10-11 октябрь Башкортстанда Татарстанның бер төркем дин әһелләре һәм зыялылары булып китте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегациядә Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев һәм Татарстанның кайбер мәчетләренең имамнары, Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, күренекле драматург Данил Салихов, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон, Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльман һәм башкалар кергән.
Сәфәр Башкортстан республикасының 100 еллыгы, шулай ук дини һәм милли тормышта, мәдәният һәм сәнгатьтә тирән эз калдырган бөек шәхесләрнең юбилейлары уңаеннан Дөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган. Сәфәрнең беренче көнендә Татарстан делегациясе Туймазы шәһәрендә булып, милли үзәктә очрашу уздырды. Анда сүз милләт буларак саклану, әдәбият, үзара хезмәттәшлек турында барды. Аннан кунаклар "Бабай утары" музей комплексына сәяхәт кылды.
11 октябрь Татарстан делегациясе Уфага килеп, эш сәфәрен Мөселман зиратында булудан башлады. Ризаэтдин Фәхретдин һәм башка дин әһелләре, шулай ук татар-башкорт халыкларының мәшһүр җырчысы Фәридә Кудашева, халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Әнгам Атнабай каберләренә зиярәт кылып, алар рухына дога укыдылар. Аннан соң "Гуфран" һәм "Хакимия" мәчетендә, "Хөсәения" һәм "Госмания" мәдрәсәсендә булдылар. Җомга намазын "Ихлас" мәчетендә укыдылар, вәгазьне Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев сөйләде.
Казан кунаклары Зыя Камали, Сатаев йорты һәм башка тарихи биналарны да карап, аларны саклау юллары турында сөйләште.
Татарстан делегациясе Башкортстан Диния нәзарәте рәисе вазифасын башкаручы Айнур Биргалин һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдинда да булды. Анда дини оешмалар арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Кичен Татарстан кунаклары "Ихлас" мәчетендә башкаланың татар җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырды.
Чарада дуслык, туганлык, Мәскәү басымына бергә каршы тору кирәклеге турында да фикерләр яңгырады
Анда Татарстан зыялылары һәм дин әһелләренең сәфәре күп кенә шәхесләрнең түгәрәк юбилейлары уңаеннан, атап әйткәндә, Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдемәнд, Мәрьям Солтанованың тууларына – 160 ел, Мөхлисә Бубыйның тууына – 150, Сәйфи Кудашның тууына – 125, Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылуы әйтелде. Әдәбиятларны берләштерүче Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми кебек шагыйрьләр телгә алынды. Бүген дә әдәби багланышларны үстерү кирәклеге ассызыкланды. Чарада дуслык, туганлык, Мәскәү басымына бергә каршы тору кирәклеге турында да фикерләр яңгырады.
Очрашудан соң Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәфәргә нәтиҗәләр ясап, Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:
"Безнең мәктәпләр ябылып бетеп бара, телебез киселгән, милли югары уку йортларыбыз юк. Әмма ләкин без милләтне, телебезне сакларга тиеш. Дин әһелләре, язучылар, зыялылар берләшеп эшләргә тиеш. Моңа кадәр дин әһелләре белән уртак сәфәрләр оештырган юк иде. Бу тәүгесе булды һәм аның уңай нәтиҗәләре булачак.
Сәфәр барышында әдәби багланышлар, милләтне саклау, берләшү турында да бик күп сөйләшүләр булды. Безгә ике республиканың дин һәм милли зыялыларына бергәләп эшләргә кирәк. Татар-башкорт милләтләре гомер бакый бергә үрелеп барган, безнең уртак мирасыбыз, уртак шәхесләребез бар. Без милләтне, динне саклауда да бергә көрәшсәк кенә җиңүләргә ирешә алачакбыз", диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. Ул киләчәктә дә мондый чаралар уздырылачагын ирештерде.