Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган телне белү кешегә көч бирә"


"Туган телне белү кешегә көч бирә"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:41 0:00

21 февраль – халыкара Туган тел көне. Бу уңайдан Азатлык Казандагы якшәмбе мәктәбенең удмурт, башкорт, төрек, грузин телләре укытучылары белән сөйләште.

21 февральдә бар дөньяда халыкара Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Азатлык Казандагы якшәмбе мәктәбендә удмурт, башкорт, төрек, грузин телләре укытучылары белән аларның үз телләрен ничек өйрәнүләре һәм ничек өйрәтүләре белән кызыксынды.

Мәктәп Казанның Халыклар дуслыгы йортында 1995 елдан бирле эшли. Башлаганда украин, яһүд, чуаш, алман һәм әрмән телләре генә укытылса, хәзер инде барлыгы 19 телдә һәр якшәмбе балаларга туган телләре укытыла. Курслар түләүсез. Укытучыларга хезмәтләре өчен дәүләттән түләнә.

Мәктәп укучылары
Мәктәп укучылары

Гадәти мәктәпләрдән аермалы буларак, укучыларга билге кую системы юк. Әмма балаларга өй эшләре бирелә. Әти-әниләргә дә балаларның сүз байлыгын арттыру, фонетика, морфологияне өйрәнү кирәк булуын әйтәбез, ди Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбен җитәкләүче Марина Хухунашвили.

Аның сүзләренчә, мәктәпкә 453 бала йөри, аларны төрле миләттән булган 26 педагог укыта. "Мин педагогларның барысын да миссионер дип әйтәм, чөнки алар үз халкы алдында туган телен саклап калу максаты белән бер миссия алган", ди мөдирә.

Туган телен белмәгән кеше – халкыннан аерылган кеше

"Баланың туган телен өйрәнә алуы өчен ата-ана мотивациясе бик мөһим. Катнаш гаиләдән булмаган балалар телне тиз отып ала, ә катнаш гаилә балалары бераз авырсына. Чыңгыз Айтматовның бер бик яхшы сүзе бар. “Маңкорт” дигән кеше бар ди ул. Ягъни, тамырлары булмаган кеше – маңкорт. Бу – югалган кеше. Туган телен белмәгән кеше – халкыннан аерылган кеше. Ул кеше, әгәр үз халкыннан аерылган икән, ул инде башка халыкларны да хөрмәт итә алмый. Үз халкыңны яратмыйча башка халыкны яратып булмый. Син үз ата-анаңны яратмыйсың икән, син чит кешеләрне дә ярата алмыйсың. Шуңа күрә кечкенәдән үк без балаларыбызга боларны бирмичә, туган телләрен өйрәтмичә үстерәбез икән, алар үскәннән соң тормышта үз юлын таба алмаячак", ди Марина Хухунашвили.

Марина Иванова якшәмбе мәктәбендә удмурт теле укытучысы. Аның белән татарча сөйләштек. Татар телен мәктәптә укыганда өйрәнгән. Татарстанда яшәгәч, татар телен белергә кирәк инде, ди ул.

Марина Иванова
Марина Иванова


"Мәктәптә укыганда татар театрларын бик ярата идем. Туфан Миңнуллин әсәрләренә гашыйк булдым, шуннан татар телен ныклап өйрәнә башладым", дип сүзен башлады Марина. "Ата-аналарга бик рәхмәтлемен. Әгәр дә алар үз балаларын удмурт телен өйрәнергә алып килмәсәләр, бу эшне алып барып булмас иде", ди ул.

Аның кечкенәләр төркеменә хәзер дүрт бала йөри. Алар белән ике ел шөгыльләнә. Ә зурлар төркеме ачылганга дүрт ел булган.

Уку әсбапларыбыз бар, удмурт телен өйрәнүгә бар мөмкинлекләр дә тудырылган, дип белдерде Марина.

Удмурт теле курсларына татар егетләре дә язылды һәм удмуртча өйрәнергә йөрде

“Зур балаларны һәм өлкәннәрне дә исәпләсәк, барлыгы 12ләп укучым бар. Барсы да удмуртлар. Болар белән бергә узган елда удмурт теле курсларына татар егетләре дә язылды һәм удмуртча өйрәнергә йөрде. Саннары аз булса да, бик күңелем булды аларга. Телне өйрәнделәр, сөйләшә башладылар. Хәтта удмуртча җырлар да җырлый башладылар", ди ул.

Марина сүзләренчә, телне өйрәнү өчен иң беренче чиратта теләк кирәк.

"Кешенең туган телен өйрәнергә теләге юк икән, аны таяк белән куып өйрәтеп булмый. Үз телен белмәүчеләр һәрбер халыкта бардыр ул. Удмуртлар арасында да бар андыйдар. Мин алдан ни өчен балаларның ата-аналарына рәхмәт әйттем, чөнки алар үз телләрен өйдә саклап кала. Мин монда ярдәм генә итәм. Өйдә удмурт теле сакланмаса, бу курсларның кирәге дә булмас иде дип уйлыйм", ди Марина.

Удмурт теле дәресе
Удмурт теле дәресе

Ул удмурт телен өйрәнергә ел саен бер чама кешенең килүен әйтә. Кимемибез дә, артмыйбыз да, әмма балалар күбрәк килсен иде, ди ул.

Өйдә әти-әни үз телендә сөйләшсә, бу тел, барыбер, балаларга да күчә

"Удмурт телен Татарстанда саклап кала алабыз дип уйлыйм. Удмурт мәктәпләребез бар. 28 мәктәбебез бар иде, хәзер, кызганыч, 26га калды. Бу кимү авылларда кеше калмауга бәйле. Удмурт ата-аналары үз туган телләренә күбрәк игътибар итсә, без дә аларга ярдәм итәр идек. Без гел телне өйрәнүне дәүләттән көтәбез. Без үзебез нишләргә тиеш? Өйдә әти-әни үз телендә сөйләшсә, бу тел, барыбер, балаларга да күчә, мин шулай дип уйлыйм", ди ул.

Марина әңгәмәне удмурт телен укырга кирәк, удмурт телен укысак, балаларыбызны да өйрәтсәк, безнең удмурт халкыбыз беркайчан да бетмәс, дип тәмамлады.

Вазифа Зарипова – якшәмбе мәктәбендә башкорт теле укытучысы. Башкорт теле якшәмбе мәктәбендә икенче ел укытыла. Төркемгә 6-7 бала йөри.

Вазифа Зарипова
Вазифа Зарипова


"Башкот телен өйрәнү китапларыбыз әле Башкортстаннан килеп җитмәде. Сөйләшенгән, бу көннәрдә көтәбез. Балалар әле бик яхшы сөйләшә белми, шуңа мин сөйләм телен өйрәтүгә басым ясыйм. Бераз язарга да өйрәнә башладык", ди Вазифа ханым.

Зарипова да башкорт телен өйрәнү өчен иң беренче чиратта кешедә теләк булырга тиеш, дип саный.

Мин башкорт булып үсәм, минем балаларым башкорт була, мин башкорт нәселен үстерәм дигән теләк булырга тиеш

"Балаларда башкорт телен өйрәнүгә теләк булса, өйрәнергә була. Шулай ук ата-аналарның да теләге булу мөһим. Мин башкорт булып үсәм, минем балаларым башкорт була, мин башкорт нәселен үстерәм дигән теләк булырга тиеш", ди ул.

Аның фикеренчә, туган телен белү кешегә көч бирә, аны алга алып бара. Мин шушы халыкның баласы, мин шушы халыкны алга алып баручы кеше, дип уйлата.

Энҗе Мәхмүтова якшәмбе мәктәбендә төрек телен укыта. Төрек телен өйрәнергә өч төркем йөри. Дәрес китапларын Юныс Әмрә институты биргән. Бу китаплардан төрек телен укып, тыңлап, язып, җырлап өйрәнәләр. Өч төркемдә барлыгы 45 бала төрекчә өйрәнә. Һәр төркемгә атнасына ике сәгать каралган. Дәресләр сентябрьдә башлана, майда тәмамлана. Курсларга йөрү түләүсез.

Энҗе Мәхмүтова
Энҗе Мәхмүтова

"Туган тел безнең әти-әниебездән килә. Без балалар белән монда кулыбыздан килгәнчә эшлибез. Әмма өйдә дә әти-әниләр балалар белән туган телдә күбрәк сөйләшергә тиеш", ди Энҗе. Аның сүзләренчә, балалар бу курсларга күбрәк аралашу өчен килә.

Балалар курыкмыйча сөйләшер өчен дәресләрдә бер-берсе белән аралашырга, сөйләшергә тиеш

"Без кечкенә балалар белән күбрәк рәсемнәр төшерәбез, алар белән сөйләшәбез. Ике сәгатьнең яртысыннан күбрәген без сөйләшеп үткәрәбез. Чөнки тәҗрибә дигән әйбер булырга тиеш. Балалар курыкмыйча сөйләшер өчен дәресләрдә бер-берсе белән аралашырга, сөйләшергә тиеш. Сентябрьдә тел белмичә килгән бала, майда төрекчә сөйләшергә өйрәнеп чыга, ди ул.

Нана Белкания якшәмбе мәктәбендә грузин телен укыта. Якшәмбе мәктәбенә грузин телен өйрәнергә ике төркем укучы йөри. Кечкенәләр төркемендә 16 бала, өлкәннәр төркеменә дә 15ләп кеше йөри. Укучыларның иң яшенә 6, иң өлкәненә 60тан артык.

Нана Белкания
Нана Белкания

Тел өйрәнү өчен атнасына дүрт сәгать кенә азрак, әмма берни эшләп булмый, атна уртасында балаларны монда укыту мөмкинлеге юк, ди Нана ханым.

"Татарстанда грузин телен укыту өчен бөтен шартлар да тудырылган, шөкер. Дәреслекләр белән безне грузин җәмгыяте тәэмин итә. Барсы да түләүсез. Без монда үзебезне өебездә кебек хис итәбез", ди ул.

Белкания Татарстанда яшәүче грузин ата-аналарга һәм балаларга өйдә аз булса да грузин телендә сөйләшергә киңәш итә.

"Атнага бер тапкыр гына грузин дәресләре җитәрлек түгел. Ата-аналар үз балалары белән өйдә туган телдә сөйләшсеннәр иде. Без тырышабыз. Әмма балалар өйдә, бер җөмлә булса да, грузин телендә сөйләшми икән, телне өйрәнү бик авыр булачак. Якшәмбе көннәрендә бар эшләрен, уеннарын бер кырыйга куеп монда үз телләрен өйрәнергә дип килгәннәре өчен дә рәхмәт. Аларның мөгаен каннарында бардыр туган телне өйрәнү теләге диде Нана Белкания.

1952 елның 21 февралендә Пакстанда банглы теленә дәүләт статусы бирүне таләп иткән өчен биш студент үтерелә. Бу вакыйгадан соң 47 ел узгач, 1999 елда ЮНЕСКО Бангладеш тәкъдиме белән 21 февральне халыкара Ана теле көне итеп игълан итә. ЮНЕСКО Русиядәге 131 телне "юкка чыгу куркынычы янаган телләр" исемлегенә кертте. Алар арасында чуаш, удмурт, башкорт һәм аннексияләнгән Кырымда яшәүче кырымтатарлар теле дә бар.

XS
SM
MD
LG