Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов эшмәкәрләр белән эшләмәгән районнарны тәнкыйтьләде


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Аеруча Кайбыч, Әгерҗе, Әтнә, Сарман, Баулы, Аксубайда кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең әз булуына басым ясылды.

Казан федераль университеты бинасында узган Татарстан икътисад министрлыгының еллык утырышында президент Рөстәм Миңнеханов район түрәләрен тәнкыйтьләп чыкты. Президент районнарда эшмәкәрләр белән алып барылган эштән канәгать түгел.

Республикада 1 мең кешегә уртача 43 эшмәкәр туры килсә, Кайбыч, Әгерҗе, Әтнәдә бу күрсәткеч бары 18не тәшкил итә.

Эшмәкәрлектә эшләүче кешеләр Татарстанда хәзер 1 мең кешегә 121 туры килә. Сарман районында 38, Баулыда - 40, Аксубайда – 44.

“Районнарда сәнәгать парклары булдырылды. Махсус икътисад зонасы, индустриаль мәйдан, бюджет финанслары бар. Актаныш районында сәнәгать паркын алыйк. Район җитәкчесе бик актив. Әмма сәнәгать паркы сигез процентка гына тулган. Без анда федераль һәм үзебезнең акчаны керттек. Яңа Чишмә районында парк 21 процентка гына эшли.

Биш районда бернинди бизнес булдыру максаты куелмаган. Бу – Аксубай, Әтнә, Югары Ослан, Кайбыч, Чирмешән районнары. Эшмәкәрләр килсен өчен мәйдан булдырырга кирәк”, диде Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын тәнкыйтьләп.

Президент Татрастан икътисад министры Фәрит Габделганиевка да шелтә белдерде. Ул аны уңай күрсәткечләр турында гына сөйләп, проблемнарны кузгатмауда гаепләде.

“ТОСЭР (алгарышлы социаль-икътисади үсеш мәйданы) статусын авырлык белән алдык. Җаваплылык бар. Чистай үтәмәде. Менделеевски дә таләпләргә туры килми. Фәрит Солтанович, сез бу турыда бер сүз әйтмәдәгез. Сезнең чыгышта уңай әйберләр чагылыш тапты. Хәл итә алмаган проблемнар турында сөйләргә кирәк. Үзеңне мактап кына, әллә кая еракка китеп булмый”, диде ул икътисад министрын тәкыйтьләп.

Узган ел республиканың эчке төбәк продукты үсеше 101 процент тәшкил итте. Миңнеханов биш процентлык үсешкә ирешергә кирәк диде.

XS
SM
MD
LG