Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда күпсанлы имгәнүләр алган алты яшьлек бала гаиләсеннән алынырга мөмкин


Алты яшьлек малай 19 җиреннән сөякләре сынып, хастаханәгә китерелгән. Тикшерү комитеты бу имгәнүләр каян килгәнен ачыклый.

Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә күп балалы гаиләдә яшәүче алты яшьлек малай хастаханәгә китерелгән. Аның тәнендә күпсанлы имгәнүләр булуы, шул исәптән 19 җирдән сөяге сынганы ачыкланган. Баланың ата-анасы аның тән җәрәхәтләрен тау шуганда алганын әйткән.

"Баланы караганнан соң, аның тәнендә элек алынган җәрәхәтләр, шул исәптән сөякләре сынган булуы ачыкланды. Бу фактлар турында тикшерү бара" дип хәбәр иткән Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Хәзерге вакытта баланың бу имгәнүләрне ничек алганы һәм гаиләдә нинди шартларда яшәве ачыклана.

Tatarstan 24 хәбәр иткәнчә, баланы ноябрдә үги әтисе чүкеч белән кыйнаган. Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая белдергәнчә, прокуратура опека һәм попечительлек оешмаларына баланы гаиләдән алырга йөкләмә биргән.

XS
SM
MD
LG