Русия прокуроры Дондагы Ростов мәхкәмәсеннән Кырымның алты мөселманына Хизб ут-Тәхрир белән бәйле "Ялта эше" нигезендә җәмгысе 100 елга якын колония хөкеме сорады. Бу хакта адвокат Эдем Семедляевка сылтанып "Грани" басмасы хәбәр итә.
Прокурор Мөслим Алиев һәм Инвер Бекировны 20шәр елга, Эмер-Усейн Куку һәм Вадим Сирукны 15әр, Арсен Джеппаровны 13,5, ә Рефат Алимовны 14,5 елга ирекләреннән мәхрүм итүне сорый.
Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән элемтәләрдә гаепләп Кырым мөселманнарын эзәрлекләү Кырымны Русия аннексияләгәннән соң башланды. Әлеге вакытка барлыгы 50дән артык кеше тоткарланган.
Хизб ут-Тәхрир белән бәйле "Ялта эше" нигезендә гаепләүнүчеләрнең берсе дә үзләрен гаепле дип танымый. "Мемориал" хокук яклау оешмасы аларны сәяси тоткын дип таныды.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.