Башкортстанда яшәүчеләр арасында тугыз кеше еллык керемнәренең бер миллиардтан артуы хакында хисап биргән. Бу турыда Федераль салым хезмәтенең Башкортстан идарәсе хәбәр иткән. Идарә 2018 елгы декларация кампаниясе нәтиҗәләрен халыкка чыгарган.
Хисаптан күренгәнчә, соңгы елларда Башкортстанда миллиардерлар саны арта. 2016 елда алты кешенең кереме шул күләмдә булса, 2017 елда аларның саны сигезгә җиткән.
Тагын 30 меңнән артык кеше бер миллионнан артык керем алуларын белдергән дип яза Proufu.ru.
Гыйнварда Forbes журналы Уфада туып-үскән Ратмир Тимашевның доллар миллиардеры булуын хәбәр иткән иде.