Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Гобәйдуллинга каршы ачылган җинаять эшен туктатуны таләп итеп имза җыела


2019 елның 10 августында узган урам җыенында Айдар Гобәйдуллинны яклап чыгучылар
2019 елның 10 августында узган урам җыенында Айдар Гобәйдуллинны яклап чыгучылар

Челтәрдә Айдар Гобәйдуллинны җинаять эше белән эзәрлекләүне туктатуны таләп иткән петицияне 2 меңнән артык кеше имзалаган.

Айдар Гобәйдуллинны яклап язылган петициядә: “18 сентябрьдә мәхкәмә прокурор соравы нигезендә эшкә ачыклык кертү өчен прокуратурага кайтарды, ә Айдарның үзен читкә китмәү шарты белән сак астыннан чыгардылар. Болар — “Мәскәү эше” фигурантларына җәмәгатьчелек күрсәткән теләктәшлек тәэсире.

Тикшерү комитеты Айдарга яңа гаепләү тагарга җыена: булган мәгълүмәткә караганда, “көч куллануга омтылу” урынына “көч куллану белән янау” дип үзгәртергә, шул рәвешле 318 маддәне калдырырга телиләр. Тик Айдар бернинди дә җинаять кылмаган: бернинди көч куллану да, һөҗүм итү яки янау да булмады. Тикшерү комитеты инде нәрсәгә бәйләнергә белми, төшенчеләргә тузга язмаган үзгәрешләр уйлап чыгаруны дәвам итә”, диелгән.

“Айдар тикшерү изоляторында бер гаепсезгә ай ярым диярлек утырды. Без аңа тагылган гаепләүләрнең барысы да алынырга тиеш, дип саныйбыз”, диелгән мөрәҗәгатьтә. Тикшерү комитетына юлланган хатта Айдарны җинаять эше белән эзәрлекләүне бөтенләй туктатырга дигән таләп куела.

Бу атнада "Мәскәү эше" фигурантларының берсе Айдар Гобәйдуллинга яңа гаепләү белдерергә җыеналар. Хакимият вәкиленә карата көч кулланырга омтылуда гаепләнгән Гобәйдуллин эшен мәхкәмә күптән түгел прокуратурага кире кайтарган иде. Активист читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарылган иде. "Мәскәү эше" фигурантларының берсе Айдар Гобәйдуллинга 15 октябрьдә яңа гаепләү белдереләчәк. "Киләсе атнада тикшерү комитетына мине өч тапкыр чакыралар. Башка берни белмим", дип язган иде Гобәйдуллин.

27 июльдә Мәскәүдә узган урам чараларында катнашуны нигез итеп алып Айдар Гобәйдуллин 9 августта ике айга сак астына алынды. Ул Росгвардия хезмәткәренә пластик шешә атуда гаепләнде. 18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе Гобәйдуллинны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарды. "Мемориал" хокук яклау үзәге Гобәйдуллинны сәяси тоткын дип таныды.

Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG