Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов шәһәрдәге мөселман җәмгыяте исеменнән чыгыш ясап, Русия думасының гаиләдә көч куллану хакындагы канунны карарга җыенуына борчылу белдерде.
"Әлбәттә, кайсы гына җәмгыять булмасын, шул исәптән мөселманнар да нинди дә булса көч куллануга каршы, бигрәк тә өйдә, гаиләдә көч куллануга... Тик шул ук вакытта без бу канун өлгесе бер дә гаиләне саклап калуга юнәлтелмәгән дип саныйбыз. Ул гасырлар дәвамында оешкан, гаиләне, аның эчендә үзара аңлашуны саклап калуга булыша торган нигезләрне җимерүгә таба бара", дигән мөфти.
Әләүтдинов монда "гаилә нигезләре күптән югалтылган Көнбатыш тәэсире булганын" әйткән.
"Кемгәдер нидер тоелгандыр, яки ул нидер язган, ул аны ниндидер аффект халәтендә, ни эшләгәнен аңламыйча да язган булырга да мөмкин – шуңа карап әти-әниләрне яки аларның берсен балалар белән аралашудан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр, бу абсурд", дип белдергән мөфти.
Илдар Әләүтдинов "сәламәт һәм ныклы киләчәкнең" бары тулы гаиләләрдә генә тәрбияләнә алуын әйткән. "Бездә булган дини, милли, гомумрусия нигезләр бу сорауда төп урын алып, безнең җәмгыятне саклауга, аның чәчәк атуына китерер өчен җитәрлек булып тора" дигән ул.
12 декабрьдә канунны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан тәнкыйтьләп чыкты. "Кешелек дөньясы өчен ир белән хатын, балалар белән әти-әниләр мөнәсәбәтен тәртиптә тотуның иң яхшы чарасы дини нормалар булган. Мин гаиләгә өченче затның килеп, канунны күрсәтеп, баланы тартып алуга каршымын", диде ул Казан юридик институтында узган "Югары уку йортларында рухи-патриотик тәрбия" дип аталган түгәрәк өстәлдә.
Русиядә гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесе әзерләнә. Ләкин аңа каршы булучылар да бар.
- Русия Европа шурасы әгъзаларыннан гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.
- Октябрьдә канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Аны Думага 2019 ел ахырына кадәр кертергә җыеналар.