкәт, аны тотып торучы җиһазларны башка ширкәт реставрацияләчәк. Башкача аны чистартып булмый. Техник яктан мөмкин түгел", диде ул.

Актистов бу эшләрне Казан хакимияте контрольдә тотачагын белдерде.
Элегрәк Хөррият һәйкәлен яклап ялгыз пикет уздырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Ринат Йосыпов та килгән иде. Ул һәйкәлне кире урынына кайтармаслар дип борчыла.

"Минем яшем инде 70тән артты. Минем инде ышаныч юк. 30 ел элек мин эшләгән "Оргсинтез" оешмасының кереш юлында Ленин һәйкәле басып тора иде. Аны көпә-көндез ала башлаганда халык канәгатьсезлек белдергәч, "реставрация генә ясала" диделәр. Монда менә Пермь номерлары белән зур машина тора. Шунда алып китерләр дә корал ясарлар дип борчылам. Үзебезнең республикада эшләнгән Хөрриятне күрше республикага алып китәләр. Анда корал ясау өчен эретергә мөмкиннәр. Бу суверенитет символы иде. Беркемгә дә зыяны юк", диде ул.

XS
SM
MD
LG