"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы Маврикий турында.
Яңа портка беренче тапкыр килеп туктагач, иң элек һава торышын тикшереп карыйсың. Моның өчен ачык палубага чыгам: көн эссе, дымлылык хәтәр югары. Һинд океанында салкын булмый инде, билгеле. Аның каравы, порт матур күренә. Әнә, зифа пальмалар да тезелеп киткән. Бу агачларга әле күз өйрәнмәгән, шуңа алар миңа һәрвакыт матур булып тоела.
Маврикий
Маврикий — (ингл. Mauritius), рәсми атамасы — Маврикий Республикасы — Көнчыгыш Африкадагы утрау дәүләт. Һинд океанының көньяк-көнбатыш өлешендә Мадагаскардан көнчыгышка якынча 900 км ераклыкта урнашкан. Бу илгә Маврикий утравы (1865 км²), Родригес утравы (104 км²), шулай ук Каргадос-Карахос архипелагы, Агалега утраулары һәм бик күп вак утраулар керә. Илнең гомум мәйданы — 2040 км². Халык саны — 1,265,985 (2018). Башкаласы — Порт-Луи (Маврикий утравында урнашкан).
КОРАБТАН ЧЫКМЫЙ ГЫНА
Океан суы чиста, үтә-күренмәле. Кораб килеп туктаган җирдә ул яшькелт төстә. Күрәсең, монда су үсемлекләре күптер. Шул суга күз төшерәм. Абау! Су еланнары түгелме соң бу?! Кара төстәге котсыз нәрсәләр тирән сулыкта межелдәп тора. Артык озын да түгел үзләре. Су астында булу сәбәпле, алар чынлбарлыктагыдан зуррак күренә. Еланнардан бераз читтәрәк "су шайтаннары"н күрергә була. Монда кара төстәге скат балыкларын шулай дип атыйлар. Утрау үзенең матур пляжлары белән дан казанган. Аның ял урыннарында да еланнар белән бергәләп йөзәсеме икән? Кызык, син йөзәсең, ә алар аягыңа урала. Аннары теге "су шайтаннары" белән дә уйнасаң була. Менә ничек күңелле!
Порт-Луи шулайрак каршы алды. Әлеге портка ике атна саен әйләнеп кайтасы. Туктагач, ике төн кунып, өченче көн кичкә таба гына кузгалабыз. Биш ай эчендә ун тапкыр булдык. Җирлекне өйрәнергә вакыт җитәрлек иде. Әмма беренче көнне үк куркып калгангадырмы, Маврикий миңа бөтен серләрен дә ачмады. Шундый илләр була: син анда үзеңне артык итеп хис итәсең. Бу синең урын түгел...
Хәер, бүген әле беренче көн генә. Киттек, бераз урамнан йөреп керик.
ДУСТЫМ НИГӘ КУРЫКТЫ?
Итальян дустым Совер белән бергәләп чыгарга сөйләшкән идек. Корабтан чыгу белән, гадәттәгечә, такси йөртүчеләр сырып ала. "Мадам, кая барасыз? Җәяү йөрмәгез – ерак. Түбән бәядән генә такси алыгыз!" – дип, арттан йөгереп йөриләр. Нишлисең? Алдык инде. Ул "ерак" дигәннәре машина белән ике минутлык юл булып чыкты. Шуның өчен ун евро сыдырып алдылар. Илнең "рупия" дигән үз акчасы бар. Әмма бөтен дөнья таксистларының үз икътисады: алар евроны да, долларны да кабул итә. Җәяү ун минут эчендә барып җитәсе булганбыз. Җитмәсә, корабтан шәһәргә алып баручы бушлай автобуслар да йөреп тора икән.
Бүгенгә планыбыз – җәмәгать автобусына утырып, пляжга бару. Җирле кешеләрдән сораштырып, алар әйткән юнәлештә вокзал эзләп киттек. Эсседә урау юллар белән килеп җиткәнче, эт булдык. Менә ичмасам вокзал! Андагы шакшылык, андагы ис, чүп-чар, халык, хуҗасыз этләр... Чия кызыл төстәге иске автобуслар тезелеп тора. Кайсы кая барачагы һич аңлашылмый. Билетны каян аласы икәне тагын билгесез. Пляжга бара торган автобуслар турында сораштырабыз. Баксаң, без дөрес җиргә килмәгәнбез, моннан ике чакрым чамасы ераклыктагы башка вокзалга барырга тиеш булганбыз икән.
Нишләргә? Эсседә әлсерәгән килеш тагын вокзал эзләп йөрергәме? Җитмәсә инде хәзер көн дә сүрелә башлады. Юк, бу фикерне башка көнгә калдырып торыйк. Ә хәзер корабка кайтырга кирәк. Әле тагын җәяү күпме атлыйсы бар. Кайтканда тагын бер хата ясадык: килгән җирдән китмәдек, ә кыскарак булып тоелган башка юлны сайладык. Вокзалдан китеп барабыз. Менә бер ташландык бина. Менә аның эчендә чүп-чар. Чү! Тукта әле! Нәрсәдер кыймылдый төсле. Этләрме? Бәлки, песиләрдер? Юк, бу – күселәр. Эт кадәрле күселәр! Дустым Совер – егет кеше. Чынлап әйтәм, бу вакытта аңа да шок булды. Ул моны сиздермәскә тырышса да, агарынган йөзе әле һаман күз алдымда.
Бу күренештән соң йөгерә-йөгерә кайттык. Ләкин әле корабка түгел, күселәр булмаган заманча портка гына. Су янындагы берничә чакрымга сузылган бу мәйдан туристлар өчен яраклаштырылган. Монда кибетләре дә, рестораннары да бар. Еш кына күңел ачу чаралары да оештырыла. Беренче тапкыр килгәндә, аның кечкенә өлеше генә ачык иде. Бераздан биредә яңа урыннар да пәйда булды.
ТӘМЛЕ АШЫЙЛАРМЫ?
Җирле халыкның байтак өлеше мөселман. Шуңа күрә хәләл ресторан табуы кыен түгел. Менюда бөтен дөнья кухнясы бар. "Менә бу махсус Маврикийда гына пешерелә торган ризык", – дип әйтерлек нәрсәләр истә калмаган. Аннары сезгә сөйләрлек искиткеч тәмле берәр нәрсә ашаганымны да хәтерләмим. Тәмсезләре булгалады, яшермим. Мәсәлән, итальян пастасын Маврикийда пешерә белмиләр. Ә менә кофе тәмле. Ялгышмасам, алар аны үзләре дә үстерә.
Ә хәзер безгә зур тәлинкәләрдә ризык китерделәр. Дөге, тавык ите, салат, хумус… Аларны ашап бетергәнче, караңгы төште. Пәхләвә белән чәй эчкәндә инде төнге утлар яндырылды. Чәй артында теге күселәр дә бераз онытылып торды. Курку да басылды кебек. Ләкин бүгенгә хис-кичерешләр җитеп торыр. Кайтыйк, дустым...
ДОДОНЫ НИШЛӘТКӘННӘР?
Маврикий республикасы. Илнең рәсми атамасы шундый. Аңа Маврикий үзе һәм башка кечкенә утраулар керә. Башкаласы – Порт-Луи. Илнең рәсми теле юк. Әмма эштә француз һәм инглиз телләре кулланыла. Кешеләр исә үзара маврикий һәм креол телләрендә аралаша.
Кешеләр дигәннән. Алар кара тәнле. Ләкин бу ниндидер башка төр кара – беренче тапкыр күргәндә аптырашта калдыра торган. Ул ничектер шәмәхәгә тартым. Маврикий ир-егетләре зифа буйлы һәм торнаныкы кебек озын аяклы. Аларга ак-ап тешле авыз һәм очы белән аска карап торган нечкә озын борын хас.
Маврикий утравын унынчы гасырда гарәпләр ача. Аннан соң төрле вакытта ул Португалия, Нидерланд һәм Франция йөзүчеләре кулында була.
Утрау вулканнан барлыкка килгән. Вулкан хәзер актив түгел, күп мәйданны тигезлекләр били. Шулай да Маврикийга килеп туктагач, беренче чиратта тау күренә. Бу – утрауның иң югары ноктасы. Ривьер-Нуар дип атала.
Тигезлекләрдә туфрак бик яхшы. Биредә, шикәр камышы үстерәләр. Утрауны ачучылар үз вакытында чәй, кофе, тәмәке, тәмләткечләр үстереп караган. Ләкин февраль-март айларында биредә коточкыч циклоннар хөкем сөрә. Җил тизлеге секундына 220 метрга җитә. Бертуктамый яуган яңгыр көчле су басуларга сәбәпчесе була. Мондый шартларда шикәр камышыннан башка бер нәрсә дә үстереп булмый. Хәтерлим, океанда циклон вакытында безнең корабны да портка кертмәделәр. Керткән очракта да төн кундырмадылар. Күк йөзе куркыныч, ә җил-яңгыры чыннан да бик көчле иде.
Кеше саны арту һәм туфракны үзләштерү аркасында Маврикийның үз табигате калмаган дисәң дә була. Агач-куаклар, үсемлекләр барысы да читтән кертелгән. Шушы утрауга гына хас булган кыйммәтле агач төрләре инде күптәннән киселеп, сатылып беткән.
Кешедән дә сансыз җан ияләре бармы ул дөньяда? Утрауны ачкан беренче сәяхәтчеләр табигатькә зур зыян сала. Кешедән курыкмый һәм очмый торган зур-зур кошларны үтереп бетерә, галәмәт зур җир ташбакаларын тотып, алардан ашарга пешерә. Утрауның үз табигатен юкка чыгаруда корабтан җиргә төшкән песи, эт, күселәр дә зур өлеш кертә. Нәтиҗәдә дөньяның башка бер ноктасында да булмаган үсемлек, кош, хайваннар юк ителә.
Мәңгегә юкка чыккан кошларның берсе – дронт (додо). Аларның авырлыгы унбиш килограммга җитә. Кешеләрдән бернинди явызлык көтмәгән бу бичараларны 1710 елга бөтенләй үтереп бетерәләр. Кызганыч, додо кошларын хәзер рәсемдә генә күрергә була. Бу кош – утрауның алыштыргысыз символы. Маврикий кешеләре аның белән бик горурлана, рәсемнәр ясый, додо сурәтен киемнәргә төшерә, аның исеме белән хәтта рестораннарны атый. Хәер, үтереп бетергәч, хәзер горурланудан ни файда?
НИЧЕК КҮҢЕЛ АЧАЛАР?
Беренче көнне барып җитә алмаган пляжга соңрак барыбер бардык без. Төне буе эшләп, юньләп йокламаган килеш иртүк чыгып киттек. Алай интегеп йөрү ник кирәк булгандыр безгә? Хәзер башка сыймый. Анда барыр өчен иң элек станциядән автобуска утырырга кирәк. Ул тагын ерак.
Туристлар өчен махсус ясалган, пөхтәләнгән урынны үтү белән күзгә чын Маврикий күренешләре ачыла. Станциягә зур базар аша барабыз. Андагы шакшылык! Тәмләткечләр, кешеләр, машина төтене, чүп-чар, балык исләре. Ә кызуда бит бөтен ис тагын да көчәя, сасыйсы әйбер тагын да сасый. Автобус эзләп тапканчы ук кире кайтасы килә башлаган иде. Бер баргач барыйк дидек инде. (Бервакыт миңа ул базарның эченә керергә туры килде. Эшкә кия торган капрон оекбашларны шундагы Кытай кибетеннән генә табып була дип аңлатканнар иде. Мин анда, гомумән, хушымны югалтып егыла яздым.)
Маврикий җәмәгать транспорты шул автобуслардан гыйбарәт. Трамвай, метро ише нәрсәләр монда юк. Гадәти автобуслар бик иске булса, туристлар күп йөри торган юнәлешкә өр-яңа, заманчасын куйганнар. Билет бәясе кыйммәт түгел, ике доллардан да әзрәк булгандыр.
"Гранд-Бей" микрорайоны – туристлар күп йөри торган урын. Монда кием-салым, сувенир кибетләре, ресторан, кунакхәнәләр күп. Дельфиннар, ташбакалар белән йөзәргә тәкъдим итүче, башка утрауларда ял оештыручы турфирмалар, су спорты җайланмаларын арендага бирүче оешмалар тезелеп киткән. Зур зоопаркны яки җиде төскә буялган ком аланын барып күрсәң була. Бәяләре дә хәтәр булып чыкты. Маврикийның гади кешеләре бу кадәр акча чыгарып сала алмый, чөнки аларның күбесе аз яки урта керемле. Ә менә күңел ачарга килгән бай туристлар өчен бу утрау – оҗмах!
"Гранд-Бей" пляжы үзе кечкенә. Ләкин суы искиткеч ачык зәңгәр төстә һәм бик җылы. Кеше күп булу сәбәпле, без аны бик яратып бетермәдек. Аннары эсседә бик әлсерәткән иде. Кич җиткәнче кайтып та киттек.
Башка вакытта тагын бер популяр урын – "Флик-ен-Флак" пляжына бардым. Бу юлы да автобуста. Тәрәзәдән карап барам: Порт-Луида гади халык рәхәт яшидер дип әйтмәс идем. (Хәер, гади халык кайда гына әйбәт яши икән ул?) Дөрес, илнең икътисадын үстерергә тырышалар. Моның өчен чит ил инвесторлары җәлеп ителә. Биредә кытайлар, һиндлар акча эшли. Юллар яхшыртыла, яңалары да төзелә. Мәктәптә уку бушлай, югары уку йортларына керү дә чагыштырмача арзан. Ләкин менә бу ярым ишелгән йортлар, ташландык биналарда үрчеп ятучы күселәр, сукбай этләрне күргәч, илдәге реаль ситуацияне нинди икәнен бераз чамаларга була. Гади кеше, мескен, йә шул кием тегү фабрикасында көн күрә, я шикәр камышы плантациясендә бил бөгә инде ул. (Кием тегү фабрикасын юкка гына искә алуым түгел. Биредә бик яхшы сыйфатлы һәм арзан мамык кием-салым тегәләр. Мамык текстиль экспорты – ил икътисадына зур табыш китерүче өлкәләрнең берсе). Оҗмахның үзендә яшәп тә оҗмах күрергә вакыт каян калсын монда?
Автобуста йөрү менә шундый уйланулар өчен кирәк ул. Бу сине җирле халыкка якыйнайта, алар тойганны тоярга булыша. Ә такси нәрсәгә ул? Мин анда җыр тыңлап кына барам…
"Флик-ен-Флак" әллә ничә сакрымга сузылган яр буе булып чыкты. Автобус тукталышларының берсендә төшеп калып, су керергә киттем. Бер дустым: "Су астында диңгез керпеләре күп. Сак бул, баса күрмә!" – дип кисәтеп җибәргән иде. Суга керү белән беренче чиратта нишләдем дип уйлыйсыз? Әлбәттә керпегә бастым! Кая анда йөзү кайгысы? Табан астыннан энәләр чокып утырырга туры килде...
Шуның белән Маврикий пляжларына омтылышым сүрелде. (Сер итеп кенә әйтәм: без ике атна саен Сейшел утрауларына туктый идек. Андагы су керү урыннарыннан соң башка берәр җирне сөю бик кыен. Мальдив, Сейшелдан соң хәзер пляжларны бик сырланып кына сайлыйм. Ләкин бу хакта башка вакытта сөйләрмен).
Әйткәнемчә, нинди генә гүзәл булмасын, Маврикий миндә тирән хис-кичерешләр калдырмады. Мин анда ниндидер бердәмлек, гармония, көчле энергетика тоймадым. Әйтәм бит, бу илнең аерым бер теле дә юк. Кем нәрсә эшлисе килә, шуны эшли, нәрсәгә табынса – шуңа табына. Җыелма милләтләр, төрле мәдәният. Таркаулык...
Дуслар белән кич йөрергә чыгып, төнлә юлның бер ягыннан икенче ягына миграцияләүче зур әкәм-төкәмнәрне күзәтүләр, барасы юлны кыскартыр өчен балачага кебек койма аша сикереп йөрүләр генә якты хәтирә булып сакланган. Аннары без бит әле эш кешеләре, күңел ачарга гына килмәгән. Эш арасындагы вакытка сыешу барыбер мөмкинлекләрне чикли.
Ә шулай да Маврикийга кире кайтып башка – позитив күзлектән бер карыйсы килә әле...
Наилә ХИСАМОВА