Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Азат Мифтаховны яклап ялгыз пикетлар узды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мәскәүнең Чистые Пруды өлешендәге Александр Грибоедов һәйкәле янында Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтаховны яклап ялгыз пикетлар узды.

Пикетчылар чиратка басып алышынып күтәреп торган плакатларда Азат Мифтахов эшенең гаделсез һәм дәлилләнмәгән булуы язылган. Мифтаховны ирекка чыгаруны таләп итүчеләр тикшерүчеләр аның Бердәм Русия офисына һөҗүмдә катнашуын берничек тә дәлилләмәде дип белдерә. Кайбер катнашучылар Русиядә галимнәрне карашлары өчен эзәрлекләү бара дип исәпли.

Күп кенә катнашучылар Мифтаховны шәхсән белмәсә дә, бу чарага университет теләктәшлеге сәбәпле килгән.

25 яшьлек Азат Мифтахов бу елның февралендә кулга алынды. Ул Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Ул кулга алынгач полиция җәзалаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Декабрь башында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Мифтаховны 2020 елның 7 февраленә кадәр сак астында калдырды.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG