Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Павел Устинов хөкемен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә үзгәртте


Павел Устинов
Павел Устинов

Актер Павел Устиновның хөкем карары үзгәртелде. Ул шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Актер үзе һәм аның адвокаты аклауны сораган иде.

Дүшәмбе Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Росгвардия хезмәткәренә һөҗүм итүдә гаепләнеп 3,5 елга колониягә хөкем ителгән актер Павел Устиновка бер ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Мәхкәмә коллегиясе җинаять категориясен авырдан уртачага калдырды һәм хөкемне йомшартты.

Элегрәк прокуратура Устиновның хөкемен 3,5 елга шартлы хөкемгә алыштыруны, ә актер һәм аның адвокаты аклау карары чыгаруны сорады.

Мәхкәмә утырышы узган атнада ук булырга тиеш иде, әмма ул күчерелде. Мәхкәмә Устиновны тоткарланган вакытта төшерелгән видеоны тикшерергә карар иткән.

Гаеплләү ягы әлеге видео Устиновның гаебен кире какмый дип саный.

17 сентябрь Мәскәүдәге мәхкәмә актер Павел Устиновны өч ярым ел гомум тәртипле колония җәзасына хөкем итте. Аны Мәскәүдә 3 августта Пушкин мәйданында Росгвардия хезмәткәренә карата көч куллануда гаепле дип таныдылар. Тикшерү мәгълүматынча, тоткарлаган вакытта Устинов каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең кулбашын тайдырган. Устивнов гаебен танымый. Аның сүзләренчә, чарада ул катнашмаган, метро янында дустын көтеп торган. Бу хәл төшерелгән видеода Росгвардия хезмәткәрләре урамда басып торучы Устиновны аяктан егып резин таяк белән кыйный башлый, Устинов бернинди каршылык күрсәтми. Әмма мәхкәмә бу видеоны исәпкә алмады.

Устиновка карата хөкем карары җәмәгатьчелектә киңкүләм ризасызлык уятты. Актерлар, режиссерлар һәм Русия мәдәнияте эшлеклеләре аны яклап чыкты.

20 сентябрь Мәскәү мәхкәмәсе Устиновны читкә китмәү шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгарды.

XS
SM
MD
LG