– Капитан Немо, сез безне чакырдыгызмы?
Дивандагы кеше күтәрелде. Аның киң маңгае, горур карашы, агарган сакалы һәм чәчләренә ут төште.
Ул торды да диван аркасына терәлде. Карашы тыныч иде. Озак авыру аның хәлен алган иде, бу яхшы сизелде. Әмма тавышы әле яңгырый. Ул гаҗәпсенеп, инглизчә:
– Минем исемем юк, шәфкатьле әфәндем.
– Исемегез миңа мәгълүм, – диде Сайрес Смит.
Капитан Немо инженерга шундый итеп карады, әйтерсең, аны юкка чыгарырга тели иде. Аннары, диванга егылып:
– Ахыр чиктә барыбер түгелме. Тиздән мин барыбер үләчәкмен, – диде.
Сайрес Смит, Гедон Спилет, Айртон, Пенкроф, Геберт һәм Наб – барысы да аңа дулкынлану белән карыйлар иде. Алар "утрауның аксакалы дип йөрткән кеше шушы икән бит. Менә ул – күпләр аңа бурычлы булган кеше. Каршыларында мескен, үлем якасында яткан кеше иде. Ә Пенкроф һәм Наб ярымалла күрерләр дип уйлаганнар иде.
Әмма Сайрос Смит капитан Немоны кайдан белгән икән соң? Ни өчен капитан, исемен ишеткәч, сикереп торды? Үзенең исемен беркем дә белми дип уйлый иде ул.
Капитан, терсәгенә таянып күтәрелде һәм Сайрес Смитка карады:
– Димәк, әфәндем, мин йөрткән исемне беләсез? – дип сорады ул.
– Беләм, дип җавап бирде Сайрес Смит, – шулай ук искиткеч су асты көймәсе атамасын да беләм...
– "Наутилиус", – диде капитан, бераз елмаеп.
– Әйе, "Наутилиус".
– Ә сез беләсезме?.. Минем кемлегемне беләсезме?
– Беләм.
– Минем инде утыз ел кешеләр дөньясы белән элемтәм юк, утыз ел диңгез астында яшим. Мин азатлык казанган бердәнбер мохит бу! Минем серемне кем ачкан икән соң сезгә?
– Бер кеше, капитан Немо. Әмма ул сезнең якын кешегез түгел. Шуңа да хыянәттә гаепләнә алмый.
– Уналты ел элек көймәмә эләккән теге француз түгелме?
– Нәкъ үзе.
– Димәк, ул һәм аның ике юлдашы Мальстримда һаләк булмаганнар?
– Юк, булмаганнар. Менә сезнең язмыш тарихы сурәтләнгән "Су астында егерме мең лье" дип аталган китап чыкты.
– Минем бары тик берничә айлык тормышым, шул гына, әфәндем! – дип каршы төште капитан.
– Сез хаклы, – диде Сайрес Смит. – Әмма сезнең турыда фикер йөртер өчен, яныгызда берничә ай яшәү дә җиткән.
– Бөек җинаятьче, фетнәче турында буларак, шулаймы?
Инженер берни дә әйтмәде.
– Нигә дәшмисез, әфәндем?
– Минем капитан Немоны хөкем итәргә хакым юк. Һәрхәлдә, аның үткәне өчен хөкем итәргә. Беркем дә шулкадәр сәер тормыш рәвешен сайлауга нәрсә этәргәнен белми бит. Ә сәбәбен белмичә, нәтиҗәләр турында фикерләргә ярамый. Әмма мин төгәл беләм: без Линкольн утравына эләккәннән бирле, сез безне сакладыгыз. Без барыбыз да ягымлы, киң күңелле, олы йөрәкле сакчыбызга исән булуыбыз өчен рәхмәтле булырга тиеш. Һәм ул сакчы – сез, капитан Немо.
– Әйе, мин ярдәм иттем сезгә,– гади генә әйтте капитан Немо.
Слова и выражения
- күтәрелде – приподнялся
- горур карашы – его гордый взгляд
- диван аркасына терәлде – облокотился на спинку дивана
- авыру хәлен алган – болезнь отняла силы
- шәфкатьле әфәндем – милостивый государь
- исемегез миңа мәгълүм – ваше имя мне знакомо
- үлем якасында яткан – (фразеолог.) лежащий на смертном одре
- ярымалла – полубог
- искиткеч су асты көймәсе атамасын – название прекрасной подводной лодки
- элемтәм юк – нет связи
- Мин азатлык казанган бердәнбер мохит бу! – Это единственное место, где я обрёл свободу!
- хыянәттә гаепләнә алмый – не может быть обвинён в измене
- Нәкъ үзе. – Он самый.
- һаләк булмаганнар – не погибли
- язмыш тарихы сурәтләнгән – описана история жизни
- каршы төште – здесь: возразил
- фетнәче – мятежник
- хөкем итәргә – судить
- һәрхәлдә – во всяком случае
- шулкадәр сәер тормыш рәвешен – настолько странный образ жизни
- нәтиҗәләр – здесь: следствия
- эләккәннән бирле – с тех пор, как попал
Инженер һәм журналист һәм аларның иптәшләре тордылар һәм, рәхмәт әйтер өчен, капитан янына юнәлделәр.
Капитан Немо аларны ишарәләп туктатты (аның дулкынланганы сизелә иде) һәм:
– Туктагыз, башта мине тыңлагыз, – диде.
Капитан Немо кыска гына итеп үзенең бөтен тормыш тарихын сөйләде.
Хикәя кыска иде. Әмма авыруга ул авыр бирелде. Аның көче кимегәннән кими барганы сизелә иде. Сайрес Смит аңа ял итәргә тәкъдим итте. Әмма капитан туктамады. Ул үзенең иртәгә кадәр үлүе ихтимал икәнен аңлый иде.
Капитан Немо милләте белән индус, раджи улы икән. Ул заманда әтисе Бундельханд бәйсез князьлыгы белән идарә иткән. Ун яшендә әтисе аны Европага белем алырга җибәргән. Киләчәктә улын туган илен җәберләүчеләр белән көрәшүче итеп күрергә теләгән ул.
Ун яшеннән утыз яшенә кадәр принц Даккар математика, әдәбият һәм башка өлкәләрдә белем алган. Бөтен Европа буйлап сәяхәт иткән. Бай гаиләдән булгач, ул һәр җирдә дә мактаулы кунак булган. Яшь егет һәрвакыт җитди, белемгә ашкынучан булган. Тик йөрәгендә аның сүрелмәс нәфрәт янган.
Принц күралмаган. Аягы беркайчан да басарга теләмәгән илне – Англияне күралмаган. Сокланган, әмма күралмаган.
Принц рәссам булган – сәнгатькә гашыйк булган, галим булган – бар өлкәдә дә үз кеше булган, дәүләт эшлеклесе булган. Әмма чынлыкта ул бөтенләй башка кеше булган. Бу рәссам, бу галим, бу сәләтле кеше күңелендә нәфрәт хисе тулы индус булып калган.
Менә 1849 нчы елда принц Даккар Бундельханга кайткан. Данлыклы нәселдән булган кызга өйләнгән. Аларның ике баласы туган. Әмма Һиндыстанның бәйсезлеккә омтылуын ул оныта алмаган. Ул уңайлы очрак көткән. Һәм мондый очрак булган да.
Принц Даккар бөтен ярымутрау буенча йөргән һәм халык алдында чыгышлар ясаган. Башкалар белән бергә ул иленең бәйсезлеген сораган. 1857 нче елда көчле фетнә башланган. Аның башында принц Даккар торган. Ул бик күп халыкны күтәргән. Курыкмыйча беренче рәттә барган ул, гомерен кызганмаган.
Ул көннәрдә принц Даккарның исеме танылган. Аның өчен үз җаннарын якыннарына корбан итәргә туры килгән. Принцның әтисе, әнисе, хатыны һәм ике баласын үтергәннәр.
Шуннан соң ул барлык байлыгын акчага әйләндергән һәм юкка чыккан. Кая киткән соң принц Даккар? Кешеләр бирә алмаган бәйсезлекне кайдан эзләгән ул? Су астында, диңгезләр төбендә, аны беркем дә табал алмас җирләрдә.
Көрәшче урынына принц галим булган. Тын океан уртасындагы буш утрауда яшәгән ул. Үз сызымнарын ясап, су асты көймәсе төзегән. Кайчан да булса билгеле булачак ысуллар ярдәмендә көймәсендә электр үткәргән. Принц Даккарның бер генә хыялы булган – башка беркайчан да җир белән элемтәдә булмау. Көймәсенә ул "Наутилиус" атамасын биргән, үзен капитан Немо дип атаган һәм су астында юк булган.
Озак вакытлар ул кешеләр белән элемтәгә кермәгән. Әмма 1866 нчы елның 16 нчы ноябрендә аның көймәсендә өч кеше: француз, профессор, аның хезмәтчесе һәм Канада балыкчысы барлыкка килгән. Бу кешеләрне капитан Немо "Наутилиус" һәм Америка фрегаты "Авраам Линкольн" бәрелешкәннән соң тапкан.
Шул вакытта капитан Немо "Наутилиус" көймәсен я китсыман диңгез хайваны, я пиратларның су асты көймәсе дип уйлаганнарын белгән. Аны бөтен диңгезләрдә дә тотарга тырышалар икән.
Капитан Немо бу ят өч кешене суга ташлый алган булыр иде. Әмма ул алай эшләмәгән, аларны җиде ай әсир итеп тоткан. Шул вакытта бу өч кеше Капитан Немо сәяхәтенең могҗизаларына, шул исәптән, су астында егерме мең лье йөзгәненә дә шаһит булганнар.
Слова и выражения
- ишарәләп туктатты – остановил движением
- кимегәннән кими бара – уменьшается и уменьшается
- җәберләүчеләр – притесняющие
- мактаулы – почётный
- сүрелмәс нәфрәт янган – горела неугасимая ненависть
- принц рәссам булган (стал) – сәнгатькә гашыйк булган (был)
- нәфрәт хисе тулы – полный чувства ненависти
- очрак булган – случай предоставился
- ярымутрау буенча йөргән – ходил по острову
- бәйсезлек – независимость
- Аның өчен үз җаннарын якыннарына корбан итәргә туры килгән. – Ради него его близким пришлось пожертвовать собой.
- барлык байлыгын акчага әйләндергән – обменял все богатства на деньги
- көршәче урынына – вместо борца
- үз сызмнарын ясап – по своим чертежам
- кайчан да булса билгеле булачак ысуллар ярдәмендә – при помощи способов, которые когда–либо станут известны
- бәрелешкәннән соң – после столкновения
- китсыман диңгез хайваны – китообразное морское животное
- ят – чужой
- әсир итеп тоткан – держал как пленников
- сәяхәтенең могҗизаларына – чудесам путешествия
- шул исәптән – в том числе
- шаһит булганнар – стали сидетелями
1867 нче елның 22 нче июнендә бу өч әсир качкан. Алар "Наутилиус"та булган көймәгә утырып киткәннәр. Капитан аларны диңгездә үлгәннәрдер дип уйлаган. Әмма алар исән калганнар. Профессор, Франциягә кайткач, "Наутилиус" көймәсендә җиде ай йөзгәне турында китап чыгарган.
Озак вакытлар диңгезләрдә йөзгән капитан Немо. Менә бер–бер артлы аның юлдашлары үлеп беткән. Ул аларны мәрҗән зиратында Тын океанда күмгән. "Наутилиус" бушап калган. Аңа утырып кешеләрдән качканнар арасыннан капитан Немо гына исән калган.
Аңа ул вакытта алтмыш яшь булган. Ялгыз карт Линкольн утравындагы мәгарәгә килгән һәм алты ел шунда яшәгән, үлем көткән. Кинәт бер көнне ул һава шары төшкәнен күргән. Капитан Немо киң күңелле булганлыктан, Сайрес Смитны һәм аның иптәшләрен коткарган.
Башта капитан аларны ерактан күзәткән. Бу кешеләр намуслы, үзара нык дуслар икәнлеген күргән. Аларның сөйләшүләреннән, негр колларны азат итү өчен, Американың ике өлеше бер–берсе белән сугыш башлаганын ишеткән, үзләре колонистлар булуын белгән. Утрауга очраклы эләккән бу кешеләр хөрмәткә лаек кешеләр булган.
Капитан Немо Сайрес Смитны коткарган. Шулай ук аның этен Трушробаларга илткән, күл төбеннән Топны чыгарган, Находка борынына колонистларга кирәкле әйберләр белән тартманы да ул ташлаган. Кешеләрне күралмаган бу кешенең башкаларга тагын яхшылык эшлисе килгән.
Капитан Немо тормыш хикәясен сөйләп бетерде. Аннары Сайрес Смит киң күңелле кешенең ярдәмнәрен искә төшерде, аңа барысы исеменнән рәхмәт әйтте.
***
Капитан Немо көннән көн көчен югалтты. Инженер һәм журналист аңа ярдәм итәргә бик теләделәр. Әмма яхшыга өмет юк иде.
– Без көчсез,– диде Гедеон Спилет.
– Нәрсәдән үлә соң ул? – дип сорады Пенкроф.
– Көче беткән,– дип җавап биде журналист.
– Шулай да аны саф һавага чыгарырга иде. Бәлки, кояшта хәле яхшырыр иде.
– Юк, Пенкроф, – диде инженер, – капитан Немо ризалашмаячак. Ул «Наутилиус»та инде утыз ел яши, монда үләргә дә тели ул.
Капитан Немо Сайрос Смитны ишетте бугай. Ул көчсез тавыш белән, әмма аңлаешлы итеп:
– Сез хаклы, әфәндем. Мин үләргә тиеш, һәм моны телим дә. Сезгә бер сүзем бар.
Сайрес Смит һәм аның иптәшләре диван янына килделәр.
Капитан Немо көймәсенең байлыкларын карый иде. Ул соңгы тапкыр аларны күзәтә сыман тоелды. Ниһаять, капитан колонистларга борылды һәм:
– Минем соңгы васыятемне үтәрсез дип сүз бирегез. Аннары миңа рәхмәтегезне белдердегез дип исәпләсәгез була.
– Сүз бирәбез, – диде Сайрес Смит.
– Әфәнделәр, – диде капитан, – иртәгә мин үләчәкмен. «Наутилиус» минем табутым булуын телим. Башка табут миңа кирәкми. Барлык дусларым диңгез төбендә яталар. Алар белән бергә буласым килә.
Капитан Немоның сүзләренә тынлык белән җавап бирделәр.
– Иртәгә, мин үлгәннән соң, – дип дәвам итте капитан Немо,– сез һәм сезнең иптәшләр «Наутилиус»ны калдырырга тиешләр. Һәм көймәдәге барлык байлыклар минем блелән бергә юкка чыгарга тиеш. Принц Даккар турында истәлек өчен сезгә бер генә әйбер калдырам: менә бу тартманы... Анда берничә миллионлык бриллиантлар ята. Мин ир һәм ата булган, бәхет бар дип уйлаган чор турында истәлекләр бу. Шулай ук анда мин һәм дусларым диңгез төбендә тапкан энҗе бар. Сез, мистер Смит һәм сезнең дусларыгыз кебек кешеләрнең кулларында акча явызлык коралы булмаячак.
Капитан Немо бераз ял итте, аның сөйләшергә хәле юк иде.
– Иртәгә сез шушы тартманы алырсыз, бүлмәдән чыгарсыз һәм ишекне бикләрсез. Аннары өскә менәрсез һәм люкны ябарсыз.
– Эшләрбез, – диде Сайрес Смит.
– Яхшы. Аннары монда йөзеп килгән көймәгә утырып китәрсез. Әмма «Наутилиус»тан киткәнче, ике кранны ачыгыз, камераларга су керәчәк. Һәм көймә диңгез төбенә китәчәк.
– Без сүзебездә торачакбыз, – диде Сайрес Смит.
Төнлә капитан Немоның хәле тәмам бетте, ул кулларын күкрәгенә куйды һәм күзләрен йомды. Сайрес Смит иелде һәм капитанның күзләрен йомды.
– Урыны җәннәттә булсын, – дип дога кылды ул.
Берничә сәгатьтән иптәшләр капитан Немоның васыятен үтәделәр. Берникадәр вакыт узгач, капитан Немоның көймәсе тулысынча диңгез астына китте.
Слова и выражения
- бер–бер артлы – друг за другом
- юлдаш – попутчик
- мәрҗән зиратында – на коралловом кладбище
- бушап калган – опустел
- аңа утырып качканнар арасыннан – из тех, кто бежал на нём
- мәгарәгә килгән – приплыл к пещере
- һава шары – воздушный шар
- киң күңелле булганлыктан – от великодушия
- ерактан күзәткән – наблюдал издалека
- негр колларын азат итү – освобождение рабов-негров
- борын – здесь: мыс
- кирәкле әйберләр белән тартманы – ящик с нужными вещами
- барысы исеменнән – от имени всех
- соңгы васыятемне – последнюю просьбу
- табут – гроб
- диңгез төбендә – на дне моря
- тартма – ящик, коробка
- истәлекләр – воспоминания
- энҗе – жемчуг
- акча явызлык коралы булмаячак – деньги не будут оружием жестокости
- дога кылды – помолился
*****
Ну как вам отрывок? Также советуем почитать вам следующие произведения:
- Гулливер сәяхәтләре (Путешествия Гулливера)
- Шерлок Һолмс маҗаралары (Приключения Шерлока Холмса)
- Хәзинәләр утравы ("Остров сокровищ")
Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!