Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Марат Хөснуллин гаиләсенең 3,2 млрд сумлык активлары бар


Марат Хөснуллин
Марат Хөснуллин

"Ачык медиа" мәгълүматына күрә, Русия вице-премьеры гаиләсе Татарстанда 8,5 мең һектар җиргә ия.

Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин гаиләсенең Татарстанда 8,5 мең һектар (якынча 86 дүрткел чакрым) җире бар. Хөснуллин гаиләсе активларының гомум бәясе 3,2 млрд сумнан арта. Бу турыда "Ачык медиа" тикшерүе хисабында языла.

Әлеге медиа чарасы "АКТИВиСТ" ширкәтен ныклап өйрәнгәннән соң аның бердәнбер акционеры Роза Хөснуллина (Марат Хөснуллинның әнисе исеме) булуын ачыклаган. Ширкәт Казанда теркәлгән өч ябык пай инвестицион фондын идарә итә: "ИАРТ Девелопмент", "Рост Недвижимость" һәм "Рост Девелопмент". Әлеге фондлар элек Татарстан дәүләт оешмаларының милеге булган җирләргә ия.

Әлегә өч фондка җәмгысе 7 968 һектар җир тапшырылган булган. Моны "Ачык медиа" Росреестрдан 500ләп өземтәне өйрәнгәннән соң ачыклаган Ябык пай фондлары булу сәбәпле, мәгълүматны ачыклау кыенлаша. "Ачык медиа" исәпләвенчә, шул фондларның берсе "Рост Девелопемент" активлары гына 1,3 млрд сум тора. Фондның үз аудиты аның бәясен 538,1 млн сум дип бәяләгән.

Ике фондның пай өлешенә ия булучылар дип медиа чарасы берничә ширкәтне атый, аларның барысы да Хөснуллинга яки аның гаиләсенә бәйле. "Рост Девелопмент" фондының төп пай өлешенә ия булучы дип "Ачык медиа" Хөснуллинның кызы Алинә Кирееваны атый. Ул 1991 елда туган, 2013 елда Италиядә Новороссийски диңгез порты мөдире Сергей Киреевның улы Евгений Киреевка кияүгә чыккан. 20 яшендә Алинә "Чистополь" кунакханәсе, ә туйга кадәр авыл хуҗалыгы җирләре хуҗасы булган.

Тагын 619 һектар җиргә "ИК Инвестор" ширкәте ия. Аны "Ачык медиа" Марат Хөснуллинның улы Алберт Хөснуллин белән бәйли.

Шулай ук, Алинә Киреева кимендә Мәскәүдә 162 млн сумлык фатирга һәм Казанда 228 млн сумлык күчемсез милеккә ия.

"АКТИВиСТ" ширкәте мөдире Максим Гвоздев һәм Русия хөкүмәте рәисе сүзчесе Борис Беляков "Ачык медиа" сорауларына җавап бирмәгән.

Марат Хөснуллин 2001 елдан Татарстан төзелеш министры булып эшләде. 2010 елның декабреннән 2020 елның гыйнварына кадәр Мәскәү мэрының төзелеш өчен җаваплы урынбасары, реновация програмы авторы булды. 21 гыйнварда ул Михаил Мишустин җитәкләгән яңа хөкүмәттә вице-премьер вазифасына билгеләнде.

XS
SM
MD
LG