Миконоста җил бер минутка да туктап тормый. Үзәкләргә үтеп керә. Тәлинкәдәге ризыкны әллә кая очыра һәм тузан, чүп-чар китереп тутыра, кәгазьләр очып китә, чәчләр сүтелеп, авызга тула, телефоннан сөйләшкәндә берни ишетелми, җәяү барганда атлап булмый. Ул шундый көчле ки, хәтта таш белән бастырып куйган кәгазьгә кадәр очып китә...
ДИҢГЕЗ НИГӘ КЫРЫС?
Бассейнда су керергә килгән идем. Бертуктаусыз котырган җилдән бик аптырадым. Шунда эшләүчеләргә: "Ничек түзәсез сез бу афәткә?" – дим. "Нишләтәсең? Сезоны шундый. Без моңа күнеккән инде. Бу урынны бит "Җилләр утравы" дип тә йөртәләр", – дип җавап кайтара.
Юк, мин җилгә берничек тә күнегә алмыйм. Аның белән бертуктамый көрәшеп тору тормышның ямен күрергә, тәмен тоярга комачаулый икән ул.
Бер караганда, икенче контракттан бик уңдым. Грециянең Миконос утравында атна саен ике төн кунабыз. Бу минем өчен ял көннәре дигән сүз. Ләкин Миконосның һәр икенче иртәсендә корабта эшләүчеләр өчен күнегүләр була иде. Алар, кораб бата калса, кунакларның һәм үзебезнең гомерне саклап калуда үтәячәк рольне кабатлаудан гыйбарәт. Күнегүләрдә, әлбәттә, кунакларсыз гына "өйрәнәбез". Кыскасы, суда батмас өчен каралган сары жилетларны киябез дә, бер сәгать буе ачык палубада "җилләнеп" басып торабыз. Без аннан алдагы көнне соңга кадәр пляжда ятарга яки иске шәһәрдә йөрергә гадәтләнгән. Икенче көн иртән бүлмәдә динамик кычкыра: "Игътибар! Экипаж өчен күнегү! Барыгыз да үз урыныгызда булыгыз!" (корабта игъланнар инглиз телендә яңгырый). Андый вакытта Булгаковның Лиходеевы кебек: "Теләсә нәрсә эшләгез, ләкин мин бу караваттан тормыйм!" – дип, икенче якка борылып ятасы килә. Ләкин күнегүләр бик җитди нәрсә, аларны калдырырга ярамый. Ял көне иртәсен менә шулайрак итеп "бозалар" корабта. Зарлану урынсыз, чөнки алда әле тагын көн ярым бар.
Җәй көне утрауларда тормыш кайный. Миконос – Грециянең иң популяр урыннарының берсе булганга күрә, монда, гомумән, кеше боткасы. Кеше күп булган урыннарны яратмасам да, беренче килүемдә нигәдер башта иң танылган пляжга чыгып киттем. Контрактның башы гына иде, диңгезне сагынгандырмын инде, күрәсең. Автобуска билет алганда, сатучыдан: "Оҗмахка бер билет бирегез, зинһар", – дип соравы гына ни тора! "Оҗмах" (Paradise Beach) – пляжның исеме. Бер якка билет бәясе нибары 1,8 евро гына һәм Миконос шәһәре үзәгеннән автобуслар ярты сәгать саен йөри.
Пляжы әллә ни оҗмах булып чыкмады чыгуын. Әйе, табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. (Хәер, табигатьнең кайчан ямьсез булганы бар?) Бик заманча итеп җиһазландырганнар. Кибет, бар-рестораннар тезелеп киткән. Арендага шезлонг алсаң була. Ләкин ярның беренче линиясендәгесе өчен 50 евро һәм аннан да күбрәкне сорыйлар. Күпме илдә булып та, мондый бәяләрне беренче күрүем! Юкка гына Миконосны Грециянең иң кыйммәтле урыннарының берсе дип әйтмиләрдер. Соңыннан мин моңа әле кат-кат инандым. Аннары әлеге пляжда төнге клуб бар. Биредә дөньяның иң танылган ди-джейлары уйный. Бу урын сыйфатлы электрон музыка яратучыларны да җәлеп итә.
Ярга вак таш түшәлгән. Суга кердем. Көчле җил аркасында диңгез гел болганып тора. Суы салкын. Утрауның җиле генә түгел, диңгезе дә кырыс холыклы булып чыкты. Миконосның бу пляжында беренче һәм соңгы тапкыр су коенуым булды.
Тирә-юньдәгеләрне күзәтәм: яшьләр күп. Миконос – ул күңел ачу утравы. Һәр сезон монда бөтен дөньядан дистәләгән мең турист килә. Бу яктан аны, бәлки, Испаниянең Ибица утравы белән чагыштырып буладыр (Испания турында язманы укыгыз. – Авт.). Сер итеп кенә әйтәм: Миконосны әле гейлар утравы дип тә атыйлар. Алар монда пар эзләргә килә, күрәсең. Иртәсен дә, кичен дә биредә җитәкләшеп йөрүче яки үбешеп торучы ир-атларны да, кызларны да күрергә була. "Оҗмах"тан ерак түгел "Супер Оҗмах" (Super Paradise) дигән пляж да бар. Нигездә алар шунда күңел ача диләр.
Мин кояшта кызынып ятканда клуб музыкасы куштылар. Өстәлдә биергә ярымшәрә кызлар чыкты. Сәгать көндезге дүрт кенә иде. Монда бигрәк иртә кәеф кора башлыйлар икән. Кем әйтмешли, тумас борын картайган кеше сыман, мин шәхсән мондый күңел ачуны сөймим. Хәер, бәлки кемдер өчен бу урын чыннан да оҗмахка тиңдер.
АДАШЫП ЙӨРЕШЛИ
Без, татарда, моны чамадан тыш иреклек, хәтта азгынлык дип атау киң җәелгән. Ләкин Миконос турында берничек тә начар итеп сөйлисе килми.
Безнең лайнер су уртасында якорьга басты. Кешеләрне ярга 150 кешелек кечкенә көймәләр белән чыгаралар. Ул көймәләр көчле дулкыннарда сикерә-сикерә бара, биткә тозлы диңгез суы чәчри. Ун минут эчендә иске портка чыгып җитәбез. Әле килеп туктаганчы ук күзгә гаҗәеп матур күренеш ачыла. Грециянең ике төсе бар: ак һәм зәңгәрсу. Монда бөтен биналар да шушы ике төскә буялган. Иң күбе ак төс булганга күрә, ничектер пөхтәлек хисе туа. Ә Греция утрауларында чыннан да бик чиста. Җиргә аяк басабыз. Монда безне кечкенә ап-ак чиркәү һәм бер-бер артлы тезелеп киткән рестораннар каршы ала. Яр буе матур. Кемдер шушында ук су керә, җилдә кояшта кызынып маташа. Күпсанлы көймәләр туктап тора. Тагын бер кызык әйбер: тышкы яктан монда бар биналар да җыйнак күренә. Ләкин эченә кергәч бүлмәләрнең киңлегенә шаккатасың. Ак төс шулай иркенлек хисе бирә.
Монда һәр бина, кибет, рестораннар сәнгать әсәренә тиң. Караган саен күз ял итә. Август ае ял сезонының кызган чагы булганга күрә, урамда кеше күп иде. Ул вакытта мин ул матурлыкны күреп, тоеп бетерә алмадым. Аннары бәяләр дә кирәгеннән артык югары. Греция – ул кыйммәтле ил түгел бит югыйсә.
Ә менә сентябрь аенда барысы да үзгәрде. Туристлар да кимеде, бәяләр дә төште. Иң сөенечлесе – җил туктады. Ниһаять, тынычлык! Шулай берсендә ап-ак урамнарда адашып йөрим. "Галерея" дигән язма күрдем. Ләкин үтеп киттем. Юк, сәнгать әсәрләрен карамыйча үтә алмыйм шул мин. Бу сиңа пляжда шәрә кызлар карап яту түгел, монда рухи азык аласың. Кире борылып килдем. Ярый әле шулай иткәнмен! "Рарити галери" (Rarity Gallery) искиткеч җир булып чыкты. Килеп керү белән кара униформа кигән сакчы каршы ала. Исәнләшеп маташкан булам тагын, ә ул чын түгел икән. Аны чын кешедән берничек аерып булмый – шул кадәр оста эшләнгән. Бер якта шарга атланган кыз силуэты. Монысы көмеш бугай. Идәндә минимализм стилендә ясалган ике егет утыра. Диварларда берсеннән берсе матур картиналар. Аеруча Мэрилин Монро портреты истә калган. Ни өчен дигәндә, ул серле булып чыкты. Якынрак килеп карасаң, аны күпсанлы уенчык солдатлардан ясалганын күрергә була. Эчкәрәк кереп карадым, ә анда бер бүлмә. Ак шакмак өстендә бер йөзүче кыз утыра. Ә аны тагын чын кешедән аерып булмый! Никадәр осталык! Хәер, сәнгать әсәрләрен тасвирлый белмим шул мин. Шакката гына беләм. Монда төче сүзләр кирәк тә түгел.
МИКОНОСНЫ НИГӘ ЯРАТАЛАР?
Миконос зур утрау түгел үзе. Кеше саны, бәлки, ун меңдер. Җирле эшмәкәрләр сезонында шулай туристлар хисабына акча эшләп кала да, кыш көне ял итә. Бөтен тормыш шушы иске шәһәрдә кайный. Бу иске шәһәр "Кечкенә Венеция" (Little Venice) дигән урыны белән дан тота. Ник дигәндә, яр буендагы бар-рестораннар нәкъ менә суга терәлеп урнашкан. Син ашап утырасың, ә тәлинкәңә диңгез суы чәчри. Ерактарак Миконосның иң танылган тагын бер урыны – зу-у-ур җил тегермәннәре күренә. Күз алдыгызга китерегез. Төн. Җил. Диңгез котыра. Музыка уйный. Бөтен кеше исерек. Күңел ача. Бии. Бу урын әлеге дә баягы Булгаков тасвирлаган шайтан туен хәтерләтә. Мондый шартларда күңелдә ниндидер аңлатып булмаслык шомлылык барлыкка килә.
Көндез исә Миконос төнлә нәрсә булганын онытып тора, бераз хәл җыя. Сер бирми…
Азгынлык турында сөйләмәскә тырышсам да, тагын шунда әйләнеп кайттым. Кеше шундый "рәхәтлек" өчен күпме акча сарыф итә. Әллә алар рухи азык эзләп килә дип уйлыйсыз? Юк шул. Сезонында монда кунакханәдә бүлмәләр дә тәүлегенә уртача 500 евро тора. Мин бассейн керергә йөри торганында, мәсәлән, бәяләр бер меңгә кадәр җитә иде. Бу Русиядәге урта керемле яшь гаиләнең бер айлык хезмәт хакы. Миконоста кунакханәләр шәп, әлбәттә. Мин аларны башкача тасвирлый алмыйм. "Kouros" һәм "Mykonos Riviera" дигәннәрендә булырга туры килде. Ахырда гел "Kouros"ка гына йөрдем. Ул порттан ерак түгел. Җәяү ун минут эчендә барып җитәсе. Кунакханә диңгезгә карап тора. Безнең лайнер уч төбендәге кебек күренә. Бүрене күпме ашатсаң да, барыбер урманга карый, диләр бит. Мин дә бассейннан үзем эшләгән корабны күзәтеп ятудан ләззәт таба идем.
Аннары Миконоста тагын да шәбрәк нәрсә бар. Ул да булса - кояш бату. Бу күренешне күп илләрдә күрергә туры килде, ләкин бу утрауда ул гаҗәеп!
ДҮРТ ТӘГӘРМӘЧТӘ
Миконоста юллар тар. Шуңа күрә иң популяр транспорт төрләре монда матай һәм скутер. Арендага матай алып, бер көн эчендә утрауны арлы-бирле йөреп чыгарга була. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел, диләр. 20-30 евро чамасы булырга тиеш. Әмма минем өчен бу төр транспорт куркыныч. Йөри дә белмим. Шуңа күрә алып та маташмадым.
Аннары арендага машина алырга мөмкин. Моның белән шөгыльләнүче ширкәтләр җитәрлек. Барысы да бик уңайлы оештырылган: киләсең дә, берничә минут эчендә дүрт тәгәрмәчкә утырып чыгып китәсең. Ул көнне утрауның төньягына барырга исәп бар иде. Машинага интернет аша алдан ук заказ биреп куйдык. Югары класслы автомобильне бер көнгә алып тору 100 еврога төште. Бу инде октябрь башы, ягъни сезон ахыры. Миңа калса, җәй көне ул кыйммәтрәк булгандыр.
Машинада барыбер рәхәт инде! Тәрәзәдән күзәтеп барам. Порт тирәсендә тормыш кайнап торса, башка урыннарда алай ук түгел икән. Йорт, биналар сирәк-сирәк кенә. Яшеллек юк дияргә була. Ара-тирә бераз куаклар күренгәли. "Фокос" пляжына юл тотабыз. Бу урын тынычлык яратучылар өчен. Пляж ике тау арасында, ышык җирдә урнашкан. Суы искиткеч чиста. Кеше бик аз. Биредә нибары бер генә таверна бар. Хуҗалар принципиаль рәвештә музыка уйнатмый. Бердәнбер тавыш – диңгез шавы. Монда ничектер кешеләр дә кычкырып сөйләшми. Һәркем үз көенә йөри. Рәхәт. Минем оҗмах шушыдыр!
Суы, гадәттәгечә, салкын булды. Ләкин ул көнне кояш бик назлы иде – тиз җылындык.
АЛТЫНДЫР БУ БАЛЫК!
"Фокос" тавернасы җирле ризык тәкъдим итә. Грек кухнясы минем өчен иң тәмле кухняларның берсе. Ул яктан Миконоста рәхәтләнеп тә куйдык без!
Иң беренче өйдәгечә пешерелгән цуккини бәлеше китерделәр. Аның тәмлелеге! Юка гына камыр эченә күп итеп цуккини тутырганнар. Әле ул анда берүзе генә түгел. Пирогның бөтен сере – фета сырында. "Бу сыр үзебездә җитештерелә. Безнең хуҗа яхшы ризыкны аңлый белә. Шуңа күрә ул таверна өчен сырның да иң тәмлесен, яшелчәләрнең дә иң яхшысын алып кайта. Диңгез продуктларын да сайлап кына алабыз. Бездә начар сыйфатлы ризык таба алмассыз", – дип сөйләде тавернада эшләүче табынчы. Монда алар да бар күңелен биреп эшли. Үзеңне өйдәгечә хис итәсең.
Аннары гарәп ипиенә ягып ашарга хумус алып килделәр. Ул хумуска зәйтүн мае һәм лимон суы салганнар. Аннан да тәмлерәк нәрсә юктыр!
Традицион рәвештә пешерелгән фалафельлар татып карадык. Искиткеч! Грециядә грек салаты алмыйча кая барасың? Аны шундый күп итеп салганнар, ашап бетергәнче аһ итәргә була. Өстендә – баягы фета сыры. Аны ничек ясыйлардыр, белмим, әмма бәлеш эчендә булсынмы, салаттамы – бу сырга тиңнәр юк! Ә помидоры! Грек томатын гомердә бер генә тапкыр булса да ашап карарга кирәк. Ул бездәге кебек нитрат сибеп үстерелгән помидор пародиясе түгел.
Моның белән бетмәде әле. Иң мөһиме калган. Без бит мичтә пешерергә дип балык сайлап алган идек. Боз өстендә берничә төр балык ята. Кирәген үзең сайлыйсың да, аны шундук пешереп тә бирәләр. Иң элек сибаска күзем төшкән иде. "Сибаслар балык фермасында үстерелгән. Яңа тотып алып кайткан диңгез балыгын татып карагыз", – диделәр. Шунда бер матур кызыл төстәге балыкны сайлап алдык. Килограммы 90 евро. Алтындыр бу балык! Кызык, ул үзе кызыл булса да, аның ите ак иде. Тәме әле дә истә! Миңа аннан соң хәзер иң яраткан сөләйман да балык кебек түгел.
Ә шәраб! Греклар аны үзләре ясый. Матурлыктан бер кат баш әйләнсә, өйдә ясалган ал шәраб тагын да исертә. Аны мондый җирдә күпләп эчмисең, билгеле. Тәмен белер өчен генә аласың.
"Фокос"ның бер начар ягы бар: бу якта кояш бату күренми. Без ул күренешне калдыра алмыйбыз. Шуңа күрә кофе эчәргә башка урынга киттек. Миконосның тагын бер популяр пляжы. Ләкин анда инде туристлар юк дияргә була. Арлы-бирле аптырап йөрүче берничә кеше генә бар. Шулай да бар-рестораннар әле эшли. Шуларның берсендә әкрен генә кофе эчеп утырабыз. Күз алдында – диңгез. Көймә, яхталар туктаган. Тирә-юньне ал төсләргә буяп, әкрен генә кояш бата. Романтика. Хисләр ташып ага. "Тукта, мизгел!" – дип кычкырасы килә. Моның урынына эчтән генә елмаеп куям, Галәмгә рәхмәт әйтәм. Беренче вакытта усал, кырыс җиле белән каршы алган Миконос ахырда тәки үзенә гашыйк итә шул. Хәер, Миконосмы икән, әллә башка берәүме?
Монысы сер булып калсын. Ә хәзер күктән җиргә төшәргә, корабка кайтырга кирәк. Алда яңа сәяхәтләр, яңа хисләр, ә Миконос мәңгегә күңелдә!
Наилә ХИСАМОВА