Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең яртысы диярлек АКШка һәм Европа берлегенә яхшы карый


Мәскәүдә АКШ илчелеге бинасы
Мәскәүдә АКШ илчелеге бинасы

Левада фикер белешү үзәге тикшерүләре күрсәткәнчә, Русиядә АКШ һәм Европа берлегенә яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләр саны 2018 елның маеннан соң ике тапкыр арткан. 

Левада үзәге сораштыруыннан ачыклаганча, Русиядә яшәүчеләрнең 47 проценты АКШка, 52 проценты Европа берлегенә уңай карашта тора. Ел ярым элек андыйларның саны 20 һәм 28 процент булган.

Шул ук вакытта АКШ һәм Европа берлегенә начар караучылар саны кимегән. Узган елның маенда АКШка тискәре мөнәсәбәттә булулары хакында респондентларның 69 проценты әйткән булса, 2019 елның ноябрендә русияләрнең 49 проценты шул фикердә булуын белдергән. Европа берлегенә начар караучылар саны 55 проценттан 34 проценка кимегән.

Сораштыруда катнашканнарның күпчелеге (72%) Кытайга яхшы мөнәсәбәтен белдергән. Кытайны яратмаучылар 18 процент тәшкил иткән.

Левада үзәге элегрәк уздырган икенче бер фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, 18-24 яшьлек русияләрнең 53 проценты илдән күченеп китәргә тели. Бу — соңгы 10 елдагы иң зур күрсәткеч.

XS
SM
MD
LG