Мәскәү үзәгендә Федараль иминлек хезмәтенең (ФСБ) контркүзләү департаменты хезмәткәре Владимир Фещенконы атып үтергәннәр, дип хәбәр итә чыганагына сылтама белән РБК.
РБК әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, аны саксызлык аркасында үтергәннәр дип фаразлана, ядрә ирнең башына эләккән. "Бу атыш ике ир арасында чыккан низаг сәбәпле булырга мөмкин", дип белдергән басма чыганагы.
Әлеге мәгълүматны ТАССка тәртип саклау оешмаларында раслаганнар. Фещенко Русиянең гер күтәрү спорты чемпионы булган.
Шикләнелүче тоткарланган. Үтерү турында җинаять эше ачылган. Шул ук вакытта җинаять саксызлык аркасында булган дигән фараз да карала.
"ВЧК-ОГПУ" чыганагы белешмәләренчә, Фещенконы 13 гыйнварга каршы төедә Ольховски урамындагы саклану министрлыгы бинасында атып үтергәннәр. Анда министрлыкның төрле оешмалары, мәсәлән тимер юл гаскәрләре белән җитәкчелек, шулай ук ФСБның Мәскәү хәрби бүлгесе идарәсе урнашкан
Telegram-канал әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, Фещенко үзенең бүлекчәсенә кайчандыр Ерак Көнчыгышта бергә хезмәт иткән прапорщикны китергән. Ул төнлә Мәскәүдән китү өчен поездга билет алган булган. Соңрак Фещенконы үле килеш эш урынында тапканнар: "ул кан эчендә булган, маңгаенда тирән яра ярылып яткан" диелә. Үтерүдә шикләнелүчене кайнар эзләрдән тотканнар, ул гаебен таныган, дип ышандыра канал чыганагы.
Хәзерге вакытта урында ФСБ һәм хәрби тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли, булган хәлләр ачыклана.
- 13 гыйнварда, иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Чаллы эчке эшләр министрлыгы идарәсе бинасы янында утлы коралдан җәрәхәтләнгән хәлдә полиция майоры Марсель Камалетдиновны тапканнар иде.
- Соңрак полиция хезмәткәренең БСМП реанимациясендә үлүе билгеле булды. Камалетдиновка 35 яшь булган, ул полициядә 10 елдан артык хезмәт иткән. Эш урынында беркем белән низагка кермәгән диелә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум