Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан сәнәгать министрлыгы: Куштау – сода җитештерү өчен иң кулай чимал чыганагы


Куштау
Куштау

Башкортстанның сәнәгать һәм энергетика министрлыгы Куштауны яклаучы активистлар мөрәҗәгатенә җавап биргән.

Куштау шиханын сода чыгару максатыннан эшкәртүгә каршы чыгучыларга Башкортстанның сәнәгать һәм энергетика министрлыгы җавап җибәргән. Анда бу тауның сода җитештерү өчен иң кулай чыганак икәнлеге әйтелә.

Министр урынбасары Урал Насыйбуллин кул куйган хатта Куштауны яклаучыларга таныш булган дәлилләр китерелә. Аерым алганда, Насыйбуллин хәзер чимал чыганагы булып торган һәм “төбенә кадәр эшкәртелгән” Шахтауның запаслары 2020 елга кадәр генә җитәчәген әйтә. Хатта шулай ук “Башкорт сода ширкәте”нең республиканың иң зур ширкәте булуы, Стәрлетамак шәһәре өчен зур әһәмияткә ия икәнлеге, аның 8,7 мең кешегә эш урыны бирүе дә әйтелгән.

Түрә сода ширкәтенең якын-тирә районнарга компенсация түләвен арттыруын да искәрткән.

Куштаудан кала, башка урыннарда да сода чималын эзләү бара дигән Насыйбулин. Аның сүзләренчә, “Гумеровское”, "Худолазское", "Пугачевское" урыннарында эзләнү бара, Шахтауны эшкәртү дә дәвам итә. Ләкин түрәнең бу сүзләре каршыларны бераз тынычландыру өчен генә дип саный активистлар.

Куштауны яклаучыларда министрлыкның бу хаты кәнәгатьсезлек тудырды.

“Әле 2000нче елларда ук Куштаудагы известняк начар сыйфатлы икәне әйтелде. Сода чыгаруда күп еллар эшләгән белгечләр бу чимал эшкәртү мичләренең өч ай эчендә үк тыгылуына китерер дип борчыла. Шул сәбәпле предприятедә эш тукталмасмы, нигә бу турыда уйламыйлар икән?” ди активист, Ишкәй авылы шурасы депутаты Флюра Адаменко.

Башкортстан сәнәгать министрлыгының хаты Куштауны яклаучыларның Русия президенты Владимир Путинга язган мөрәҗәгатьләренә җавап итеп җибәрелгән. Узган елның җәендә активистлар президентка тауны эшкәртүне туктатуыны сорап видео яздырган иде. Көз айларында да Путинга бу мәсьәләдә күпсанлы мөрәҗәгатьләр юлланды.

"Башкорт" оешмасы тәкъдиме белән аның тарафдарлары Русия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә Куштауны сакларга чакырган язулар тотып фото, видеога төшеп флешмоблар уздырды.

1 декабрь Уфада "Башкорт" оешмасы Куштау шиханын яклап җәмәгатьчелек җыены уздырды. Оешма активистлары шиханнарны яклауда дөнья җәмәгатьчелеге ярдәмен сорарга кирәк дип белдерде.
Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык юллама вакытында: "Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз" диде.

XS
SM
MD
LG